Кызыл таң » Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! » 20-05-2017: Соңгы солдат әле җирләнмәгән...

Соңгы солдат әле җирләнмәгән...

Соңгы солдат әле җирләнмәгән...30 апрельдән 4 майга кадәр Башкортстан делегациясе 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе оештырылуга — 75, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган автосәфәрдә катнашты. Алар, Уфадан кузгалып, Волгоград шәһәрен, Обливская станицасын, Морозовск һәм Белая Калитва шәһәрләрен узып, Ростов өлкәсе Тарасов райо­нының Красновка станицасына ка­дәр, ягъни дивизия узган хәрби юлларны үтте. Акциядә Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты вәкил­ләре, “Любизар” клубы әгъзалары, республиканың матбугат чаралары журналистлары катнашты.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашу барышында делегация җитәкчесе, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты әгъза­сы, тарихчы, Башкортстан дәүләт университеты доценты Нурислам Калмантаев, “Башкортостан” гәзитенең баш мө­хәр­рире Азамат Юлдашбаев, Заһир Ис­мәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының традицион музыкаль башкару кафедрасы мөдире Артур Гайсаров, “Любизар” клубы җитәкчесе Илдар Шәяхмәтов һәм башкалар чараның максаты хакында сөйләде, тәэссоратлары белән уртаклашты.
Мондый автосәфәрнең беренче тапкыр оештырылуы, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе хәрбиләренең исемнәрен ачыклап бетерү һәм мәңгеләштерү эше таләп ителүе хакында әйтелде.
— Мамай Курганында булганнан соң, зур тетрәнү кичердем, — диде, аерым алганда, Азамат Юлдашбаев. — Маршрутыбыз, Волгоградтан башланып, 150 чакрым дәвам итте. Бу юлны дивизия күп югалтулар белән ике ай дәвамында үткән. Батырларның күбесе бүген дә туганнар каберлегендә, исемнәре ачыкланмаган. Шәхсән, минем үземнең сугышка карашым үзгәрде. Анда яшәүчеләр өчен дә сугыш башкача күзаллана, алар өчен ул китаплар да, фильмнар да түгел, ә чын тормыш. Алар бүген дә яугирләр хакында истәлекне саклый, һәйкәлләрне тәртиптә тота.
Автосәфәрдә катнашучылар фике­ренчә, безгә тарихка карата игътибарлырак булырга кирәк. Бәлки, безнең дә ата-бабаларыбыз, якыннарыбыз шул сугышта башын салгандыр. Җәй саен күпме кеше шул юл аша диңгез буена ялга бара, ә сугыш үткән урында тукталып, каберлек­ләр, һәйкәлләр янында батырларны искә алу кемнәрнең генә уена килә икән...
Әле күпме яугирнең исеме ачыкланмаган... Менә шул бушлыкны бетерү максатында автосәфәрдә катнашучылар социаль челтәрләрдә “Исемлекләрдә бар...” дигән акция игълан итә. Максаты — сугышта үлеп калган дивизия яугирләренең тулы исемлеген ачыклау.
Әйткәндәй, әлеге чараны оештыруда, Ростов өлкәсе башкортларының тарихын тергезүдә подполковник, “Якташлар” мәдәни үзәгенең башкорт секторы җитәкчесе Мәхмүт Сәлимовның роле зур. Автосәфәрдә катнашучылар аңа 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе әләменең күчермәсен тапшырган.

Кире күчергәБасып чыгарырга