Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Күкләребез аяз булсын иде...”

22.06: “Күкләребез аяз булсын иде...”

Бөек Ватан сугышы ветераны Наһерлегаян Дәүләтов.Бөек Ватан сугышы ветераны Наһерлегаян Дәүләтов.Дүрт ел әсирлектә булган Бөек Ватан сугышы ветераны Наһерлегаян Дәүләтов шулай ди.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Илеш районында да алар нибары 30 кеше исәпләнә. Алар арасында утны-суны кичеп, 97 яшенә җиткән ветеран Наһерлегаян Дәүләтов та бар. Кадер авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Югары Яркәйдә яшәүче Наһерлегаян бабайның биографиясе гади түгел. Сугышның тәүге көннәрендә үк әсирлеккә эләгә ул, 1945 елның мартында гына иреккә чыга.


Бүген — 22 июнь. Бөек Ватан сугышы башланган көн. Наһерлегаян Нурлыгаян улы 76 ел элек булган бу көнне ничек исендә калдырган? Ни рәвешле ул әсирлеккә эләккән һәм аннан котылган? Озын гомерле булуының сере нидә?
— Ул көн бүгенгедәй хәтердә, — ди Наһерлегаян бабай. — Мин ул чакта Көн­батыш Белоруссиядәге чик буе гаскәрләренең берсендә хезмәт итә идем. 1941 елның 21 июнь төнендә мине склад сакларга куйдылар. Төнге дүртләр тирәсендә, караңгы­лыкны ярып, безнең якка снарядлар оча башлады. Нәрсәгә булыр икән бу дип, башта куркып карап тордым. Дүрттә мине алыштырырга тиешле солдат килмәгәч, шикләнүем тагын да арта төште. Тирә-якка каранып, аптырап басып торганда, склад мөдире килеп миңа частька кайтырга әмер бирде, фашистлар Германиясе Советлар Союзына каршы сугыш ачуын әйтте. Частька кайтсам, солдатлардан җилләр искән. Барысын да машиналарга төяп тылга күчергәннәр. Безгә, частьта калган берничә солдатка, командир барлык документларны яндырырга кушты. Бу эш ярты сәгатьләп вакытны алды. Инде кузгалып китәбез дигәндә, якындагы бер складта торган нарядның кисәтел­мәве ачыкланды. Мине шунда йөгерттеләр. “Тиз генә килеп җитегез, көтәбез”, — диделәр.
Әйләнеп килгәндә инде частьта беркем дә юк иде. Штабта да машина да, солдатлар да юк. “Көтмәгәннәр, киткәннәр”, — дип уйлаудан күзләргә яшь бәреп чыкты. Шулчак олы яшь­ләрдәге бер апа яныма килеп, штабта калганнарның ярты сәгать элек үк машинага төялеп тылга таба китүен әйтте. Ул шулай дигәч, бөтенләй кәеф төште. Шулай да мин өметемне өзмәдем, җәяүләп тылга таба атладым.
Барам шулай юл буйлап. Юл читендә арыш үсеп утыра. Шулчак гармун тавышы ишетелгәндәй булды, мин тиз генә арыш арасына чумдым. Башымны күтәребрәк карасам, олы юлдан, авыз гармуны тартып, немец солдаты китеп бара. Ярый күрмәде, тыныч кына узып китте. Бу җирләрне немецлар камап алганлыктан, юлны төннәрен генә дәвам итәргә туры килде.
Өч көн баруга ачлык үзенекен итә башлады. Атлап түгел, шуышып бару да авырлашты. Караңгы төшкәндәрәк каршыга бер әби белән бабай очрады. Аларга ач икәнлегемне аңлаттым. “Өйдә бер буханка ипи бар. Тик син күренеп йөри күрмә. Тотып атарлар. Бераздан ипекәйне менә шушы имән төбенә китереп куярбыз”, — диделәр. Аллаһның рәхмәте яусын үзләренә: сүзләрендә тордылар. Шушы бер буханка ипи мине ач үлемнән коткарды. Шуны әз-әзләп ашый-ашый тагын бер атна юлымны дәвам иттем, Неман елгасына килеп җиттем.
Неман — киң елга. Үз көчем белән генә теге ярга йөзеп чыга алмаячагымны аңладым. Шулчак чылбырга эләктерелгән көймә күземә чалынды. Хуҗасы килүен көтәргә булдым. Бераз хәл алыйм, дип, куаклыкка кереп яттым. Бераздан сөйләшкән тавышлар ишетелде. Күрәм, көймәгә таба өч кеше килә. Бозау чаклы эт тә иярткәннәр. Этне күрү белән: “Булды бу болай булгач, ул мине мотлак рәвештә эзләп табачак”, — дип уйладым һәм ялгышмадым. Көймәгә таба килүче­ләрнең икесе, чыннан да, немец солдаты, теге эт тә аларныкы булып чыкты. Ул шундук мин яткан куак төбенә килеп өрә башлады. Аның артыннан ук немец солдаты йөгереп килде. Әсирлеккә мин шул рәвешле эләктем. Бу хәл сугыш башланып 8 көн үткәч, 1 июльдә булды, — дип искә ала Наһер­легаян бабай.
Арытаба газаплы да, михнәтле әсирлек башлана. Фашистларның рәхимсез­легеннән әле дә аның җаны телгәләнә.
— Фашистлар безне эт урынына типкәләп кенә йөртте. Кыйналмаган, сыдырылмаган бер урын да калмый иде. Өстәвенә, ач, һәм хәлсезбез. Фашистлар ачтан үлмәслек итеп кенә сыек кәбестә яки төче торма шулпасы, кибәк һәм пычкы чүбе кушылган 200 грамм икмәк, чәйгә охшаган сары су бирә иде. Котелогым булмаганлыктан, баштагы көн­нәрдә миңа алары да эләк­мәде. Бер кәгазь кисәге табып, шуннан савыт әтмәл­ләгәч кенә ризыклы була башладым. Кәгазь савыттан шулпа шундук агып бетә, ярый әле кәбестә кисәкләре торып кала иде, — дип искә ала әсирлектә чакта күргән мих­нәтләрен Наһерлегаян бабай.
Әсирлектә чагында бәхет тә елмаеп ала Наһерлегаян Дәүләтовка. Ул биредә Актаныш районыннан татар егете Галимҗан Рахманов белән таныша. Алар сердәш һәм дус була. Әсирлектән дә бергәләп качалар. Ә ул болай була:
— 1945 елның мартында безне, 500ләп кешене, стройга тезеп, район үзәгенә алып киттеләр. Кайда алып барганнарын да белмибез. Без Галимҗан белән бергә атлыйбыз. Карасак, күктә совет самолетлары оча. Аларны күрүгә, шундук җанга җылы йөгерде, күңел тиздән Җиңү киләчәген тойды. Караңгы төшкәндә сакчылар тынычсызлана башлады. Без арттарак бара идек. Безнең сакчы, нәрсә турындадыр сорашырга була, алда барганы янына йөгерде. Шуннан файдаланып без, алты әсир, канауга төшеп яттык. Караңгы­лык үзенекен итте: безнең юкка чыкканны немецлар сизмәде.
Алдагы көнне урманда үткәрдек. Бераз баргач, бер хуторга килеп чыктык. Бер ташландык йортка кереп төн үткәрергә булдык. Анда элекке хуҗа­лардан бер чиләк борчак калган иде, шуны бүле­шеп ашадык. Бераз хәл алгач, алга — үзебез­неке­ләргә таба атладык. Теге борчакны әз-әзләп ашый-ашый алты көн барганнан соң, янә бер хуторга килеп чыктык. Шундагы бер лапас­ның түбә­сенә менеп яттык. Таңга таба ату тавышына уянып киттек. Берничә пуля сызгырып безн­ең яннан узып китте. Атыш тынгач, арабыздан ике кешене разведкага җибәрдек. Алар бу авылның берничә көн элек немецлардан азат ителү хәбәрен алып килгәч, шатлыктан нишләргә дә белмәдек.
Тик бу шатлык озакка бармады, штабтагы сөйләшүдән соң безне, әсирлектән качкан алты солдатны, бер бүлмәгә бикләп куйдылар. Берәм-берәм чакырып сорау алдылар, бишенче көнгә генә иреккә чыгардылар, — дип искә ала әсирлектән котылган мизгелләрен Наһерлегаян Дәүләтов.
Күптән көткән бәхет нәкъ шушы көнне килә аларга. Өч ел ярымнан соң мунчада юыну, чиста солдат киеме кию бәхете тия. Йөзгә якын солдат сугышка озатыла. Наһерлегаян Дәүләтов хезмәт иткән часть әкренләп Берлинга якынлаша. Ләкин Җиңү таңын кулына корал тотып каршыларга насыйп булмый Наһерлегаян бабайга. Апрель азагында ул, каты яраланып, госпитальгә эләгә. 1945 елның июленә кадәр шунда ята. Аннары Германиядә хәрби бурычын үти. Туган ягына бер елдан гына әйләнеп кайта.
Анда Наһерлегаянны колач җәеп каршы алмыйлар. Әсирлектә булуы үзенекен итә. Ел саен хәрби комиссариатка чакыртып сорау алулар башлана. Ел да бер үк сорауларны бирүләре җанына тия. Ярый әле Хрущев махсус указ чыгарып, “хәрби тоткын” мөһерен гамәлдән чыгара. Шуннан соң гына Наһерлегаян бабай тынычлап гомер кичерә башлый. .
Лаеклы ялга чыкканчы М. Горький колхозында механизатор булып эшли. Хезмәт Кызыл байрагы ордены, “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе, күпсанлы медальләр һәм Мактау кәгазьләре — Нәһерлегаян Дәүләтов­ның тырыш хезмәтенә лаеклы бәя булып тора.
Тормыш иптәше белән биш бала тәрбияләп үсте­рәләр. Бүгенге көндә Наһер­легаян бабай Югары Яркәйдә кызы Рузилә белән кияве Айрат тәр­биясендә яши. Бәйрәм җитсә, Зарипов­лар­ның йортына туган-тумача җыела. Барысы да әсирлек михнәтләрен үткән Наһерлегаян бабайны бәйрәм белән котларга килә. Наһерлегаян бабайның 11 оныгы, 11 оныкачы бар. Шуңа да ул үзен бик бай кеше саный, аларга карап, нәсел дәвам итә, дип сөенә.
Наһерлегаян бабайдан озын гомерле булуының сере турында да сорамый булдыра алмадым.
– Аз ашарга, күп хәрәкәт­ләнергә кирәк, — дип бик гади генә җавап бирде ул.
97 яшьтә булса да, егетләр кебек нык ул Наһерлегаян бабай. Иң ярат­кан шөгыле — “Юлдаш” радиосын тыңлау. Бигрәк тә дару үләннәре турындагы тапшыруларны ярата. Гәзит укучыларга да халык медицинасы ысулларын кулланырга киңәш итә.
— Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерне яшибез. Мин озын гомеремне аның бүләге итеп кабул итәм. Бүген без муллыкта-байлыкта яшибез. Иң мөһиме — күкләребез аяз. Яшь буынга әйтер сүзем шул: тыныч тормышның кадерен белегез, кыз-уллар үстерегез, үз артыгыздан матур эз калдырырлык итеп яшәгез! Тор­мышның бөтен мәгънәсе шул, минемчә, — ди Наһерлегаян бабай.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
15-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
Кайту
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Кайту
Батыр туган җирдә
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Батыр туган җирдә
Һәйкәл янында
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Һәйкәл янында
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Әтиләребез –  Җиңү  солдатлары!
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әтиләребез – Җиңү солдатлары!
Яугир рухы тыныч
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Яугир рухы тыныч
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»