Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Салкын да, эссе дә булмасын

14.01: Салкын да, эссе дә булмасын

Салкын да,  эссе дә булмасынКышкы айларда сыер малын тәрбияләү аерым игътибар таләп итә. Алар асралган абзар эче иркен, коры һәм якты булырга тиеш. Ишек- тәрәзәләрне көнчыгышка яки көньякка каратып эшләргә кирәк. Алар төньякка караганда бина эче суык булачак һәм яшь үрчемгә салкын тиюе ихтимал. Сарай ишеге төньяктан ачылу, шулай ук, һава алышынуын тоткарлый һәм бинаның яхшылап кибүенә комачаулый.

Улак терлек аңа аяклары белән кереп баса алмаслык биеклектә булсын. Тәрәзә­ләрне ачылмалы, яктылыкны малларның артыннан яисә кырыеннан төшәрлек итеп эшләргә кирәк. Кояш яктысы һич тә аларның күзләренә туры төшәрлек булмасын. Идәнне бер якка авышрак, мал бәвеле читкә агып тәшәрлек итеп эшләгез.

Сарай эчендә температура бик түбән булса, мал азыгының күбрәк сарыф ителүен, ягъни, терлек организмына җылыну өчен энергия булдыруга китәчәген белеп торыгыз.

Сыер малының тиресен һәрвакыт чиста тотарга кирәк. Кышын тире малны салкыннан саклый. Мал тиресендәге күзәнәкләр аша организм углекислотадан һәм артык су парыннан арына. Шуңа күрә, тиренең чис­та булуы бигрәк тә сөт бирүче мал өчен аеруча мөһим.

Мөмкинлек булганда, малларны һәрвакыт чиста тотарга тырышырга кирәк. Режимны катгый үтәү мөһим – көн дә бер үк вакытта ашатырга, су эчерергә һәм саварга онытмагыз. Режимны сакламау малның сәламәтлегенә генә түгел, продутлылыгына да, сөт бирүенә дә кире йогынты ясый.

Кыш көне мал асралган бинада һава температурасы 8-12 градус булса яхшы. Әлеге күрсәткечтән югарырак булганда маллар хәлсезләнә, продуктлылык түбәнәя.

Мал асралган бинада тиешле яктылыкны тәэмин итү өчен идән мәйданының тәрәзәләрнең гомум мәй­даныннан 10-15 тапкыр зуррак булуы мотлак. Әлбәттә, тәрәзәләргә мал­ларның буе җитәрлек булмасын. Бинада асралган сыер малларының һәркай­сына 18-20 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Сарайда үтәли җил дә булмасын.

Һәр сыерга астына җәю өчен тәүлегенә 1,5 килограмм салам, 2-5 килограмм кипкән пычкы чүбе таләп ителә.
Мал асралган бина янәшәсендә, салкынлык 15 градустан түбән булмаган көннәрдә аларны иркендә йөртү өчен киртәләп алынган мәйданчык эшләгез.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тукранның гына башы авыртмый
25-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тукранның гына башы авыртмый
Сыерчык ояң әзерме?
25-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Сыерчык ояң әзерме?
Чама белсәң генә файдалы
25-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чама белсәң генә файдалы
Аяк чылангач, ничек авырмаска?
20-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Аяк чылангач, ничек авырмаска?
Бала тудырганнан соң ничек ябыгырга?
12-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Бала тудырганнан соң ничек ябыгырга?
“Әйдә, бу хакта сөйләшмибез!”
11-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
“Әйдә, бу хакта сөйләшмибез!”
Чәчкәләрне үзебез үстерик
11-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чәчкәләрне үзебез үстерик
Йокысызлыкны җиңәбез
4-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Йокысызлыкны җиңәбез








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»