Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

22.06: Яугир рухы тыныч

Яугир рухы тынычФирдәвис Мөхәммәдиев 72 елдан соң картәтисенең каберен таба.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел үткәннән соң да җирләнмәгән солдатлар бар. Андыйларны эзләгән, җәсәден туганнарына тапшырган махсус эзләү отрядлары бар. Ә күпме яугир, туганнар каберлекләренә җирләнеп тә, анда меңләгән исемсезләр рәтендә балалары, якыннары тарафыннан үзенең танылуын өмет итеп ятадыр әле. Борайда яшәүче Фирдәвис Мөхәммәдиевның, быелгы Бөек Җиңү көне алдыннан картәтисе җирләнгән Воронеж өлкәсендәге туганнар каберлегенә барып, кадерле кешесенә тактаташ куюы, анда туган туфрак салып кайтуы, илдә янә бер билгесез солдатның исемле булуы аеруча ихтирамга лаек. Хәер, тарих менә болай башлана...


Бәләкәйдән дәү әнисе Әминә тәрбиясендә үскән Фирдәвис карт­­әтисе Шәрифулланың, хатыны һәм биш баласын ятим итеп, сугыш яланында мәңге­леккә башын салганын белә. Аның сугышка киткәнче төшкән бердәнбер фотосы – гаиләдә иң кадерле ядкарь булып саклана. Бер тапкыр да күрмәгән, әмма дәү әнисе сөйләве буенча бик яраткан картәтисе турында башка бернинди дә истәлек тә, мәгълүмат та булмый. Әминә апа 1992 елда каты авырудан фани дөнья белән хушлашканда Фирдәвискә бер үкенече калуын – әтисенең каберен күрә алмавын әйтә.
“Картәтиеңнең каберен табарга тырыш, улым”, — дип әй­теп мәңгелеккә күзләрен йомган дәү әнисенең сүзләрен Фирдәвис онытмый. 1995 елда эчке эшләр бүлегенә эшкә кергәч (ул анда 21 ел эшләп, майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга), аңа “Хәтер китабы”ннан эзләргә киңәш итәләр. Анда: “Гайфуллин Шарифулла Гайфулович, 1896 г. р., урож. Бураевского района, рядовой, погиб в 1944 г.” — дигән­нән башка бернинди дә мәгълү­мат булмый. Кайда җирләнгән? Болар дөресме? Шул сорауларга җавапны ул еллар буе эзли.
Балаларының, оныкларының азат балачагы, имин тормышы өчен башын салган яугир рухы алдында үзен бурычлы санаган иргә Ходай үзе ярдәмгә килгән­дер, бәлки. Эш буенча паспорт өстәленә кергәч, миграция хезмә­те бүлеге начальнигына Бөек Ватан сугышы чорында хәбәрсез югалган бер якташыбызның туганнарын эзләү турында “Высота” дип исемләнгән эзләү отрядыннан хат китерәләр. Шул эзләнү отрядының адресын язып ала Фирдәвис. Алар белән бәй­ләнеш­кә кереп, байтак эзләнү­ләрдән соң, картәтисенең эзенә төшә. Җибәрелгән кәгазь­ләрдән Борай районының Сәет-Көрҗә авылыннан Шәрифулла Гайфул­линның 1944 елда түгел, 1942 елның августында һәлак булуы, Воронеж өлкәсе Березовка районы (хәзер ул Рамонь районы дип йөртелә) Скляево авылындагы туганнар каберлегенә җир­ләнүе ачыклана. Ул каберлектә барлыгы 3497 кеше җирләнеп, шуларның 2126сының исем-шәрифләре язылган, ә калганнары исемсез булып исәпләнә. Бу хәбәрне алгач та Фирдәвис Фәнис улы юлга җыена, әмма дөньяви сәбәпләр белән баралмый кала. Картәтисе табылуга төгәл бер ел дигәндә, быел 7 майда, үзе белән Сәет-Көрҗә­дәге туган йорты ниге­зеннән бер уч туфрак алып, юлга чыга.
Сигезенче май иртәсе. Воронеж өлкәсенең Рамонь районы Скляево авылындагы туганнар каберлеге. Шушы каберлекне тәрбияләп торган мәктәп укучылары, әтиләрен, картәтиләрен, туганнарын тапкан кешеләр, бәйрәм хөрмәтенә җыелган хәрбиләр арасында ерак картә­тисе – солдат Гайфуллин Шәри­фулла Гайфулла улы кабере янында честь биреп торган Башкортстаннан килгән полиция майорының күзләрендә күренгән яшь бөртекләрендә ил тарихы чагылгандыр. Аның белән янә­шә басып торган грузин һәм әрмән милләтеннән булган ике ир дә күз яшьләрен яшерми.
— Туган авыл, туган нигез туфрагын каберлеккә салгач, тынычлану хисе тойдым, — ди Фирдәвис Фәнис улы. — Карт­әтиләребез Ватаныбыз азатлыгы өчен бергәләшеп башын салган җирдә очрашкан чит кешеләр белән үзебезне туганнардай хис иттек, дуслашып киттек.
Кайтыр юлга чыкканда ул янә бер уч туфрак ала. Шул туфракны дәү әнисе каберенә илтеп салып, Сәет-Көрҗәнең тагын бер улы – Шәрифулланы туган җиренә алып кайта. Җиңүче солдатның рухы тынычтыр.
Венера Арсланова.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
15-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
Кайту
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Кайту
Батыр туган җирдә
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Батыр туган җирдә
Һәйкәл янында
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Һәйкәл янында
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Әтиләребез –  Җиңү  солдатлары!
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әтиләребез – Җиңү солдатлары!
“Күкләребез  аяз булсын иде...”
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Күкләребез аяз булсын иде...”
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»