Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Балыкны тоту гына түгел...

07.01: Балыкны тоту гына түгел...

Балыкны тоту гына түгел...* Балыкны су­ыт­­кычка сөт, май, эрем­чек белән янә­шә куярга ярамый, чөнки сөт ризыкларына аның тәме керә.

* Чи ба­лык­ны ит, колбаса, сыр янын­да сакларга ярамый. Чи балыкны пешергәч, микроблары юкка чыга, ә менә янында торган продуктлар авыру микрофлора белән зарар­­ланырга мөмкин.

* Туңдырылган балыкны һәм пешереп туңдырылган балык итен сакларга уйласагыз, чиста кәгазьгә төреп, аны туң­дыргычка урнаштырыгыз. Әгәр балык туң­дырыл­маган икән, ул чакта эчен-тышын чистартып, пешер­гәнче суыкта тотыгыз.

* Балык ризыкларын, консерваларны, уылдык­ны, тозлы, киптерелгән һәм ысланган балыкны суыт­кычның аскы киш­тәсендә, туң­дыргычтан ераграк урында сакларга киңәш ителә.

* Балыкны әзерләү алдыннан аның яхшы сыйфатлымы икәнен белергә кирәк. Моның өчен аны су тутырылган таска салыгыз: балык төпкә төшсә, ул иске түгел дигән сүз. Күптән түгел тотылган балыкның тәңкәләре ты­гыз, шома һәм ялтырап тора, күзләре ачык, эче кабармаган була.

* Туңдырылган балыкны салкын суда тотып та эретергә мөмкин. Минераль матдәләре югалмасын өчен 1 литр суга 7-10 грамм исәбеннән тоз кушарга кирәк.

* Балыктан саз исе кил­мә­сен, дисәгез, аны тозлы салкын суда юыгыз.

* Балык чистарту бик җиңел­дән түгел, ул кулдан шумасын өчен бармакларны тозга маныгыз.

* Балыкны кискәндә сытарга, бөгәргә ярамый, чөнки аның суты агып бетә.

* Кыздырганда ба­лык таралып бетмәсен өчен башта аны онда әвәләргә, тугл­аган йомырка сөртергә һәм тагын сохари вагында әвәләргә кирәк.

* Әгәр балыкны 15 минут алдан тозлап куйсагыз, ул кыздырганда таралып төшмәс.

* Балыктан фарш ясаганда аз гына шикәр комы да кушсаң, ул тәмлерәк була.

* Сельдь балыгы тәм­ле­рәк булсын өчен аны бераз чәйдә, яки сөттә тоталар.

* Әгәр балыкны кыздырыр алдыннан бераз сөттә тотып, онда әвә­ләсәң һәм кайнап торган үсемлек маенда кыздыр­саң, ул бигрәк тә тәмле була. Кайнар май чәч­рәмәсен, ә балык яхшырак кызсын, дисәгез, табаның өстен тишекле чүмеч белән каплап куегыз.

* Балык нык тозлы булса, аны агып торган салкын су астында яисә савыттагы суны алыштырып тотарга була. Тозлы балыкны җылы суга салырга ярамый.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тимрәүдән ничек  сакланырга?
19-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тимрәүдән ничек сакланырга?
Акча бетмәсен, дисәң...
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Акча бетмәсен, дисәң...
Кер юганда да саклык кирәк
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кер юганда да саклык кирәк
Хатын-кызга  наз кирәк!
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Хатын-кызга наз кирәк!
Кавынның кабыгы да файдалы
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кавынның кабыгы да файдалы
Пионнарны күчерер  вакыт җитте
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Пионнарны күчерер вакыт җитте
Ярып  карамыйча   белеп булмый
5-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Ярып карамыйча белеп булмый
Чебен дигән  явыздан...
29-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чебен дигән явыздан...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»