Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кычытканнан нәрсә пешерәбез?

08.05: Кычытканнан нәрсә пешерәбез?

Кычытканнан нәрсә пешерәбез?"Усал яшел"дән кимендә өч тапкыр ризык әзерләргә әзерсезме?

Йомырка һәм май белән кычыткан

4 өлеш өчен 1 килограмм кычыткан, 4 баш суган, 6-8 аш кашыгы сары май, 4 йомырка, 8 ботак кинза, тәменчә тоз алына.

Башта кычытканны пешерәбез һәм суын саркытабыз. Туралган суганны майда кыздырып алабыз, аны туралган кычыткан, кинза, тоз белән болгатабыз һәм янә утка куябыз. Табага тугланган йомырка салабыз һәм пешереп алабыз.

Кычыткан ашы

Кычыткан, бәрәңге, үсемлек мае, суган, сарымсак, йомырка, тоз һәм аш тәмләткечләр кирәк булачак.
Кычытканны салкын суга салабыз, кайнап чыккач, талгын утта 10 минут пешерәбез. Әзер кычытканны алып, суын сыгып, турыйбыз һәм суган белән кыздырабыз. Шушы ук табада пешкән бәрәңге дә кыздырыла. Әзер массаны кычыткан шулпасына салабыз, шунда ук тугланган йомырка, сарымсак, борыч, әнис һәм базилик та юл ала.

Франкфурт салаты

Моның өчен кычыткан һәм аның янында үскән башка үләннәр алына. Шулай ук 2 йомырка, 1 баш суган, катык, тоз борыч кирәк булачак.

Үләннәр һәм пешкән йомырканы, шулай ук суганны вак кына итеп турыйбыз, тозлап, борычлыйбыз да, катык салып өстәлгә куябыз.

Бутерброд

Кычытканны иттарткыч аша үткәреп, акмай һәм кырылган керән тамыры белән бутап, икмәккә сылыйбыз.

Кычыткан котлетлары

20 грамм май, 100 грамм кычыткан, 200 грамм тары боткасы, тоз, борыч кирәк булачак.

Кычытканны кайнап торган суга салып алабыз, вак кына итеп турыйбыз һәм янә 3 минут пешерәбез. Әзер булгач, аны куе ботка белән кушып, котлетлар әвәлибез һәм майлы табага тезеп, кайнар мичкә куеп алабыз.

Грузинча салат

150-200 грамм кычытканны тозлы суда пешереп алабыз һәм турыйбыз, 50 грамм әстерхан чикләвеген тозлап төябез, туралган кинза һәм суганның барысын бергә бутап, табынга бирәбез.

Кычытканлы омлет

Туралган кычыткан белән тугланган йомырканы кушып, тозлап, кайнар табага салып, кыздырып алабыз.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тюльпан чәчкәсе эре булсын дисәң...
15-05-2018 :: Мең дә бер киңәш
Тюльпан чәчкәсе эре булсын дисәң...
Кычыткан ашы
15-05-2018 :: Мең дә бер киңәш
Кычыткан ашы
Май шифасы
15-05-2018 :: Мең дә бер киңәш
Май шифасы
Американка-көрәк  билне саклый
11-05-2018 :: Мең дә бер киңәш
Американка-көрәк билне саклый
Тиресне арыш алыштыра
11-05-2018 :: Мең дә бер киңәш
Тиресне арыш алыштыра
Яшь бәрәңге ашыйм дисәң...
8-05-2018 :: Мең дә бер киңәш
Яшь бәрәңге ашыйм дисәң...
Орлыклар тиз чыксын дисәгез
8-05-2018 :: Мең дә бер киңәш
Орлыклар тиз чыксын дисәгез








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»