Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мәкерле терекөмеш

07.01: Мәкерле терекөмеш

Мәкерле терекөмешӨйдә градусник булырга тиеш. Чирләгәндә, үзеңне начар хис иткәндә тән температурасын градусник ярдәмендә тикшерәләр. Даруханәләрдә градусникларның берничә төре булса да, гадәттә, кеше терекөмешлесен сатып ала, чөнки ул арзан, кулланырга уңайлы. Терекөмешле градусник бул­ганда хәвефсезлек ягыннан сак булуны онытмаска кирәк. Ватылган очракта, терекөмешнең шулай аталуыннан ук күренүенчә, сыекча, чыннан да, тере, елгыр. Аның парлары сәламәтлек өчен бик зарарлы. Аеруча балалар, авырлы хатыннар өчен хәвефле. Терекөмеш хәвефлелекнең беренче классына караучы нык агулаучан матдә санала. Аның парларыннан җитди агуланырга мөмкин. Терекөмешнең парга әйләнүе 18 градустагы өй җылылыгыннан башлана.

Терекөмешле градусник ватылган очракта нәрсәләр эшләргә ярамый:

1. Иң мөһиме — тузан суырткыч белән суыртмагыз. Тузан суырткыч терекөмешне җылыта һәм бу, үз чиратында, парга әйләнүне тизләтә генә. Кечкенә матдәләр тузан суырткыч детальләрендә торып кала, шунлыктан ул агулы парлар таралу чыганагына әйләнә. Тузан суырткычыгыздан котылу юлын эзләргә туры киләчәк.

2. Себерке, щетка белән себерергә ярамый. Терекөмеш кечкенә шарчыкларга таралып, аларны эзләп табу авырлашачак.

3. Чүпрәк белән дә җыймагыз. Бу исә агулы матдә белән зарарланган мәй­данның артуына гына китерәчәк.

4. Канализация, чүп үткәргечләргә ташламагыз. Алай итеп агулы тимердән барыбер котыла алмаячаксыз. Нәтиҗәдә, үзегез генә түгел, күрше-тирә, башка кешеләр дә агулы һава сулаячак.

5. Терекөмеш җыелып бетмичә фатирда үтәли җил булдырмагыз, чөнки болай да “шук” сыекча җил ярдәмендә тизрәк таралачак.

6. Терекөмеш киемгә эләккән очракта аны кер юу машинасына салып юу бик зур хата. Бу очракта бердәнбер дөрес юл — киемне юк итү.

Терекөмешне ничек җыеп алырга соң?

Иң мөһиме — җыеп алырга кирәк. Җыймаган очракта, парга әйләнү сәбәпле, ул кешеләрне агулаячак. Тәү чиратта, бүлмә ишеген ябып, тәрәзәне ачарга һәм бүлмәне җилләтергә кирәк. Ләкин үтәли җил булдырмау зарурлыгын онытмагыз!

Аягыгызга бахилл киегез, борынны респиратор, ул булмаган очракта юеш марля белән каплагыз. Арытаба куе марганцовка эремәсе һәм сабынлы-содалы эремә әзерләгез. Ак җиһазларда марганцовканың эзе калу сәбәпле, сабынлы-содалы эремә белән эшкәртелә.

Шулай ук ике кәгазь бите, пумала, скотч, фонарь кирәк булачак. Ватылган градусник кыйпылчыкларын җыеп, сулы банкага салыгыз. Кәгазь ярдәмендә кечкенә шарларны бергә туплагыз һәм пумала белән кәгазьгә себереп кертеп, банкага салыгыз. Күзгә күренмәгән вак шарларны скотч ябыштырачак. Кулланыл­ган скотчны да банкага салырга кирәк. Фонарь белән яктыртсагыз, калган шарларны да күреп булачак.

Банканы ныклап ябып, терекөмеш җыя торган пунктка тапшыру зарур. Терекөмеш түгелгән урынны бер юганда — марганцовка, икенчесендә сабынлы-содалы эремә белән бер атна чамасы көненә 2-3 тапкыр эшкәртергә кирәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Косметика безнең түтәлләрдә
17-06-2017 :: Мең дә бер киңәш
Косметика безнең түтәлләрдә
Утчыл  күбәләк
17-06-2017 :: Мең дә бер киңәш
Утчыл күбәләк
Күзләр матур булсын, дисәң
10-06-2017 :: Мең дә бер киңәш
Күзләр матур булсын, дисәң
Сирень чәчкә атканда
10-06-2017 :: Мең дә бер киңәш
Сирень чәчкә атканда
Оеклар тишелмәсен!
10-06-2017 :: Мең дә бер киңәш
Оеклар тишелмәсен!
Кунак көе
3-06-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кунак көе
Һәр куакның  үз урыны бар
3-06-2017 :: Мең дә бер киңәш
Һәр куакның үз урыны бар
Сукыр кычыткан
20-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Сукыр кычыткан








Новости русской версии сайта



Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»