Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чәчләрегез матур булсын!

10.07: Чәчләрегез матур булсын!

Чәчләрегез матур булсын!
Чәчләр коелу, аларның төссезләнүе һәркемне зур борчуга сала. Моны сизгән хатын-кыз шундук баш тиресенә төрле маска, кремнар буярга тотына. Әмма болай дәваланудан алда чәч коелуның сәбәбен ачыкларга кирәк. Чәчләрнең хәле төрле стресс кичерүләргә, дөрес тукланмауга, башка сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин.


Проблема туклануга бәйле икән, менюга игътибар итәргә, аны үзгәртергә, витаминнарга бай ризыклар сайларга кирәк. Яшелчә-җимешләрне күбрәк ашарга, табигый сутлар эчәргә. Организмыгызга тутыя, кальций, А, Е, D төркемендәге витаминнар җитешмидер, бәлки? Тәмәке тартудан тыелыгыз, һичьюгында бу гадәтегезне киметегез. Никотин тән, чәч һәм тырнак торышына зур зыян сала.

Стресс чәчләргә, шулай ук, начар йогынты ясый. Бу очракта җиңелчә генә тынычландыручы матдәләр кулланыгыз. Күңелегез тыныч булмаса, нинди генә маска эшләсәгез дә, аның файдасы булмаячак.

Чәч коелуның сәбәбен ачыклагач, дәвалауны башлагыз. Маска атнасына ике тапкыр эшләнә. Берничә төрле маска тәкъдим итәбез.

Әрекмән маскасы. Суган суты, коньяк һәм әрекмән төнәтмәсеннән кушылма эшләп, чәч төбенә уарга кирәк. Башны тастымалга урап, ике сәгать тотарга, аннан юарга.

Керәннән маска. Керән тамырын угычтан яки итүткәргеч аша үткәрергә, шуның белән чәч төпләрен ышкырга, тастымал урарга һәм ярты сәгатьтән юарга.

Алоэ белән маска. Аны эшләү өчен алоэ суты, бал һәм 1 йомырка сарысы кирәгәчәк. Боларны яхшылап бутап, баш тиресенә сөртәргә, төрергә, ярты сәгатьтән юарга.

Баллы маска. Зәйтүн маен бер үк күләмдә бал белән кушарга һәм чәч төпләренә буярга. 15 минуттан җылы су белән юып төшерергә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Карлыганнар пешәр  вакыт җитә
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Карлыганнар пешәр вакыт җитә
Черкине сары куркыта
Сегодня, 00:00 :: Мең дә бер киңәш
Черкине сары куркыта
Керпе кунакка килсә...
15-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Керпе кунакка килсә...
Чәчләрегез  матурмы?
15-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чәчләрегез матурмы?
Тәнең майланса...
14-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тәнең майланса...
Рәйхан белән дәвалан
8-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Рәйхан белән дәвалан
Иң көчле корал –  мактау
8-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Иң көчле корал – мактау
Гөмбә ашап агулансаң...
1-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Гөмбә ашап агулансаң...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»