Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Ир-атка әйтмә!

08.06: Ир-атка әйтмә!

Ир-атка әйтмә!“Авызың ни әйткәнне колагың ишетсен”, ди халык. Бигрәк тә ир-атлар белән сөйләшкәндә сак булырга киңәш иткәннәр. Түбәндәгеләр хакында сөйгән ярыңа, гомумән, эндәшмәвең хәерлерәк.

“Әниең ашарга пешерә белми”
Якын кешеләр арасында төрле хәлләр була. Ирегез әнисе белән үпкәләшергә дә мөмкин. Мондый вакытта аны якларга тырышып: “Әниең бигрәк холыксыз инде”, “Ашарга да пешерә белми” кебек сүзләр ычкындырмагыз. Тормыш иптәшегез белән әнисенең арасы көйләнер, ә сез әйткән сүзләр күңелдә калыр.”Әнигә каршы сүз әйтмә!” — дип кычкыруы да бар. Шуңа күрә: “Мин сине яхшы аңлыйм”, “Синең урында булсам, минем дә кәефем кырылыр иде”, — дип кенә юатырга тырышыгыз.

“Сиңа ябыгырга кирәк”
Гадәттә, хатын-кызлар тышкы кыяфәтен күбрәк кайгырта, диләр. Чынлыкта исә тәнкыйтьне ике як та бертигез рәвештә авыр кабул итә. Ирегез тазара башлавын сизәсез икән, бу хакта маңгаена бәреп әйтергә ашыкмагыз. Тузынып, өйдән чыгып китүе дә бар. Иң яхшысы — бергәләп физкультура белән шөгыльләнергә тәкъдим итегез. Ирешкән уңышлары өчен мактарга да онытмагыз. Ир — хатынның көзгесе. Шуңа күрә барысы да үзегездән тора. Бәйрәмнәрдә ирегезгә үзегезгә ошаган өс киеме бүләк итегез.

“Мин бик ямьсез күренәм”
Ир-атны тәнкыйтьләүнең сәбәбе аңлашыла, билгеле. Тормыш иптәшен тагын да матуррак итеп күрәсебез килә. Ә үзеңне ник яманларга соң? “Аякларым кәкре! Тән тирем дә сәлперәйде!” — дип зар елап утырганда: “Юк, син бик гүзәл!” — дигән җавап урынына, киресен ишетергә туры килмәгәе. Ир-ат, сез әйткәннәргә ышанып, чит-ятларга күз сала башларга мөмкин.

“Миннән бигрәк уңдың!”
Сөеклегез сез пешергән пилмәнне ярата икән, аңа бу хакта гел төрттереп торырга кирәкми. “Мондый тәмле ризыкны мин генә пешерә беләм!” — дип борын чөеп йөрү туйдырачак. Үзегезне мактауларын телисез икән, моңа сүз белән түгел, эш белән ирешергә тырышыгыз.





Басып чыгарырга



Балагызга бал бирегез!
15-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Балагызга бал бирегез!
Яхшы йоклыйм, дисәң...
15-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Яхшы йоклыйм, дисәң...
Тавык итен тәмле пешерик
15-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Тавык итен тәмле пешерик
Үги ана  яфрагы
15-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Үги ана яфрагы
Бакчачылар, бүген ял итегез!
13-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Бакчачылар, бүген ял итегез!
"Бөдрә чәчле егет" торты
8-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
"Бөдрә чәчле егет" торты
Кер юу турында
8-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Кер юу турында
Төпсез чиләктән – мич!
8-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Төпсез чиләктән – мич!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»