Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

08.07: Кайту

КайтуСоветлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 95 ел.

Муса Гәрәев Уфага сугыш тәмамлангач та диярлек кайтып төшә. Бу турыда — Осоавиахим, соңыннан ДОСААФта озак еллар эшләгән сугыш ветераны Глеб Баранов истәлекләре белән бүлешә.


“Ялгышмасам, майның 13-14ләре иде. Без Вениамин Карпов белән шәһәр аэродромына килдек. Республика Хәрби комиссариатында йомыш бар иде. Күн куртка кигән парашют сумкасы тоткан ике кеше игътибарны җәлеп итте. “Шәһәр үзәгенә ничек барып була? Аэроклуб кайда?”— дип мөрәҗәгать итте алар.
Дикъкать белән карасам “Бу бит Гәрәев?” — дип кычкырып җибәрә яздым. Ул да мине таныды. Мусаның юлдашы атучы Саша Кирьянов булып чыкты. Алар “НЛ-2” самолетында Куйбышевтан килеп төшкәннәр генә икән.
Без аэроклубта укыган елларны, барлык танышларны искә алдык. Муса сул кесәсенә кулын тыкканда, олы сер ачылды: ике алтын йолдыз! Шатлыгымнан авызымны ачтым да, бер сүз дә әйтә алмый катып калдым! Бу көтелмәгән хәл, төшкә дә кермәгән!
Мин, кунакларны калдырып, телефонга йөгердем. Шулчак клуб начальнигы А. Волохов очрады. Ул республика Осоавиахим оешмасы рәисе Г. Кюкенга шалтыратты. Кырык минутлап үткәч полуторка машинасы килеп туктады. Кабинага утырырга теләүче табылмады. Дүртебез дә кузовка мендек. Шулай шәһәр урамнарын үттек. Осоавиахим оешмасы идарәсе ишек төбендә безне кызыксынучылар каршылады. Шунда ук кунак чәе булды. Ул арада Карпов кадерле кунакларны Ташчишмәгә алып кайтыр өчен самолет әзерли башлады. Ике сәгатьтән “Әзер!” дигән рапорт килде. Һәм кунаклар һавага күтәрелде. Республика җитәк­челеге моны белми иде.
Ташчишмәгә якынлашканда Муса самолетны хәвеф-хәтәрсез утырту турында борчыла башлады. Әтисе йортына якын урында буш мәйданны күрсәтте. Ләкин авыл халкы нәкъ шунда җыел­ганлыктан, яңадан күтәрелергә һәм урап килергә туры килде. Ә авылдашлар мәйданнан читкә тайпылырга уйламый да. Тагын урап килгәнче, Муса язу салынган фуражкасын ташлагач кына җирдәгеләр мәйданнан читләште.
Гаҗәп хәл бит — машинист булам дип, ат арбасында Уфага киткән Муса самолетта кайтсын әле, кем кызыксынмас! Сугышларда дошманны кыйраткан, исән-сау кайткан. Атта да, машинада да түгел, самолетта! Батыр дисәң дә батыр икән. Шатлыкның иң зурысы!
Тар утрау өстеннән уңга-сулга тайпылмый алга барган очучының язмышы кыл өстендә. Бер-бер артлы снарядлар шартлый. Бу мәхшәрне үтеп чыгасы иде дә, дошман гаскәрләренең тар-мар ителүен күрәсе иде. Түземлекләр бир, Ходай. Тагын бераз алга барасы...
Зениткалардан саклану дөрес маневрга бәйле. “Штурвалны үземә тартам, йомшак кына тартам. Шуның белән пикегә төшә башлыйм һәм прожектордан котылам. Пикедән чыккан көйгә пушка һәм пулеметка майор Шевчук хуҗа. Барлык “күчтәнәч”ләрне үтә төгәллек белән таратып өлгер­гәнче алга юл тотабыз. Утрауның аргы очына кадәр үзебезнең егетлегебезне раслый алдык”, — Муса Гәрәев шулай хәтерли.
Бомбардировщик читкә янтаеп ала да, кайтыр якка борыла. Кояш нурларында канатлары эрегән мифик Икарга охшап калган самолет эштән аерыла алмый, пулемет уты чәчүне дәвам итә. Ләкин көчләр чамалы икәнен дә онытырга ярамый.
“Ничек тә кайтып җитәргә! Килеп төшү үлем белән бер. Менә без аэродром өстендә. Күрәм, көтәләр, сәламлиләр. Самолет соңгы “сулышында” шасси җирдән тәгәрәп киткәч, тыным кысылды. Без кайтып җиттек микәнни?!”
Яудашлары йөгереп килеп, имин кайтулары белән котлый башлаганда, Муса башын күтәреп карый. Беренче уе — командир нинди шелтә бирер икән? Барысы да самолетны урап чыккач, баш чайкап, фикер йөртү башлана: “Ничек кайтып җитә алганнар? Диңгезгә төшеп, эзсез югалсалар да гаепләмәссең. Ике атып бер тидерүдә төшерерлек иде. Нинди маневрлар кулланды икән?”
Полк командиры да шунда була. Күрә дә штабка юл ала. Шелтәләп тормый. Самолет ремонтка озатыла, ә майор Гәрәевка туган якка кайтырга отпуск бирелә.
Бу вакытта халкыбызның данлыклы улы, курку белмәс Муса Гәрәевка 23 яшь тулып килгән була. Дөрес әйткән яудашлары: батырга да ял кирәк. Югыйсә, сугышчан задание­ләргә әзер торуы шәп булса да, ике тапкыр Советлар Союзы Героеның сугыш тәмамланганда бәхетсезлеккә очравы ярый торган эш түгел.
Шушы көннәрдә Мусаның Мәскәүдә булачак Җиңү парадында катнашачагы һәм М. Фрунзе исемендәге академиягә укырга җибәреләчәге ачыклана. Зәңгәр күккә яңадан олы юл ачылачагы күз алдына баса. Мусаның якын киләчәктәге тормышы күзаллана. Бер мәлгә туган авылы Иләкшиде, әти-әнисе, туганнары күз алдына килеп баса.
Полкка кайтуга командир подполковник Бочко үз куллары белән Муса Гәрәевка Александр Невский һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары тапшыра. Башкалар да бүләкләнә. Алар, командирга мөрәҗәгать итеп, Муса Гәрәевны шушы сәгатьтән башлап сугышчан заданиегә йөртмәвен үтенә.
— Без ике тапкыр Советлар Союзы Героен сакларга бурычлы. Сугышны үзебез тәмамларбыз. Шик юк, — диләр.
Гәрәевның самолетын икенче берәүгә бирү һәм үзен штабка күчерү турында приказга кул куела.
Гәрәев, дежуркага сугылып, андагы офицерның, югары штабтан сугышчан задание алып, аны үтәү чарасын таба алмый утыруына тап була.
Гәрәев, штаб начальнигы майор Шевчук янына керсә, анысы үрле-кырлы йөренә. Шундук тәкъдим итә:
— Әйдә, бергә очабыз!
— Син нәрсә, самолетың юк, рөхсәт юк!
— Фашистларның башына җитеп кайтсак, барысы да табылыр.
Шевчук — штурмовик, штабта күптән түгел эшли.
Гәрәев тәкъдим иткәнчә, полк командирының өр-яңа самолетын алырга булалар.
Фронтта соңгы очыш. Качып котылыр чара табып өлгермәгән гитлерчылар ярымутрауга тупланган. Авыр техника да шунда. Гаскәрләр коткаручы кораблар килүенә өмет итә.
Гәрәев белән Шевчукның бу заданиедән әйләнеп кайта алуларына өмет юк диярлек, чөнки озата барыр өчен җиңел самолет табылмый. Бомбардировщикның ялгыз очышка чыгуы хәвефле.
Муса Гәрәев сөйләгәннәрдән:
“Ярымутрау өстеннән очабыз. Беренче минутларда ук диярлек зениткалар эшкә кушылды. Ике снаряд бер-бер артлы шартлады, сизелерлек зыян китерде, чөнки уң як канатта тишекләр барлыкка килде. Озакламый койрыкка да снаряд ярчыклары бәрелде. Кыйпылчыкларның руль һәм стабилизаторны зыянлавы беленде”.
Кунакчыл авылдашлар фронттан кайтканнарны җиргә бастырмый, кулларында күтәреп алып керделәр ата йортына. Бәйрәм бер атнага сузылды. Йолага ярашлы, каһарманнар һәр йортта кунак булды. Уфага кайтыр алдыннан район үзәге Югары Яркәй халкы белән очрашу булды. Анда да якташларының шатлыгы эченә сыймады.
Кунак сые Уфага кайткач, Осоав­иахим бинасында дәвам итә. Ләкин кич якынлашып килгәндә көтелмәгән хәл ачыклана: рәис Кюкен кунакханәдә урын сорарга оныткан. Баранов бу уңай­сызлыктан котылу юлын тиз таптым, дип язган иде. Кунакларны үз йортына алып кайту теләген белдерә ул. “Мәскәүгә, Җиңү парадына киткәнче Муса белән Саша миндә яшәделәр”, — дип язды ул. “Муса шушы көннәрдә сугыш турында ләм-мим телгә алмады. Хәтта гәзит хезмәт­кәрләре белән очрашканда да. Көн тәртибе болай иде: көндезге сәгатьләрдә танышлары белән аралаша, ә кичләрен я кинога, я опереттага бара”, — дип хәтерли Баранов.
Бермәл Баранов фатирына беренче секретарь С. Игнать­евның ярдәмчесе шалтырата һәм кунакларны партия Өлкә комитетында көтүләрен белдерә.
Муса аптырап кала: дәрәҗәле йортка барыр өчен парад киеме юк. Булган киемне юып, үтүкләп тәртипкә китерәләр.
Беренче тапкыр рәсми кунак булганында, Муса Гәрәев республика җитәкчеләре С. Игнатьев, М. Янгиров, А. Соболев, С. Ваһапов, Р. Ибраһимов һәм башкалар белән таныша. “Бу очрашу бик җылы, ихлас шартларда үтте, — дип сөйләгән иде Муса Гайса улы ДОСААФ оешмалары активистлары алдында. Сугыш вакыйгалары турында күп сорадылар. Гадәттә, ул бу турыда сүз башларга ирек бирми иде. Бу юлы байтак тирләргә туры килде. Республиканың төп йортында олы бәйрәм булды ул. Беренче секретарь Игнатьев канатланып биюе белән күпләрне аптыратты һәм уйга салды булса кирәк...”


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
15-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Изге җаннар турында мәңгелек истәлек
Батыр туган җирдә
8-07-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Батыр туган җирдә
Һәйкәл янында
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Һәйкәл янында
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салынды
Әтиләребез –  Җиңү  солдатлары!
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Әтиләребез – Җиңү солдатлары!
“Күкләребез  аяз булсын иде...”
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
“Күкләребез аяз булсын иде...”
Яугир рухы тыныч
22-06-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Яугир рухы тыныч
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?
25-05-2017 :: Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Иләкшиде өчен нигә Сахалин чит түгел?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»