Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Рәйхан белән дәвалан

08.07: Рәйхан белән дәвалан

Рәйхан белән дәваланРәйхан (базилик) — бик көчле дәвалау үзлегенә ия үсемлек. Һиндстанда аңа изге үсемлек дип карыйлар, хәтта табыналар да. Рәйхан организмны йогышлы авырулар, вируслар, зыянлы бактерияләрдән саклый. Ул йогышсызландыру чыганагы да булып тора. Составында эфир майлары, В1, В2, РР витаминнары, аскорбин кислотасы бар.

Бәвел һәм бабасырны куа торган чара булып исәпләнә. Иммун системасын ныгыта. Рәй­ханның яман шешкә каршы тәэсир итү сыйфаты бар. Ул авыз куышлыгындагы җәрә­хәтләрне тө­зәтергә ярдәм итә. Астма белән авыручыларның сулыш алуын җиңеләйтә, канда холестерин күләмен ки­метә. Авыз куышлыгындагы начар ис чыгаручы, кариеска китерүче бак­терияләрнең 99 процентын үтерә. Бөерләрне чистарта һәм бәвел кислотасы дәрәҗәсен киметә. Билгеле булуынча, ул кислота бөерләрдә таш ясалуга китерүче чыганак булып тора. Рәйханда эфир майлары компонентлары ташларны эретергә ярдәм итә.
Бу үсемлек бактерияләр һәм вируслар тәэсирендә күтәрелгән тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Мәсәлән, грипп белән авырганда. Какрык чыгару сыйфаты булганлыктан, салкын тигәндә һәм йөткергәндә яхшы нәтиҗә бирә.
Үсемлектә баш авыртуын басучы табигый анальгетиклар да бар.
* Грипп белән авырганда көн саен 3 тамчы рәйхан маен бал белән кабул итәргә кирәк.
* Тамак төбе ялкынсынганда 4 балкашык кипкән рәйхан яфрагын 250 миллилитр суда 20 минут кайнатып алырга һәм суытып сөзәргә. Җылымса кайнатма белән тамак чайкатырга.
* Бөердә таш бул­ганда 250 миллилитр кайнар суга 2 аш кашыгы рәйхан чәчәкләрен салып, кайнау хәленә җиткерергә һәм сөзәргә кирәк. Аны җылы килеш эчәләр.
* Колак ялкынсынуы, отит булганда, 500 миллилитр кайнар суга 2 аш кашыгы кипкән рәйхан яфраклары салалар. Сүрән утта кайнарлап, 10 минут суытканнан соң, сөзәләр. Авырткан колакка компресс ясарга була.
Рәйханны йөкле хатын-кызларга, эпилепсия бе­лән авыручыларга, ин-
­сульт, инфаркт кичергән кешеләргә, гипертония, йөрәк ишемиясе, тромбофлебит һәм шикәр диабеты белән интегүчеләргә кулланырга ярамый. Аның составында терекөмеш кушылмалары бар. Ул микробларны үтерүгә сә­­­-
ләтле. Ләкин шул ук вакытта аннан әзерләнгән препаратларны 3 атнадан артык һәм зур күләмдә кулланырга киңәш ителми.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Карлыганнар пешәр  вакыт җитә
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Карлыганнар пешәр вакыт җитә
Черкине сары куркыта
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Черкине сары куркыта
Керпе кунакка килсә...
15-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Керпе кунакка килсә...
Чәчләрегез  матурмы?
15-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чәчләрегез матурмы?
Тәнең майланса...
14-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тәнең майланса...
Чәчләрегез матур булсын!
10-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чәчләрегез матур булсын!
Иң көчле корал –  мактау
8-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Иң көчле корал – мактау
Гөмбә ашап агулансаң...
1-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Гөмбә ашап агулансаң...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»