Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чәчкәләрне үзебез үстерик

11.03: Чәчкәләрне үзебез үстерик

Чәчкәләрне үзебез үстерикМартта кояш яктырак карый башлау белән “Быел бакчада нинди чәчкәләр үстерергә икән?”, — дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук гөрләп чәчкәгә төренсен өчен алдан рассада үстерү юлын карарга кирәк. Мартта эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, гвоздика, брахикома, арыс­лан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния утыртырга була.

Мартта чәчкә орлыклары утырту өчен иң уңайлы көннәр: 11, 13-15, 18-19.

Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчкәләрне утырту өчен 1-2, 24-25, 28-29 март иң яхшы көннәр санала.

Чәчкәләрне орлыктан үстерү җиңел эш түгел, һәркайсының үз сере бар. Мәсәлән, петуния һәм флокс орлыклары бик вак һәм аларны үстерү зур түземлек сорый. Бу орлыкларны алдан әзерләнгән җиңел, дымлы туфрак өс­тенә берәмләп салып чыгарга һәм сак кына пульверизатордан су сипте­рергә кирәк. Өстен пленка яки пластмасс контейнер капкачы белән каплап, якты урынга куегыз. Көн дә иртән өстен ачып җилләтергә, капкачка җыелган конденсатны тазартырга онытмагыз. Орлыклар шытып чыккач та өстен ачып куярга ашыкмагыз, үсентеләр ике атна чамасы капкач астында үсәргә тиеш. Тик әледән-әле җилләтеп һәм су сибеп торыгыз.

Алиссум известь кушыл­ган җиңел, ашламага бай катнашмада яхшы үсә. Орлыкларны тигез итеп җәел­гән туфракка берәмләп салып чыгыгыз. Аларны туфрак белән күмдерергә ярамый, бары тик уч төбе белән бастырып чыгарга гына кирәк. Аннан яхшылап су сибегез һәм савытны пленка яки пыяла белән каплап, 18 градустан да түбән булмаган урынга куегыз. Үсентеләр бер атнадан баш күрсәткәч тә, өстен ачып бүлмәнең якты ягындагы тәрәзә төбенә урнаштырырга киңәш ителә. Ә инде өч чын яфрак чыккач, үсентеләрне берәмләп савытларга күчерергә кирәк.

Брахикома орлыкларын да шул тәртиптә утыртырга була. Ә менә левкой утыртканда туфрак бик коры да, нык дымлы да булырга тиеш түгел. Аның тагын бер үзенчәлеге: орлык шытып чыкмыйча, аларга су сибәргә ашыкмагыз. Үсен­те­ләр 4-5 көннән күренә башлар, шунда ук якты урынга куегыз.

Эхинацея орлыклары бик каты тышлы, шуңа да аларны шыттырып утыртырга киңәш ителә. Орлыкларны чылатылган чүпрәк­кә төреп, тәлинкәгә салыгыз. Кайбер хуҗабикәләр андый орлыкларны йомшак бәдрәф кәгазендә шыттыра. Ничек кенә булса да, орлыклар гел генә дымлы торырга тиеш. Туфракта 5-10 мм тишекләр тишеп, эхинацея орлыкларын шунда салып чыгарга һәм өсләренә юка гына итеп туфрак яки ком сибәргә кирәк. Пульверизатордан су сипкәч, савытның өстен каплап, якты урынга куегыз. Бу чәчкәнең орлыклары 13-15 градус җылылыкта да шытып чыга.

Үзегез үстергән чәчкә­ләр матур да, чагу төсле дә булачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тимрәүдән ничек  сакланырга?
19-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тимрәүдән ничек сакланырга?
Акча бетмәсен, дисәң...
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Акча бетмәсен, дисәң...
Кер юганда да саклык кирәк
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кер юганда да саклык кирәк
Хатын-кызга  наз кирәк!
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Хатын-кызга наз кирәк!
Кавынның кабыгы да файдалы
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кавынның кабыгы да файдалы
Пионнарны күчерер  вакыт җитте
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Пионнарны күчерер вакыт җитте
Ярып  карамыйча   белеп булмый
5-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Ярып карамыйча белеп булмый
Чебен дигән  явыздан...
29-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чебен дигән явыздан...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»