Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / ПЭТ бактерияләр “ярата”

04.02: ПЭТ бактерияләр “ярата”

ПЭТ бактерияләр  “ярата”Шәһәрдә яшәүче кайберәүләр суны сатып ала. Алар игътибар итсә, бутыльләрдә пластик төре турында язу бар. Моның турындагы мәгълүматны истә тоту бик мөһим, чөнки пластикның сәламәтлек өчен зарарлы химик матдәләр бүлеп чыгаруы билгеле. Һәр савытның төбендә билге бар. Әйдәгез, шуларның аңлатмасын ачыклыйк.

PET, яки PETE

Болар — бер тапкыр кулланылучы савытлар. Алар сыекчага авыр тимер һәм кешенең гормональ халәтенә йогынты ясаучы матдәләр бүлеп чыгара. Шулай булуга карамастан, ПЭТ — дөньяда киң кулланыла торган пластмасса төре. Алар бер тапкыр гына кулланырга яраклы. Әгәр аңа су тутырып куйсагыз, аны кулланганда организмга селтеле матдәләр һәм бактерия эләгәчәк. Тора-бара ПЭТның яшелләнүе аның бактерияләрне “яратуы” турында сөйли.

HDP, яки HDPE

Ул бернинди дә зарарлы матдәләр бүлеп чыгармаучы пластик санала. Белгечләр мондый билгесе булган савытлардан котылырга киңәш итә, чөнки ул пластик табигатьтә тулысынча эшкәртелеп бетә.

PVC, яки V

Мондый төр материалдан ясалган әйберләр хәвефле ике химикат бүлеп чыгара. Алар кешенең гормональ фонына тискәре йогынты ясый. Бу йомшак, сыгылма пластик, үсемлек мае һәм балалар уенчыкларын саклауда кулланыла. Компьютер кабельләре дә аның белән тышланган. Плас­тик торба һәм сантехника детальләре дә аңардан ясала. PVC кояш нурлары һәм һава шартларына бирешми, шунлыктан, аңардан тәрәзә рамнары һәм бакча шланг­лары ясала. Сайлау мөмкинлеге булганда, мондый төр пластиктан ясалган кулланылыш товарларын сатып алмагыз.

LDPE

Бу төр зур пластик шешә һәм пакетлар җитештерүдә кулланыла. Сакланган суга ул химик матдәләр бүлеп чыгармый.

Игътибар! Бу суга гына кагыла. Кибеттә мондый пластик савытка салынган азык-төлек сатып алмагыз, чөнки азык белән бергә йөрәк өчен зарарлы химикат ашавыгыз да ихтимал.

ПЭТ бактерияләр  “ярата”PP

Бу пластик ак яисә үтәкүренмәле була. Гадәттә, аңа сироп һәм йогыртлар тутырыла. Хәвефсез санала.

PS

Каһвә стаканнары һәм кабымлык контейнерларын җитештерүдә кулланыла. Ләкин җылытканда зарарлы химикат бүленеп чыгуы билгеле. Полистирол —пластикның арзан, җиңел, чыдам төре. Җылытылган азык һәм эчемлекләрне анда сакларга ярамый.

PC һәм махсус билгесез пластмасса

Болар — пластикның иң хәвефле төре. Аннан су өчен бутыль һәм азык-төлек контейнерлары җитештерелә. Поликарбонаттан ясалган савытта азык һәм су саклау катгый тыела. Ул эндокрин системасына зыян китерүче “Бисфенол А” дигән матдә бүлеп чыгара.

Шулай итеп, пластик савытка тутырылган ризык сатып алганда, иң беренче чиратта, сәламәтлек турында уйларга кирәк. Пыяла банкага тутырылган һәм шунда сакланган эчемлек, ризык хәвефсез дә, тәмле дә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Аяк чылангач, ничек авырмаска?
20-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Аяк чылангач, ничек авырмаска?
Бала тудырганнан соң ничек ябыгырга?
12-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Бала тудырганнан соң ничек ябыгырга?
“Әйдә, бу хакта сөйләшмибез!”
11-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
“Әйдә, бу хакта сөйләшмибез!”
Чәчкәләрне үзебез үстерик
11-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чәчкәләрне үзебез үстерик
Йокысызлыкны җиңәбез
4-03-2017 :: Мең дә бер киңәш
Йокысызлыкны җиңәбез
Мүк җиләге  ашагыз һәм...
25-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Мүк җиләге ашагыз һәм...
Казылык  шулай әзерләнә
25-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Казылык шулай әзерләнә
Тиргәмәгез, янамагыз, куркытмагыз!
18-02-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тиргәмәгез, янамагыз, куркытмагыз!








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»