Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Онытылган cугыш

Онытылган cугыш
06.05.2017 (№ 52 (25056)): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Афәт көйдергән балачак

Афәт көйдергән балачак “Күлмәкле булып тудың, балам, бәхетле булырсың. Авырлыклар булса да, Ходай арчалар”, – ди, алтынчы баласы аваз салгач, әнисе Шәмсиямал. Шунда ук кендек әбисе җөпләп утыра. Балага исемне дә “Хәким” дип кушалар. Хәкимнең өч апасы, ике абыйсы бар. Әти-әнисе өчен балаларның берсе дә артык түгел, берсеннән-берсе кадерлерәк. Очын-очка көчкә генә ялгап булса да, мал-туар асрап дөнья көтәләр. Әтисе Биктаһир һәммә эшкә дә маһир, кулыннан килмәгән эш юк: ул өй дә төзи, мич тә чыгара, пимасын да баса, чабатасын да үрә, тире или, эшкәртә. Әнисе, сарык йоныннан җеп эрләп, оекбашлар, биялиләр бәйли.
Авылның чибәрләрдән чибәр кызын, Хәкимнең олы апасы Санияны озын буйлы, шомырт кара күзле күрше авыл егете Фәриткә димлиләр. Алар бер-берсенә беренче күрүдә үк гашыйк була. Озакка сузмый гына никах укытып язылышалар. Фәрит Санияны үзләренә алып та китә. Ул район Советында эшли икән, фатир табып, шунда яши башлыйлар. Ат белән кунакка киләләр. Һәр килүләрендә Санияның сумкасында туганнарының

06.05.2017 (№ 52 (25056)): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

“Ватан сакчысы” дигән һөнәр бар

“Ватан сакчысы” дигән һөнәр бар Латвиянең Ауце шәһәрендәге Елгавас урамының төньяк ягында, Бривибас урамы белән шәһәр чите арасында хәрбиләрнең туганнар каберлеге бар. Анда 1941-1945 елларда һәлак булган 3923 совет солдаты җирләнгән. Гранит ташка Бөек Җиңү өчен башларын салган шушы яугирләрнең фамилияләре, инициаллары язылган. Шушы истәлек плитәләрендә полковник “Шәфыйков Вахит Шәфыйк улы” дигән сүзләр дә бар.

Аның бөтен язмышы сер белән чолганган. Вахит Шәфыйков хакында сакланган мәгълүмат унлаган архивка бик вак, еш кына бер-берсе белән бәйләнмәгән фрагментлар һәм фактлар булып таралган. Әлегә чаклы бу кешенең туганнары һәм якыннары аны “Карпат-Ужгород” һөҗүм операциясе барышында Дунай елгасы аша салынган күпер шартлаганда һәлак булган дип уйлыйлар. Бары 65 елдан соң гына аның тормыш юлыннан бөтенләй башка төрле фактлар ачыклана. Моңа аптырарлык та түгел, чөнки Вахит Шәфыйк улы иң катлаулы һәм хәвефле һөнәр иясе – разведчик була.

23.02.2017 (№ 22 (25026)): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Онытылмас сезнең батырлык!

Онытылмас сезнең батырлык! Уфа

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы ил төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да киң билге­ләнде. Республикада чаралар Уфада Җиңү паркында чәчәк­ләр салу тантанасыннан башланды. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, башка җитәкчеләр, сугыш һәм тыл ветераннары, уфалылар катнашты.

Республика Башлыгы Мәң­гелек ут янында Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллинга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яң­гырагач, Бөек Ватан сугышында башын салганнар истәле­генә бер минут тынлык игълан ителде. Шулай ук, Рөстәм Хәмитов ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Геройлар аллеясендә генераллар Миңнегали Шәйморатов белән Таһир Кусимов бюстларына, тыл батыр­лары һәйкәленә чәчәкләр салуда да катнашты. Республика Башлыгы ветераннар, уфа­лылар белән аралашты.

10.05.2016 (№ 53 (24907)): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Күз яшьләренә манчылган бәйрәм

Күз яшьләренә манчылган  бәйрәм Башкортстанлылар фронтта да, тылда да тиңсез каһарманлык күрсәтте.

1945 елның 1 маенда СССРның Югары Башкомандующие Иосиф Сталинның 20нче приказы чыга, ул матбугатта басыла. Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, сержантлар һәм старшиналар, армия һәм флот офицерлары, генераллар һәм адмираллар! Советлар Союзы хезмәт ияләре! Бүген безнең илебез хезмәт ияләренең бөек бәйрәмен – Беренче майны бәйрәм итә. Безнең илебез халыклары Беренче май бәйрәмен Бөек Ватан сугышының җиңүле рәвештә тәмамлану алдыннан каршылый. Германия империалистлары тарафыннан башланган бөтендөнья сугышы азагына якынлашып килә, Гитлер Германиясе тиз арада җиңеләчәк. Үзләрен бөтен дөньяда хакимлек итүчеләр дип хыялланган гитлерчы идарә итүчеләр ярык тагарак янында калды. Үлемечле яраланган фашист ерткыч соңгы сулышларын сулый. Хәзер бурыч бер генә нәрсәгә – фашист ерткычын тәмам тукмап бетерүгә кайтып кала... Гитлерчылар оясына соңгы штурм бара. Тәмамлау сугышларында гаскәри

07.05.2016 (№ 52 (24906)): Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!









Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»