Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мамыкмы, тинсулейтмы?

28.01: Мамыкмы, тинсулейтмы?

Мамыкмы,  тинсулейтмы?Кош мамыгы тутырылган куртканы кер юу машинасында гына да юарга мөмкин. Әмма бу очракта берникадәр саклык чаралары күрү киңәш ителә.

* Юганнан соң куртканы кимендә өч тапкыр чайкатыгыз, югыйсә анда төрле таплар калырга мөмкин.

* Юарга салыр алдыннан каптырмаларын эләктерегез, төймәләгез һәм куртканы эчен тышка әйләндерегез.

* Мондый куртканы 30 градуслы суда, “деликатная стирка” режимында, махсус югыч өстәмәләр салып юарга кирәк.

* Әгәр киптергән вакытта даими рәвештә каккалап (келәм каккыч кулланырга да була) торасыз икән, куртка эчендәге мамык укмашмас. Мондый куртканы кипкәннән соң аеруча яхшылап кагарга кирәк.

Дым чыгара, җылы саклый

Кием базарында тинсулейт тутыргычлы өс киеме тәкъдим ителә. Моннан 40 ел элек ул поляр тикшеренүчеләре, спортчылар, хәтта космонавтларны җылытыр өчен тегелгән булган. Бүген исә тинсулейттан тау чаңгычыларына курткалар, комбинезон, спорт, турист киемнәре, баш, аяк киемнәре, бияләйләр тегәләр. Ул бик җылы, җиңел, карда, яңгырда юешләнми. Аны юганда кайбер кагыйдәләрне истә тоту мөһим.

* Автомат кер юу машинасында юарга була. Ләкин анда салыр алдыннан яка, җиңдәге пычранган урынны кием чистарткыч белән ышкырга кирәк. Капюшонын салдырып, кесә замокларын күтәреп, куртканы кирегә әйләндереп юарга киңәш ителә.

* Суның кайнарлыгы 40 градустан артмаска тиеш.

* Кер юу программасын “деликатная стирка”, яки “ручная” дигәнгә куегыз.

* Сыгуга килгәндә, барабан минутына 600дән дә артык әйләнеш ясамаска тиеш.

* Порошок урынына сыек кер юу чаралары кулланыгыз.

* Ахырдан өстәп чайкатырга була.

* Тагын шуңа игътибарны юнәлтү мөһим: тинсулейттан тегелгән куртканы үтүкне кайнарлатмый үтүкләргә киңәш ителә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тиргәмәгез, янамагыз, куркытмагыз!
18-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тиргәмәгез, янамагыз, куркытмагыз!
Витаминнар  бик кирәк!
18-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Витаминнар бик кирәк!
Ә сез ничек итәсез!
18-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Ә сез ничек итәсез!
Ялтырап  торсын, дисәң
11-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Ялтырап торсын, дисәң
Утын сумкасы шулай ясала
11-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Утын сумкасы шулай ясала
ПЭТ бактерияләр  “ярата”
4-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
ПЭТ бактерияләр “ярата”
Шортик киеп эшкә килгән кызлар!..
4-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Шортик киеп эшкә килгән кызлар!..
“Айфон”лы  балачак
28-01-2017 :: Мең дә бер киңәш
“Айфон”лы балачак








Новости русской версии сайта

Яңа номер

21 (25025)

от 21 февраля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»