Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әтиләребез – Җиңү солдатлары!

22.06: Әтиләребез – Җиңү солдатлары!

Әтиләребез –  Җиңү  солдатлары!Алар тыныч тормышта да хезмәт батырлыклары күрсәтте.

Ел саен Җиңү, Хәтер һәм кай­гы, Ватан саклаучылар кө­ннәрендә гаиләбез һәм якын туганнарыбыз җыелышып, Бөек Ватан сугышы ветераны, әтиебез турында хәтерне яңартабыз.
Яраткан бәйрәмебез — 9 Майны әтинең икенче туган көне буларак билгели идек. СССР таркалганнан соң, бер­ничә ел әлеге бәйрәм билге­ләнмәде. Бу әтинең күңеленә яра салды. Алар Ватан өчен юкка көч түккән дигән дәлилләрне ишетү аңа авыр иде.


Әтиебез Вәлитов Кәлимул­ла Ахун­җан улына бүген 110 яшь тулыр иде. Ул 1984 елда вафат булды. Аның турындагы якты истәлек безнең күңел­ләрдә мәңге сакланачак.
Халык әйтемендәгечә, әтиең вафат булган икән, аны белгән кешеләр өчен Аллаһы­дан озын гомер сора. Чөнки ис­тәлекләр арабыздан киткән кешенең гомерен озайта.
Авылда кечесе дә, олысы да безнең әтине, аның фронт биографиясен, 112нче Башкорт кавалерия дивизия­сендә кемнәр белән хезмәт итүен яхшы белә иде. Аны укучылар белән очрашуларга еш чакырдылар. Ул башкорт атлыла­рының Украинаны немецлардан азат итүдә катнашуы турында сөйли, көндә­лекләре һәм язмалары белән таныштыра иде. Без легендар генерал Шәйморатов турында яхшы белә идек.
Әтинең көндәлеге — безнең өчен иң кадерле истәлек. Балачакта ул безгә көндәлеген һәм медальләрен берничә тапкыр гына күрсәтте. Безнең өчен бу изге минутлар иде. Ул сугышта кичергән коточкыч вакыйгалар турында сөйләп, балаларының күңелен яраламады. Моны без үскәч кенә аңладык. Әтиебез балачактан бездә җавап­лылык хисе тәрбияләде.
Менә инде 33 ел әтиебез арабызда юк. Мин авыр чакларда аның белән сөйләшәм һәм ул мине ишетә дип ыша­нам. Әле дә алдымда — аның көн­­­дә­леге. Ул аны сугыштан соң ар­миядән инвалидлык буенча демоби­лизация­ләнгәч яза башлый.
1942 елның 2 июлендә Башкорт кавалерия дивизиясе Курск өлкәсенең Брянск фронтында сугыш хәрәкәте башлый. Бу турыда әти архив материалларына нигезләнеп яза. Сугыш­ның беренче көненнән үк дивизия 294нче полк составында Курск, Сталинград алышларында, Украинаны азат итүдә катнаша.
Көндәлектә әти һәр йортка, һәр кешегә кайгы китергән, миллионлаган гомерләрне өзгән сугыш турында яза. 36 яшьлек ир ерак Европага барып чыга, күп тапкыр яралана. Ул көчле рухлы ир узаманына әверелә, “Кызыл йолдыз” ордены, “Германияне җиң­гән өчен” медале белән бү­ләкләнә. Русия Оборона министрлыгыннан Гвардия кавалерия дивизиясенең 1943 елның 24 сентябрендәге фронтта командование боерыкларын үрнәкле үтәгән һәм батырлык күрсәткән өчен Вәлитов Кә­лимулла Ахунҗан улын “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләү турында приказны алдырдык.
Сугышта әти берничә тапкыр каты яралана, Мәскәү госпита­лендә дәва­ланганнан соң, 1945 ел башында сә­ламәтлек торышы буенча демоби­лизацияләнә.
Шуңа карамастан, ул колхоз тормышында актив катнаша, төрле тармакларда бригадир булып эшли. 1950-60нчы елларда агач утырту буенча 60 кешелек бригадага җитәкчелек итә. Бүген бу урманнар безгә әтине хәтер­ләтә. 1960 елдан башлап төрле вазыйфаларда эшләде. Коръән укый, урысча яхшы белә иде. Сугышка кадәр авылда беренче тракторчы, танылган гармунчы булды.
Әти турындагы беренче хатирә­ләрдә аның мондый сүзләрен һәрвакыт искә алам: “Башыңны югары тотма, бу тәкәбберлекне аңлата. Шул ук вакытта түбән дә имә — үз-үзеңне ким­сет­мә. Кешеләргә ачык бул”. Миңа биргән ки­ңәшл­әрен ул үз үрнәге белән раслады.
Әти, гади колхозчы булуы­на карамастан, авылдашлары проблемалары белән яшәде. Нәкъ аның күгәрчен­леләр өчен эчәр су проблемасын хәл итүе беркемгә дә сер түгел. Авыл халкында ул зур абруй казанды. Соңгы 15 елда янгынга каршы сак идарәсенең штаттан тыш инспекторы вазыйфасын башкара. Яхшы эшчән-леге өчен ел саен Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләк­ләнде.
Әтием бар яклап та уңган, тыйнак, акыллы, кешеләр бе­лән дустанә мөнәсәбәттә булды. Аны олысы да, кечесе дә ихтирам итте. Мәсәлән, авылдагы мәктәп җыелышларының берсе дә аның катнашлыгыннан башка үтмәде. Балаларга әхлакый тәрбия бирү мәсьә­ләләре аны аеруча борчыды. Очрашуларга ул зур җавап­лылык белән әзерләнде, Совет солдатлары батырлыгы турында горурланып сөйли иде, балалар аның чыгышларын түземсезлек белән көтте.
Күпләр аңа социаль-көн­күреш проблемалар, утын белән тәэмин итү, печән өчен җир участогы бүлү мәсьә­ләләре белән мөрәҗәгать итә иде. Әти аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты, гаделлек һәм дөрес-лек өчен көрәште.
Шундый вакыйга хәтердә. 1970 елның сентябрь ахырында КПССның Башкортстан өлкә комитетында эш­ләгән дәвердә Зианчура районыннан командировкадан кайтышлый әти-әни янына кердем. Капка бикле. Кулына сәнәк тотып, әти килеп чык­ты. Эш шунда: район җитәк­челеге кемнең күпме шикәр чөгендере урлавын тикшереп йөри икән. Ул аларны куып чыгарды. Ә миңа район җитәкче­легенең сугыш ветеранына карата шундый мөнәсә­бәттә булуын күрү авыр иде.
Әти язышырга ярата иде. Мәсәлән, 1959 елдан башлап 25 ел дәвамында ул һава торышы, дару үләннәре турында мәгълүмат җыйды. Күптән түгел аның Башкорт кавалерия дивизиясе, авылдашлары, иптәш­ләре турында язган тагын ике дәфтәре табылды. Ул даими рәвештә үзенең хәрби дуслары белән хат алышты. Башкорт язучысы Ә. Ихсанов белән очрашып, кавалерия дивизиясенең кайбер солдатлары фамилия­ләрен ачыклауда ярдәм итте.
Иртә яздан көзгә кадәр ул урман һәм басуларга чыгып, дару үләннәре җыя иде. Авылдашлары һәм медицина хезмәт­кәрләре бу җәһәттән аңа киңәш сорап килә иде. Моны искә алып, аның бөтен яклап та сәләтле шәхес булуына баш иям. Гоме­ренең соңгы елларында ул еш кына рухи дәва алу өчен “Үргән тавы” урманына йөри иде.
Аның тормыш фәлсәфәсен барыбыз да күптән белсәк тә, бер-береңне хөрмәт итмәгән очракта тормыш яме югалуы турында исебезгә төшереп торды ул. Туганнар һәм дуслар арасында низагларны булдырмау яклы иде. Дустанә мөнәсә­бәтләрне үз файдасы өчен кулланган кешеләрне тәнкыйть­ләде. Әти өчен акылга нигез­ләнгән ныклы дуслык кына өстен булды. Бер-береңне хөрмәт итү, Ватаныңа мәхәббәт булмаган Көнбатыштагы тормыш рәве­шен пропагандалауга карата канәгатьсезлек белдерде. Юк-барга борчылырга ярамавын, бу дөньяда ба­ры тик кунак кына булуыбызны искәртте.
Әтиебез эштә дә, хезмәттә дә батырлык күрсәтте. Бер эш­нең дә гаебе юк, киресенчә, эшсезлек ул — хурлык. Туры сүзле һәм гадел, каһарманлык һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатлар аңа хас иде. Ул үз файдасына түгел, ә уртак эш өчен тырышты. Үзенә, дусларына һәм туганнарына карата та­ләпчән булды. Аның тормыш юлы Вә­литовлар гаиләсенең рухи кыйммә­тенең аерылгысыз бер өлеше булуы белән горурланабыз. Әтиләре фронтта чыныккан замандашларым булганда Бөек Ватан сугышы турында хатирә­ләр мәңге сакланыр.
Октябрь ВӘЛИТОВ,
профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты, Русия һәм
Башкортстан Журналистлар
берлекләре әгъзасы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
15-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
Кайту
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Кайту
Батыр туган җирдә
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Батыр туган җирдә
Һәйкәл янында
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Һәйкәл янында
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
“Күкләребез  аяз булсын иде...”
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Күкләребез аяз булсын иде...”
Яугир рухы тыныч
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Яугир рухы тыныч
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»