Кызыл таң » Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! » 15-07-2017: Изге җаннар турында мәңгелек истәлек

Изге җаннар турында мәңгелек истәлек

Изге җаннар турында мәңгелек истәлекӘлшәй районының Хәнҗәр авылында авылга нигез салучы, Ватаныбызның азатлыгы өчен барган сугышта корбан булган изге җаннар истәлеген мәңгеләштерү өчен зур эш башкарыла.

Быел, Бөек Җиңү бәй­рәме алдыннан биредә обелиск комплексы ачылды. Анда Хәнҗәр, Бакчагол авыллары тарихы чагылган, аңа нигез салучылар, күче­неп килеп яшәп китүчеләр исемлеге язылган, шулай ук Бөек Җиңүне якынайткан яугирләр, тыл батыр­ла-рының исемнәре уелган. Шунда ук авылда яшәүче-ләрнең шәҗәрәләре урын алган. Гомумән, биредә - авылның бар тарихы.
Ә кайчандыр ташландык янгын сүндерү депосы иде биредә. Авыл халкы аны биш көн эчендә сүтеп ташлады, бу урынны чүптән арындырды. Әлбәттә, мондый күмәк эшне башлап җибәрүче, оештыручы ки-рәк. Моны галим Рәсүл Миһранов, укытучы Венера Миһранова, авыл мәхәл­ләсе имамы Әнвәр Газизуллин башлап йөрде. Аларга бөтен авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар кушылды. Себер якларында эшләүче гаиләләр акчалата да, техника белән дә ярдәм итте.
...Явыз Гитлер илгә ташлангач, “Сабанчы” колхозы рәисе Насретдин Кашапов, үз урынына бригадирны калдырып, колхозның ир-егетләрен җыеп, зур олау белән Раевкага хәрби комиссариатка алып китә. Шул китүдән күпләр кайтмый. Ә авылдашлары тө-зегән обелиск комплексына аларның шаһит киткән изге җаннары сөенә кебек тоела.
Тимербулат МӘСӘЛИМОВ,
Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераны.


Кире күчергәБасып чыгарырга