Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Соңгы солдат әле җирләнмәгән...

17.05: Соңгы солдат әле җирләнмәгән...

Соңгы солдат әле җирләнмәгән...30 апрельдән 4 майга кадәр Башкортстан делегациясе 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе оештырылуга — 75, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган автосәфәрдә катнашты. Алар, Уфадан кузгалып, Волгоград шәһәрен, Обливская станицасын, Морозовск һәм Белая Калитва шәһәрләрен үтеп, Ростов өлкәсе Тарасов районының Красновка станицасына кадәр, ягъни дивизия узган канлы хәрби юлларны үтте. Акциядә Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты вәкилләре, “Любизар”клубы әгъзалары, республиканың кайбер матбугат чаралары журналистлары катнашты.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашу барышында делегация җитәкчесе, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты әгъзасы, тарихчы, Башкортстан дәүләт университеты доценты Нурислам Калмантаев, “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының традицион музыкаль башкару кафедрасы мөдире Артур Гайсаров, “Любизар” клубы җитәкчесе Илдар Шәяхмәтов һәм башкалар чараның максаты хакында сөйләде, автосәфәрдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
Мондый автоузышның беренче тапкыр оештырылуы, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе хәрбиләренең исемнәрен ачыклап бетерү һәм мәңгеләштерү эшенең таләп ителүе хакында әйтелде.
— Маршрутыбыз Волгоградтан башланып, 120-150 чакрым дәвам итте, - диде Азамат Юлдашбаев. - Бу юлны дивизия күп югалтулар белән ике ай дәвамында үткән. Батырларның күбесе бүген дә туганнар каберлегендә, исемнәре ачыкланмаган. Шәхсән, минем үземнең сугышка карашым үзгәрде. Ул якларда яшәүчеләр өчен дә сугыш башкача күзаллана. Алар өчен ул китаплар да, фильмнар да түгел, ә чын тормыш. Алар бүген дә яугирләр хакында истәлекне саклый, һәйкәлләрне тәртиптә тота. Аларга карата олы рәхмәт хисе кичерәм.
Автосәфәрдә катнашучылар фикеренчә, безгә тарихка карата игътибарлырак булырга кирәк. Бәлки, безнең дә ата-бабаларыбыз, якыннарыбыз, танышларыбыз шул сугышта башын салгандыр. Җәй саен күпме кеше шул юл аша диңгез буена ялга бара, ә сугыш үткән урында тукталып, каберлекләр, һәйкәлләр янында батырларны искә алу кемнәрнең генә уена килә икән...
Күпме яугирнең исеме әле дә ачыкланмаган... Менә шул бушлыкны бетерү максатында автосәфәрдә катнашучылар социаль челтәрләрдә “Исемлекләрдә бар...” дигән акция игълан итә. Аның максаты — сугышта үлеп калган дивизия яугирләренең тулы исемлеген ачыклау.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
20-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Соңгы солдат әле җирләнмәгән...
Данлыклы разведчик истәлегенә
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Данлыклы разведчик истәлегенә
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Күз яшьләре тик шатлыктан булсын!
Ул хәбәрсез югалмаган!
16-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Ул хәбәрсез югалмаган!
Бабамның рухы сынмаган
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бабамның рухы сынмаган
Oнытылган сугыш
11-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Oнытылган сугыш








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»