Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

11.05: Бабамның рухы сынмаган

Кулына гармун тоткан әтием гаиләсе белән. 1940 ел.Кулына гармун тоткан әтием гаиләсе белән. 1940 ел.Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераннарын исән килеш күрүче соңгы буын. Мин шуларның аеруча бәхетлесе, чөнки әтием фронттан исән-сау әйләнеп кайтканнан соң дөньяга килгәнмен. Ә үзенә инде 100 яшь тул­ган булыр иде.

Әтием Василий Андреев иң тыныч һөнәрләрнең берсен башкарды – ветеринария табибы булды. Туган төбәге, бүгенге Шаран районының Базгыя авылыннан Кызыл Армиягә алынган егет анда ветеринария инструкторы була. Ватан сугышында 21нче Невель гвардия укчылар ди­визиясенең ветеринария хезмәте начальнигы вазыйфасын үти. Белоруссияне, Балтыйк буе илләрен азат итүдә катнаша. 1944 елда ВКП(б) сафларына кабул ителә. Ржев янындагы алышларда каты яралана, контузия ала. Җиңүне Кенигсберг шәһәрендә каршылый. Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына, бик күп медальләргә лаек була. Тыныч тормышта инде бу бүләкләрен “Хезмәт ветераны” медале тулыландырды.
Әтием Василий Андреев (уңда)  тугры дусты белән. 1944 ел.Сугышта һәр фрон­товикның күңеленә сеңеп калган вакыйгалар була. Әтием сөйләгәннәрдән шул хәтергә уелып калган.
Калинин фронтында кыш көне төн кунып чыгарга дип бер авылда тукталганнар. Бер йортның ишегенә шакыйлар, ачучы булмый. Тәрәзәне алып эчкә үтсәләр, анда бер әби утырган була. Арыган солдатлар йокларга ята, шунда тынлыкны баздан ишетелгән гырлау тавышы боза. Капкачын ачуга аннан пулеметтан ут ачалар, ату базга граната ташлагач кына тына. Унике немецның алтысы исән кала, аларның рациясе дә була. Менә шундый тәвәккәл солдатлар Ватаныбызны яклый.
Бүген Туймазы 1нче интернат-мәктәбендә диви­зиянең музее эшли.
Демобилизацияләнгәч, 1946 елдан әтием туган якларында ветеринария хезмәтенә әйләнеп кайта, пенсиягә чыккач та ун ел яшьләрне һөнәр серләренә өйрәтте.
Әнием Рәйсә Сибәгать кызы белән һәрвакыт бергә һәм бердәм булдылар. Эшен яраткан әти-әниемнең балалары арасында да тормышын шушы һөнәр белән бәйләүчеләр булды.
Әлфинә АНДРЕЕВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
17-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Данлыклы разведчик истәлегенә
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлыклы разведчик истәлегенә
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
Ул хәбәрсез югалмаган!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Ул хәбәрсез югалмаган!
Oнытылган сугыш
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Oнытылган сугыш








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»