Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бала тудырганнан соң ничек ябыгырга?

12.03: Бала тудырганнан соң ничек ябыгырга?

Бала тудырганнан соң ничек ябыгырга?Бу - һәр хатын-кызны диярлек борчыган сорау. Буй-сынның матур һәм зифа булуы хатын-кыз өчен бик әһәмиятле.

Артык авырлык каян барлыкка килә? Иң элек йөкле хатын-кызның организмындагы процесслар, гомумән, физиологиягә бәйле бу. Гадәттә, йөклелекнең соңгы чорында баланың авырлыгы якынча 3 килограмм тәшкил итә. Нарасыйның “бассейн”ы - 1,5 килограмм тирәсе.


Циркуляциядәге кан күләменең 2 тапкырга артуын да истә тотарга кирәк. Моннан тыш, хатын-кызның башка органнары, мәсәлән, күкрәге зурая. Шулай итеп, хатын-кыз, үзе дә сизмәстән, 10-12 килога арта. Бу — норма, аннан куркырга кирәкми. Кагыйдә буларак, бала тапкач, артык авырлыкның бер өлеше бик тиз юкка чыга.

Йөкле чакта ук авырлыкны күзәтеп торырга кирәк. Табиб янына баргач, нинди вакыт аралыгында күпме авырлык җыярга мөмкин булуы турында сорагыз. Артык авырлык җыелса, туклану режимына, ризык составына игътибар итегез. Баллы ризыкны җиләк-җимешкә, яшелчәгә алыштырыгыз. Саф һавада күбрәк йөрегез. Йөкле хатын-кызлар өчен махсус күнекмәләр дә бар, фитнеска йөрүнең файдасын сизерсез.

“Ике кеше өчен ашарга кирәк” дигән киңәшкә колак салмагыз. Әйтик, тортның ике кисәге түгел, берсе дә бик җитә. Күпләр: “Йөкле вакытта гел ашыйсы килеп тора”, — ди. Андый чакта хатын-кызның нәфесен тыярга ярамый, әмма организм өчен файдалы булган, витаминлы ризыкларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Алар балага да уңай тәэсир итәчәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ана карынында ук бала тәм тоя башлый. Шуңа күрә балага җиләк-җимешләр, яшелчәләр “ашатыгыз”.

Артык авырлык белән көрәшә алмыйча, әлеге проблемага кул селтәгән әниләрнең күбесе: “Әбием дә, әнием дә таза булган”, — ди. Бу, бәлки, дөрестер, әмма генетика белән көрәшергә мөмкин. Моның өчен һәрвакыт авырлыкны күзәтергә, камыр ашлары һәм баллы ризыклардан баш тартырга кирәк.

Берәүләр баланы имезгәндә ябыкмый, икенчеләре, киресенчә, ябыгып “кибә”. Әмма моңа карап, баланы күкрәктән аеру һич дөрес түгел, чөнки моны ананың организмы гына түгел, бала да авыр кичерәчәк. Шуны истә тотыгыз: күкрәк сөтен ашату — буй-сынны тәртипкә китерү өчен яхшы ысул. Ана имезә икән, майлы запаслар юкка чыга, имезмәгән очракта, запаслар урынында кала.

Бернинди диетада да утырырга кирәкми, иң мөһиме — дөрес туклану! Диета нәтиҗәсендә балада аллергия барлыкка килергә мөмкин. Гади кагыйдәләрне истә тотыгыз: аз, әмма еш ашагыз; суны күбрәк эчегез; кыздырмагыз, томалап пешерегез; яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз; “зыянлы” ризыктан баш тартыгыз.

Көн дәвамында ял итәргә дә җитешмәгән чаклар була. Әмма бу мәсьәләгә икенче яктан карагыз. Һәр ананың физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлеге бар. Ягъни бала белән урамда йөрү, ул йоклаган арада күнегүләр башкару, кибеткә йөгереп барып кайту, бала белән бергә күнегүләр ясау һәм башкалар. Бер сәгать буе тиз-тиз атлап йөрү 3 сәгать велотренажерда шөгыльләнүне алмаштыра.

Әгәр шушы рәвешле дә артык авырлыктан котыла алмыйсыз икән, борчылырга ашыкмагыз. Балагыз өчен сез — дөньядагы иң матур әни. Аннан соң, акылның да авырлыгы бар, диләр. Әгәр ул башка сыймаса, бөтен гәүдәгә тарала! Үзегезне, якыннарыгызны яратыгыз!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тимрәүдән ничек  сакланырга?
19-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тимрәүдән ничек сакланырга?
Акча бетмәсен, дисәң...
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Акча бетмәсен, дисәң...
Кер юганда да саклык кирәк
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кер юганда да саклык кирәк
Хатын-кызга  наз кирәк!
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Хатын-кызга наз кирәк!
Кавынның кабыгы да файдалы
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кавынның кабыгы да файдалы
Пионнарны күчерер  вакыт җитте
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Пионнарны күчерер вакыт җитте
Ярып  карамыйча   белеп булмый
5-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Ярып карамыйча белеп булмый
Чебен дигән  явыздан...
29-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чебен дигән явыздан...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»