Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җитди чорны ничек үтәргә?

20.05: Җитди чорны ничек үтәргә?

Җитди чорны ничек үтәргә?Яз – тирә-як яшеллеккә күмелгән, табигать җанланган мизгел. Ә кешелек дөньясында, киресенчә, ару-йончу күзәтелә. Әлеге хәл бигрәк тә укучы балаларда үзен нык сиздерә. Алар еш кына хәл юклыкка, баш авыртуга зарлана. Ә алда авыр сынаулар көтелә – контроль эшләр, имтиханнар. Балалар өчен җитди бу чорны ничек җиңеләйтергә?

1. Йончу көндәлек режимны үтәмәүче балаларда еш күзәтелә. Бала вакытында йокларга ятсын, вакытында уянсын. Әгәр ул икенче сменада укый һәм төшкә кадәр йокы симертә икән, бу да организмга начар йогынты ясый.
2. Хәрәкәт аз булу да хәлсезлеккә китерә. Яшь организмга көн саен саф һавада уйнарга, йөгерергә кирәк.
3. Башлангыч сыйныф укучыларын көндезге 1-3 сәгать аралыгында ял иттерү, йоклату мөһим. Ял вакыты 45 минуттан да ким булмасын.
4. Укучыларның уку елы ахырында хәлсезләнүенең тагын бер сәбәбе – әти-әниләрнең аларны һәр­вакыт беренче булырга өндәп, тиргәп, тарткалап торуы. Баланың укуда да, спортта да, җыр-биюдә дә алдынгы булырлык резервы юк. Планканы ул кадәр югары кую кирәкми.
5. Психологлар балаларны ике төргә бүлә. Беренчеләре – импульсив, җитез, хәрәкәтчән булса, икенчеләр акрын, озак уйлый һәм эшли. Балагызны аңларга, аның шәхси сыйфатларын исәпкә алырга тырышыгыз.
6. Сезнең сабыегызда ялкаулык күзәтеләме? Әгәр ул вакыт-вакыт кына күренсә, бер дә зыян түгел. Ә инде озайлы ялкаулык сагаерга мәҗбүр итә. Димәк, аның тормышында, әйләнә-тирәсендә нәрсәдер дөрес оештырылмаган.
7. Туклануга игътибарлы булыгыз. Рационга ит, яшелчә, җимешләр, яшел тәмләткечләр кертегез. Гөлҗимеш, мүк, нарат җиләкләре салып кайнатылган компот яз көннәрендә аеруча файдалы.
8. Әгәр ул татлыга еш тартыла икән, тыймагыз. Әлбәттә, аллергиясе булмаган очракта. Шоколад – углеводлар чыганагы, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Чын шоколадтагы кайбер матдәләр стресс вакытында аеруча файдалы.
9. Бала кичтән йоклап китә алмый азапланса, ванна кертегез, ятар алдыннан җылы сөт эчерегез. Ә иң мөһиме – аның белән бераз сөйләшергә, тынычландырырга вакыт бүлегез.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сукыр кычыткан
20-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Сукыр кычыткан
Кишер үстерү серләре
20-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кишер үстерү серләре
Дөрес юыгыз!
20-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Дөрес юыгыз!
Гөлләргә дә  шикәр кирәк
13-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Гөлләргә дә шикәр кирәк
Бакчагыз  матур булсын!
13-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Бакчагыз матур булсын!
Май коңгызына – кушбаш!
13-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Май коңгызына – кушбаш!
Күз кабагы ник тартыша?
13-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Күз кабагы ник тартыша?
Чебешне ничек  сайларга?
6-05-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чебешне ничек сайларга?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»