Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Гөлләргә дә шикәр кирәк

13.05: Гөлләргә дә шикәр кирәк

Гөлләргә дә  шикәр кирәкБүлмә гөлләре, бакчага чыгарып утыртасы үсентеләр яхшы үссен өчен уңдырышлы туфрак кирәклеген күпләр белә. Шуңа да кибеттән махсус туфрак сатып алып, гөл утыртып, орлык чәчеп, аның үсеп китүен көтәбез.

Әмма алар кайвакыт сулып, саргая башлый, чөнки үсемлекләргә дә витамин кирәклеген онытабыз. Ә бит алар тиешенчә үссен өчен азоты да, калие да, башкасы да кирәк. Дөрес, кайберәүләр үсентеләрне гел тукландырып тора, аларның гөлләре дә шау чәчәктә утыра. Тик күпләребез химик юл белән ашлауны өнәп бетерми. Табигый ысуллар белән дә үсемлекләрне “дәвалап” була. Банан, бәрәңге, суган кабыгы да — үсемлекләр өчен менә дигән витамин чыганагы.


Тавык тизәге
Тәҗрибәле бакчачылар аның белән бик мавыгырга ярамаганлыгын яхшы белә. Аны күп күләмдә кертсәң, үсемлекләр корырга мөмкин. Туфракны азот белән баетыр өчен тавык тизәген төнәтмә ясап кына кулланырга кирәк. Моның өчен ике өлеш тавык тизәгенә бер өлеш су салып, өсте ябулы савытта 2-3 көн әчетегез. Үсемлекләргә сипкәндә бер өлеш төнәтмәгә ун өлеш су салыгыз. Әлеге төнәтмәне “урыныннан кыймылдамый” торган гөлләргә, үсентеләргә дә сибәргә була. Аны азот җитмәгән очракта — сулган, тонык, сары яфраклы, сабаклары зәгыйфь булганда гына кулланырга киңәш ителә. Тавык тизәге төнәтмәсе фикус, диффенбахия, цитруслылар үсешенә аеруча уңай тәэсир итә.
Көл
Агач яисә салам көле калий һәм фосфорга бай. Чәчәк атканда, җимешләр барлыкка килгәндә көл белән ашларга кирәк. Бер аш кашыгы көлне ике литр кайнар суга салып болгатып, 24 сәгать төнәтегез, аннан сөзеп, суын сибегез. Көл суын барлык яшелчәләргә, бүлмә гөлләренә дә сибәргә мөмкин.
Банан кабыгы
Бананда калий барлыгы күпләргә мәгълүмдер. Шуңа күрә бакчачылар банан кабыгын ташламый, ә үсентеләрне ашлау өчен файдалана. Кемдер аның кабыгын башта киптереп, аннан порошок ясап, гөлләр һәм үсентеләрне күчереп утыртканда файдалана. Ә кайбер бакчачылар 2-3 банан кабыгын 3 литр суга салып, өч тәүлек төнәтәләр дә, сөзеп, шуны үсемлекләргә сибәләр.
Банан ашламасы томат, борыч, баклажан, роза, цикламен, бегония, миләүшә һәм башка гөлләргә файдалы. Гөлләр чәчәккә бөреләнгәч тә бананлы су сибәргә онытмагыз.
Йомырка кабыгы
Микроэлементлар чишмәсе ул. Күп кенә бакчачылар йомырка кабыгын кыш буе җыеп бара һәм, ваклап, бакчага сибә. Аны үсентеләрне күчереп утыртканда да файдаланырга була. Ә менә йомырка кабыгын суга салып тотсаң, аннан күкертле водород бүленеп чыгачак. Аның исе күпләрнең күңеленә хуш килмәсә дә, үсемлекләр өчен менә дигән витамин.
Әлеге төнәтмәне әзерләү өчен өч литр кайнар суга 3-4 йомырка кабыгын ваклап салырга да, өстен каплап, караңгы җылы урында өч көн тотарга кирәк. Ул аеруча баклажан, томат, борыч, лимон, кипарис, петунья, замиокулькас, диффенбахия өчен файдалы.
Каһвә чүбе
Аны ташларга ашыкмагыз, иренмичә киптереп барыгыз да, гөлләрне күчереп утыртканда, орлык чәчкәндә туфракка кушыгыз. Каһвә туфракны йомшарта, суны яхшы үткәрергә ярдәм итә, макро- һәм микроэлементлар, аеруча азот белән баета. Каһвә чүбен помидор һәм баклажан утыртканда кушсаң яхшы. Шулай ук кыяр, роза, азалия, камелия, гортензия үсентеләрен дә “дәвалау” сәләтенә ия.
Суган кабыгы
Ул, туфракны тукландырып кына калмыйча, корткычларны да юк итәргә сәләтле. 20 грамм суган кабыгын биш литр кайнар суга салып, 4 көн дәвамында төнәтегез, аннан сөзеп, суын сибегез. Суганлы суны яшелчәләр үстергәндә кулланырга кирәк.
Бәрәңге кабыгы
Үсемлекләрнең орлыкларында, бүлбеләрендә, суганчаларында юкка гына крахмал тупланмый. Алар өчен крахмал — “азык склады”. Моны яхшы аңлаучы бакчачылар бәрәңге пешкән суны чыгарып түкми, яшелчәләргә генә түгел, бүлмә гөлләренә дә сибә.
Шикәр
Аны кешеләр генә түгел, үсемлекләр дә ярата. Баксаң, аларның үсеше өчен дә глюкоза кирәк икән. Шуның өчен атнага бер тапкыр булса да үсемлекләрне шикәр белән “сыйларга” кушалар.
Моның өчен гөл чүлмәгенә бер чәй калагы шикәр комы салып, су сибәргә, яки ике чәй калагы шикәр комын бер стакан суда болгатып, ширбәт итеп бирергә мөмкин. Даруханәдән глюкоза сатып алырга да була. Бер төймә глюкозаны бер стакан суга кушып, айга бер тапкыр сибәргә кирәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сукыр кычыткан
20-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Сукыр кычыткан
Кишер үстерү серләре
20-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кишер үстерү серләре
Дөрес юыгыз!
20-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Дөрес юыгыз!
Җитди чорны ничек үтәргә?
20-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Җитди чорны ничек үтәргә?
Бакчагыз  матур булсын!
13-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Бакчагыз матур булсын!
Май коңгызына – кушбаш!
13-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Май коңгызына – кушбаш!
Күз кабагы ник тартыша?
13-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Күз кабагы ник тартыша?
Чебешне ничек  сайларга?
6-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чебешне ничек сайларга?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»