Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?

25.05: Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?

Риза ХәкимовБу сорауга җавап сугыш ветераны Риза Хәкимов туплаган авыл тарихында бар.

Риза Хәкимов Иләкшиде авылында хәлле тормыш белән яшәгән Хаҗгали абзый һәм Кәфия апа гаилә­сендә 1927 елда туган.


— Үземне белә башлаганнан ук төрле михнәтләр күрергә туры килде, — ди ул. – Әткәе­без бик тырыш, уңган булган, каралтылар яңа: ике өй, мунча, келәт, абзарлар зур иде. Ихатада сиртмәле кое, өч ат, өч сыер,19 баш умарта булганын беләм. Колхозлашу башлангач, барлык каралтыларны да, хәтта урам коймаларын да талап алып бетерә­ләр. Өйне сүткәндә (без, балалар, йоклаган бул­ганбыз) өстебезгә түшәм туф­рагы коела башлагач, сикереп торып Иргали абзыйларга кереп киткәнебез хәтеремдә калган. Әткәйне, кулак итеп, ике елга Бөре төрмәсенә ябып куялар. Авылда бераз өйдәш йө­рергә туры килде. 1934 елда, әткәебез төрмә­дән кайткач, кемнәндер бер келәт сатып алып, шуның бер башына сә­мән­­­­нән янкорма өстәп, яшәрлек өй әтмәлләде. Читәннән абзар да корып, мал асрый башладык.
Тыныч тормыш озакка бармады, 1937 елда, сайлау­ларда хилафлыклар ясауда гаепләп, әткәйне янә төрмәгә алып киттеләр. Шушы чорда ул тиф чиренә юлыга һәм 1943 елда вафат була. Бөтен авырлыкны әнкәй күтәрде. Михнәтләргә чыдарга кирәк бит. Ул еш кына:
Басмалардан чыккан чакта
Ярма сиптем балыкка.
Кайгыларым күп булса да,
Белдермимен халыкка,

— дип үзалдына көйләп йөри торган иде. Тормышта­гы кайгы-хәсрәтне йөрәге аша үткә­реп, балаларын аякка бастырып, олыгайган көнендә алар­ның хәстәрле­гендә булып, 90 яшькә җитеп гүр иясе булды әнкәй.
1941 елдан колхозда ирләр башкарырдай барча эштә булырга туры килә Риза абыйга.
— Ат белән җир тырмалау, сөрү, җәен эскерткә көлтә ташу, кышын аны суктырыр өчен ындырга китерү, соңрак алачыкта тимерче булу... Минем кебек үсмер­ләр авылда аз иде, — ди ул. — Бөтен эш хатын-кызлар, өлкән яшьтәге агайлар җилкә­сенә төште. Бездә генә түгел, ил буенча шулай. Тылда бөтен теләк, бө­тен хезмәт, омтылышлар фронт белән бәйлән­гән иде: фронт өчен корал җитеш­терелде, иген үстерелде, икмәк пешерелде, кием-салым тегелде, кич утырып оек-бия­ләй­ләр бәйләнде... Күпне кичер­гән, күпне күргән, Җиңү көнен якынайткан әниләр һәм апалар, атлар җитешмәгәч, үгез җигеп сабан сөрде, тез­дән ерып орлык ташыды, ат урынына эшлә­де. Ач­лык үзәкләргә үткән еллар... Шушы­ларның шаһиты мин.
...1944 ел ахырында, 17 яшендә, Риза Хаҗигали улын армиягә алалар. Чкалов өлкә­сендә 12нче снайперлар курсын тәмамлый ул. Фашистлар Германиясе тар-мар ителгәч, гас­кәрләр Көнчы­гышка юнәлеш ала. Риза агаларның частен япон­нарга каршы көрәшкә әзерли башлыйлар. Өч айдан самурайлар белән сугыш башлана. Иләкшиде егете анда авиасигнальщик, телефончы булып хезмәт итә. Сугыш тә­мамлангач, радиотелеграфистлар курсында бер ел укыганнан соң, кече сержант Риза Хәкимов беренче класслы телеграфист булып хезмәт итә. Аннары үзе радиотелеграфистларны укыта, ике ел полит-мәк­тәптә белемен камилләш­терә. 1951 елда өлкән сержант Риза Хәкимов, демобили­зация­ләнеп, туган авылына кайтып төшә.
Тыныч тормышта Риза ага колхозда хисапчы, бригадир ярдәмчесе, диспетчер, янгын сүндерү хезмәте башлыгы була. Лаеклы ялга чыккач, авыл Советы каршында­гы Ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара. Хатыны Вәсилә белән бер ул, ике кыз үстерәләр. Алар тормышта үз урыннарын тапкан, тәрбия­леләр, үрнәкле гаи­ләләр корып гомер итәләр. Әмма, кызганычка каршы, 2009 елда Вә­силә апа вафат була.
— Өлкән яшьтә ялгыз яшәү авыр, балаларга кыенлык китерәсе килми, — ди Риза ага. 2013 елдан Рауза белән бергә яшибез. Аның балалары — мине, минекеләр аны якын итә.
— Бөек Ватан сугы­шы­ның һәр көне фронтта да, тылда да батырлык, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, кыюлык, Туган илгә карата тугрылык таләп итте. Бу коточкыч сугышта дистәлә­чә миллион кеше һәлак булды. Илеш районының Иләкшиде авылыннан фронтка 155 ир — егет китеп, шуларның 67се яу кырында ятып калды. Бүгенге кояшлы көнебез, тыныч тормышыбыз хакына корбан булган яугир­ләре­без­нең исемнә­рен мәң­геләш­терү, аларның рухы алдында баш ию һәм хөр­мәт­ләү – безнең изге бурычыбыз. Авылдашыбыз — ике тапкыр Советлар Союзы Герое, данлыклы яугир Муса Гәрәев — Илешнең, Иләкши­денең, Таш­чишмәнең генә тү­гел, бөтен Башкорт­станның горурлыгы.
Риза Хәкимов туган як, туган авыл тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Ветеран берничә китаплык материал туплаган һәм аларны үз исәбенә бастырып чыгарган. Ул — чын мәгъ-нәсендә ватанпәрвәр шәхес.
— Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәркем гаилә­сенең, туган төбәгенең тарихын белергә тиеш. Шәҗә­рәне өйрәнү, нәсел -ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсеп­ләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше үз халкының, туган иленең лаеклы улы булып җит­легә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша, — ди Риза Хаҗгали улы.
* * *

Авылдашлары, туганнары турындагы китаплары бай эчтәлекле Риза аганың. Аларга кермәгән байтак кызыклы мәгъ-лүмат бар әле аңарда. Күпләр-нең ишеткәне булгандыр, Сахалин өлкә­сендә губернатор булып эш­ләгән Игорь Фәрхет-динов 2003 елда вертолетта һәла­кәткә очрап дөнья куйган иде.
— Игорьның әтисе Баһа­ветдин Иләкшидедә туган, — ди Риза Хаҗгали ул. – Баһа­ветдиннең без белгәндә ике кыз туганы бар иде: Маһира белән Гыйльминур (икесе дә вафат). Әлеге вакытта Маһи­раның Шамил исемле улы Иләкшидедә яши.
Язмыш Баһаветдинне Новосибирск якларына илтеп ташлый. Биредә ул урыс кызына өйләнә. И. Фәрхет­ди­новның рәсми автобиог­ра­фиясендә шундый юллар бар:” ...родился 16 апреля 1950 года в г. Новосибирске. Мать — коренная сибирячка, отец — татарин, сос­ланный в Сибирь при Сталине...” Игорь Красноярскида институт тәмамлый, Сахалинга эшкә тәгаенләнә. Биредә га­ди инженердан губернаторга ка­дәр хезмәт баскычларын үтә. Хәзерге вакытта Курил утрау­ларының бер­сенә, пассажирлар йөртүче һәм ягулык ташучы диңгез судноларына аның исеме бирел­гән. Данлы уллары белән горурланып яши Иләк-шиде халкы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
15-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
Кайту
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Кайту
Батыр туган җирдә
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Батыр туган җирдә
Һәйкәл янында
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Һәйкәл янында
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Әтиләребез –  Җиңү  солдатлары!
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әтиләребез – Җиңү солдатлары!
“Күкләребез  аяз булсын иде...”
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Күкләребез аяз булсын иде...”
Яугир рухы тыныч
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Яугир рухы тыныч








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»