Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Черкине сары куркыта

22.07: Черкине сары куркыта

Черкине сары куркытаОзакка сузылган салкын яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр утырып китәр сыман. Әмма җылы җәйнең ямен черкиләр дә бозучан. Кичке якты бакчада эшләүчеләргә аеруча кыен. Капка төбендә кич утырып керим дисәң кәефне шулар боза. Кул астында черкигә каршы спрей-мазар булса ярый ла. Булмаса нишләргә?

1. Ванильле крем. Моның өчен балалар кремына бер кап ванилин кушып бутарга кирәк. Урамга чыкканда әзер кремны сөртсәң, күңелең тыныч булыр. Ванильле катнашманың да файдасы тими калмас. Аны бер литр салкын суга бер кап ванилин салып ясыйлар. Бу катнашманы пульверизатор ярдәмендә киемгә сиптерәсе генә кала.
2. Канәфер суы. Биш грамм коры канәфер чәчәген бер стакан кайнар суга салып ут өстенә куегыз. Суы кайнап чыккач, аны тагын 10-15 минут тотарга кирәк. Суынгач, әлеге катнашманы одеколонга кушып, урамга чыгар алдыннан сибенсәгез, черкиләр читләтеп үтәр.
3. Эфир майлары. Чәй агачы, әнис, яран гөл (герань), ала миләүшә (лаванда) һәм эвкалипт мае да черкинең төп дошманнарыннан санала. Шуңа күрә балалар кремына кушып, тәнегезгә сөртсәгез дә файдасы булыр.
4. Учак исе дә бөҗәкләрне куркыта. Анда алда санап үтелгән майларны да кушсагыз, нәтиҗәсе икеләтә сөендерер. Учакка артыш ботагы ташласагыз да була.
5. Балык мае дигәнгә үк күпләр борын җыерган була. Ни гаҗәп, черкиләр белән дә шул ук хәл икән. Шуңа күрә урамга, яисә табигатькә чыкканда тәнгә балык мае сөртү дә файдалы.
6. Әрем. Черкигә каршы көрәштә бу үсемлек белән дә “дуслашырга” туры киләчәк. Бер уч әрем тамырын ваклап турап, бер литр суга салып кайнатыгыз. 30 минут төнәткәннән соң суынган кайнатманы тәнгә сөртергә киңәш ителә.
7. Сары киемнән урамга чыксагыз да черкиләр һөҗүменнән котыла алачаксыз.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тимрәүдән ничек  сакланырга?
19-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тимрәүдән ничек сакланырга?
Акча бетмәсен, дисәң...
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Акча бетмәсен, дисәң...
Кер юганда да саклык кирәк
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кер юганда да саклык кирәк
Хатын-кызга  наз кирәк!
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Хатын-кызга наз кирәк!
Кавынның кабыгы да файдалы
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кавынның кабыгы да файдалы
Пионнарны күчерер  вакыт җитте
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Пионнарны күчерер вакыт җитте
Ярып  карамыйча   белеп булмый
5-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Ярып карамыйча белеп булмый
Чебен дигән  явыздан...
29-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чебен дигән явыздан...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»