Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ялтырап торсын, дисәң

11.02: Ялтырап торсын, дисәң

Ялтырап  торсын, дисәңКөнкүреш техникасын ничек чистартырга? Бу сорау күпләрне уйга калдыра. Ник дисәң, аның тиешенчә эшләмәве аркасында электр энергиясе дә күп сарыф ителә.

Чәйнек. Электр чәйнеге әкрен кайный, өстәвенә, эшләгәндә нык тавыш чыгара башлаган икән, димәк, чистартырга вакыт. Чәйнеккә су салыгыз. Ул юшкын “сырлаган” урыннарны капларлык булсын. Шуңа 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салыгыз да кайнатырга куегыз. Үзенчәлекле бер чыжылдау тавышы килә икән, димәк, чәйнегегез чистара, юшкыны куба башлаган дигән сүз. 30 минуттан соң суын түгегез дә яхшылап эчен юып алыгыз.

Кер юу машинасы. Аны юшкыннан саклар өчен кыйммәтле чистарткычлар алырга ашыкмагыз, иң яхшысы — юшкын утыртмый торган махсус кер порошогы сатып алу. Әгәр дә торбадан килә торган су бик каты икән, порошокны күбрәк салырга кирәк.

Пар үтүге. Аның пар чыгу урыны юшкын белән капланган булса, бермә-бер итеп аш серкәсе белән су салыгыз. Үтүкне кыздырып, берничә тапкыр пар чистарту төймәсенә басыгыз. Аннан соң аны түгеп, чиста су салып чайкатып алыгыз. Үтүккә кайнап суытылган яки йогышсызландырылган су гына салу кирәк.

Кофе машинасы. Мондый кыйммәтле машинаны чистартам дип аңа беркайчан да аш серкәсе салмагыз! Саласыз икән, әче тәмен алу бик кыенга туры киләчәк, кайберсеннән бөтенләй бетмәскә дә мөмкин. Аш серкәсе кислотасы машинаның пластик детальләрен “ашап”, тәмсез тәм кертмәсен дисәгез, сәүдә нокталарында сатыла торган махсус чистарткыч ярдәмендә генә юарга кирәк.

Душ кабинасы. Иң отышлы чара — юынып чыгу белән пыяла ишектә барлыкка килгән су тапларын коры чүпрәк белән сөртеп алу. Моннан тыш автомобиль тәрәзә чистарткычы (дворник) да бу эштә ярдәм итәргә мөмкин. Болай эшләгәндә бернинди дә тап калмаячак. Ә менә тапларны сөртергә өлгерми калгансыз икән, 1 стакан суга 1 чәй кашыгы аш серкәсе эссенциясе салып юып алыгыз.

Су краны. Аш серкәсе эссенциясе краннарны да ялтырата ала. Бер өлеш серкәгә өч өлеш су салыгыз да металл кран өслеген сөртеп алыгыз. Ә тутыкны бетерү өчен төнгелеккә аш серкәсе сибелгән пергамент кәгазь куеп калдырыгыз. Иртән торгач, кранны ышкып чистартырга да коры чүпрәк белән сөртеп алырга гына кала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бәрәңгене кайчан, ничек утыртырга?
25-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Бәрәңгене кайчан, ничек утыртырга?
Каен суы файдалы
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Каен суы файдалы
Татлы ризыкларны читләп үт
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Татлы ризыкларны читләп үт
Очкылык тотса, нишләргә?
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Очкылык тотса, нишләргә?
Теш сызлый...
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Теш сызлый...
Балаң ботка ашыймы?
22-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Балаң ботка ашыймы?
Матур тырнак нинди була?
14-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Матур тырнак нинди була?
Банан торты
14-04-2017 :: Мең дә бер киңәш
Банан торты








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»