Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үзең нинди — йокың шундый

06.04: Үзең нинди — йокың шундый

Үзең нинди —  йокың шундыйКешенең ничек ятуына карап, холкын чамалап була, диләр психолог­лар. Һәрберебезнең тәмләп йокыга китә торган кыяфәте бар. Ни рәвешле ятуыбыз күңел халәтенә бәйле икән. Кемгәдер чалкан яту бик кыен булырга мөмкин. Икенче берәү өчен бу рәвешле яту бөтен ару-талуларны оныттыра.

“Яралгы”
Ана карынындагы яралгы кебек йоклаучылар бар. Алар ян белән ята. Аякларын бөкләп, күкрәк турысына куя. Карават читенә килеп, стенага карап яталар. Кайбер вакытта бот араларына мендәр яки юрган читен кыстырып куялар. Мондый кешеләр үзләренә ышанмый, кемгә дә булса таянып яшәргә тели. Психологлар фикеренчә, бу рәвешле йоклаучылар көчле рухлы кешеләр ярдәменә өметләнә. Тагын шунысы да бар: хезмәт урынына тикшерү килгән, аттестация үтеп йөрүчеләр дә шундый кыяфәттә йоклый башлый икән.

“Ярым яралгы”
Ә менә ян белән ятып, аякларын бераз гына эч янына таба бөкләп, караватның ярты ягында яки кырында йокыга китүчеләр тыныч холыклы, сабыр, аек акыллы була. Мондый кешеләр язмышның авыр сынаулары алдында югалып калмый, бирешми. Алар җәмгыятьтән яклау эзләп йөрми, киресенчә, янәшәдәгеләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

Җәелеп китеп
Йөзтүбән ятып, кулларын баш очына куеп, аякларын сузып, табаннарын бераз гына аерып, карават уртасында йокларга яратучылар төгәллек ярата. Вак-төяк эшләрне дә җиренә җиткереп башкаралар һәм башкалардан да шуны таләп итәләр. Очрашуларга алдан киләләр, башкаларның да соңга калуын яратмыйлар. Бу кешеләр үзенә куйган максатны бик тиз тормышка ашыра, ниятләгән планнарыннан беркайчан да читкә тайпылмый.

“Падишаһ”
Чалкан ятып, кул-аякларын гәүдә буйлап карават уртасында йокларга яратучылар үз-үзләренә ышана. Алар бернидән дә курыкмый, башкаларны да үз артыннан әйдәп барырга тырыша. Бу рәвешле көчле кешеләр йоклый икән.

Кул-аяклар тик тормый
Кул-аякларын ни рәвешле куюыннан да кешенең холкын чамаларга була. Йоклаганда аяклары белән юрганны кочакларга яки матрас астына тыгып куярга яратучылар тормышның үзгәрүен теләми, ияләнгән гадәт белән яши­селәре килә, яңалыкка омтылмый. Ә менә караваттан аякларын бераз гына салындырып йоклаучы­ларның, кире­сенчә, тормышын үзгәртәсе килә, гадәтилектән тәмам туйганнар. Үз-үзләренә ышанмаучылар, үзләрен кулда тота алмаучылар аякларын чалыштырып йоклый. Аякларын туры итеп сузып, бергә кушып йокларга яратучылар тормыштан канәгать, алар ыгы-зыгыдан ерак йөрергә, әйләнә-тирәдә­геләргә яраклашырга тырыша.
Йоклаганда кул белән мендәр яки юрган чите тотучылар әйләнә-тирәдәге кешеләрнең ярдәменнән башка яши алмый. Чалкан ятып, башларын кулларына салып йоклаучылар – үзгә шәхесләр, акыл белән акча табучылар.

Кырыкка кырланам
Кайвакыт кеше боргалана-сыргалана торгач кына йоклап китә. Белгечләр сүзенә колак салсак, без бер төн эчендә ике-өч позада гына йоклыйбыз икән. Кеше үз гомере агышында йоклау рәвешен берничә тапкыр алмаштырырга мөмкин, диләр. Тормыш рәве­шебез яки әйләнә-тирәдә үзгәрешләр башланса, йоклый торган позабыз да үзгәрә. Мисалга, зур урында эшләүче, үзенә ышанган түрә аркасына ятып йоклый. Әмма бу урында эшләү мөмкин түгеллеген аңлаганнан соң, аңа “падишаһ” позасы уңайсыз була һәм ул, үзе дә сизмәстән, гәүдәсен башкача куеп йоклый башлый.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җырчы Дилә Нигъмәтуллинадан икмәк оеткысы
Вчера, 10:36 :: Мең дә бер киңәш
Җырчы Дилә Нигъмәтуллинадан икмәк оеткысы
Каен суы эчегез...
20-04-2018 :: Мең дә бер киңәш
Каен суы эчегез...
Кулга чәнечке кадалса
20-04-2018 :: Мең дә бер киңәш
Кулга чәнечке кадалса
Үлгән бал кортыннан... каһвә
20-04-2018 :: Мең дә бер киңәш
Үлгән бал кортыннан... каһвә
Бәби чәе
20-04-2018 :: Мең дә бер киңәш
Бәби чәе
Сынган бер көрәктән –  өч кәтмән!
20-04-2018 :: Мең дә бер киңәш
Сынган бер көрәктән – өч кәтмән!
Ачуыңны балаңда  чыгарма!
20-04-2018 :: Мең дә бер киңәш
Ачуыңны балаңда чыгарма!
Кабаклы-әфлисунлы сут
18-04-2018 :: Мең дә бер киңәш
Кабаклы-әфлисунлы сут








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»