Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сусадым, су бирегез!

29.04: Сусадым, су бирегез!

Сусадым, су бирегез!Кеше организмының байтак өлеше судан торуын беләбез. Буыннарда һәм бөердә ул – 73, баш миендә – 76, канда – 83, үпкәдә 90 процент. Су бәвел һәм тир, сулыш белән дә чыга. Шуңа күрә аны даими рәвештә эчеп торырга кирәк. Организмга көнгә кимендә 6-8 стакан су керергә тиеш, ди галимнәр. Ә чынбарлыкта ул кадәр эчәбезме? Норма буенча ирләргә – 3 литр (12 стакан), хатын-кызларга 2,2 литр (9 стакан) су эчү каралган.

Организмга су җитмәүнең 10 билгесе бар:
1) Сәламәт кешенең бәвеле ачык саргылт төстә була. Кеше җитәрлек су эчмәсә, бөер бәвел аша үле кан күзәнәкләрен, агулы матдәләрне, аксымны һәм тәннән бүленергә тиешле башка зарарлы продуктларны чыгара һәм бәвел тоныклана. Шулай ук В төркеме витаминнарын, кайбер даруларны эчү, кара җиләк, чөгендер, азык буягычы кушылган ризыкларны ашау да бәвелнең төсен үзгәртә. Күбрәк су эчә башлагач, яңадан ачыграк төскә керә. Озак вакыт тонык килеш кала икән, димәк, организмда җитди үзгәрешләр бара: гепатит яисә үт куыгында таш булуы ихтимал.
2) Кеше кече йомышын тәүлеккә 6-7 тапкыр үти. Аз эчкәндә организмда чыгып киткәнне алыштырырлык су запасы булмый. Бәвел көнгә 6 тапкырдан да кимрәк бүленеп чыкканда эчүне күбәйтергә кирәк.
3) Су кытлыгы эч катуга китерә. Юан эчәклектә су җитәрлек булганда эч йомшый һәм олы йомышны үтәү җиңеләя. Эч катудан котылу өчен, су эчүдән тыш, клетчаткага бай җиләк-җимеш, яшелчә ашагыз. Эч кату эчәк ялкынсынуы, дисбактериоз, хәтта нерв киеренкелеге нәтиҗәсендә дә күзәтелә.
4) Хатын-кызлар тән тиресен шома итү, җыерчыклардан котылу өчен нинди генә кремнар кулланмый! Алар өчен акча чыгарганчы, су эчүне арттырыгыз. Тәнегез тиктомалдан ярыла яки кычыта башласа, моның сәбәбе сусызлыктан түгел микән?
5) Организмны алдап булмый, ләкин шунысы да бар: аңа ризык керде ни дә, су белән тутырдың ни! Баш миенең ачлыкны һәм сусауны җайга салу өчен җаваплы өлеше дә ялгышырга мөмкин. Кайчак бер стакан су эчеп кую урынына корсак туйганчы ашап ташлыйбыз. Ябыгырга телисез икән, ашауны азайтсагыз да, су эчүне киметмәгез. Ашыйсы килә башласа, бер стакан су эчегез. Тамак ачу 15 минуттан соң да бетмәсә, димәк, ашарга вакыт җиткән.
6) Тамак кибү – үзе үк организмга су җитмәүне күрсәтүче фактор. Сусауны басу өчен көн дәвамында аз-азлап су эчәләр.
7) Су аз эчелгәндә организм аны бөтен күзәнәкләрдән җыярга тырышачак. Сыеклык җитмәгәнлектән баш мие шактый кипши, баш авырта башлый. Бу вакытта канда, баш миендә кислород микъдары кими. Мидәге кан тамырлары киңәю шешенүгә, ялкынсынуга китерә, баш авыртуын көчәйтә.
8) Организмдагы су кытлыгы нәтиҗәсендә кан күләме азая. Тәнгә кислород һәм туклыклы матдәләр авырлык белән генә килә. Бу исә хәлсезләндерә. Андый чакта, кофены читкә куеп, чип-чиста салкын су эчегез. Йөрәгегезгә хәл кереп китәр. Кофе, чәй, газлы эчемлекләрнең берсе дә суны алыштыра алмый. Кофедагы кофеин, соктагы шикәр микъдары сусауны басмый, киресенчә, организмны киптерә.
9) Су буыннарга майлавыч матдә кебек тәэсир итә. Су җитәрлек булганда сөяк җиңел хәрәкәтләнә, җитмәсә, кимерчәк күзәнәкләренә зыян килә. Чарасын күрмәгәндә кимерчәк бөтенләй эштән чыга. Буыннар авырту үзен сиздерә башлаган икән, су эчүгә игътибар бирегез.
10) Канда су җитмәгәндә агулы матдәләр арта, шунлыктан иммун системасы көчсезләнә, кеше авырый башлый. Агулы матдәләрне, инфекцияне кудыру өчен дә суның никадәр әһәмиятле булуын аңлагансыздыр инде.

Искәрмә
Югары кан басымы, артык холестерин, симерү, йөрәк-кан тамырлары, шикәр чирләре, буыннар сызлаудан дәваланганда күбрәк су эчәргә киңәш итәләр икән, аптырап калмагыз. Һәр сәгать саен йоткалап кую өчен суны кечкенә шешәдә үзегез белән йөртегез.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Карлыганнар пешәр  вакыт җитә
22-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Карлыганнар пешәр вакыт җитә
Черкине сары куркыта
22-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Черкине сары куркыта
Керпе кунакка килсә...
15-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Керпе кунакка килсә...
Чәчләрегез  матурмы?
15-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чәчләрегез матурмы?
Тәнең майланса...
14-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тәнең майланса...
Чәчләрегез матур булсын!
10-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чәчләрегез матур булсын!
Рәйхан белән дәвалан
8-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Рәйхан белән дәвалан
Иң көчле корал –  мактау
8-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Иң көчле корал – мактау








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»