Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җиңел пар белән!

31.12: Җиңел пар белән!

Җиңел пар белән!Яңа ел алды мунчасы – матур традиция. Әмма бәйрәм кәефенә бирелеп, кайбер кагыйдәләрне дә онытырга ярамый. Хатын-кызлар түбәндәге киңәшләрне тотарга тиеш.

Мунчадан яшәреп чыгарга телисез икән, шифалы үләннәр төнәтмәсе кулланырга, парлангач, төренеп утырырга кирәклеген онытмагыз. Тәнгә сылар өчен битлекне алдан әзерләп куярга кирәк. Моның өчен 200 грамм тоз һәм 250 грамм бал, бөтен килеш ике лимон кирәк. Башта – тәнгә лимонның сутын, аннары битлекне сөртәбез. Икенче төрле битлек тә ясарга мөм­кин. Йомырка сарысын, бер аш кашыгы сыра чүпрәсен һәм бер чәй калагы көнбагыш маен бергә кушып бутарга, ягъни, масса эшләргә кирәк.

Миллекне дә сайлый белү мөһим. Имән миллеге, мәсә­лән, тире майлы булганда файдалы, яраларны дәвалый, кан басымын төшерә. Юкә миллеге баш авыртканда ярдәм итә, тын юлларын киңәйтә. Кызыл миләшнеке тонусны күтәрә. Ылыслы агач­лар миллеге салкын тигәндә файдалы.

Мунчага керердән элек, душта коенырга, макияжны юарга онытмагыз. Бары тик тән бераз җылынгач кына кызурак урынга менеп утырырга киңәш ителә. Башта кулларны алга сузып, йөзтүбән ятып алырга кирәк. Чабынганчы, тәнгә бераз массаж ясау файдалы. Тәүдә җылы пар бөркергә кирәк, аннары гына чабынырга була. Чабынганда мунча эченең дымлы булырга тиешлеген истән чыгармагыз.

Чабыну вакыты 5-7 минуттан артмасын. Аннары әкрен генә урыннан торып, җылы душта коеныгыз, салкынча сулы бассейнга чумарга да мөмкинсез. Әгәр бәкегә керүне яратасыз икән, салкын суда 22 секундтан да озак торуның сәламәтлек өчен куркыныч булуын белегез. Әлбәттә, мондый процедуралардан соң ял итәргә, кайнар чәй эчәргә кирәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бәрәңгене кайчан, ничек утыртырга?
25-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Бәрәңгене кайчан, ничек утыртырга?
Каен суы файдалы
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Каен суы файдалы
Татлы ризыкларны читләп үт
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Татлы ризыкларны читләп үт
Очкылык тотса, нишләргә?
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Очкылык тотса, нишләргә?
Теш сызлый...
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Теш сызлый...
Балаң ботка ашыймы?
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Балаң ботка ашыймы?
Матур тырнак нинди була?
14-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Матур тырнак нинди була?
Банан торты
14-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Банан торты








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»