Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ярып карамыйча белеп булмый

05.08: Ярып карамыйча белеп булмый

Ярып  карамыйча   белеп булмыйҖәй җиткәнен кавын-карбыз сезоны башланудан белеп була. Кибетләрдә инде ул күптәннән күренә. Адым саен сатсалар да, гел генә тәмлесе эләкми. Карбызның ниндиен сатып алырга соң?

Яшелчәме, җиләкме?
Әлеге үсемлек безнең эрага кадәр 1500 ел элек барлыкка килгән. Ул чорда ук Борынгы Римда аннан бал кайнатканнар, тозлаганнар. Европа илләрендә ул ХI-ХII гасырларда тарала башлый. Галимнәр исә әле дә аның җиләкме, яшелчәме икәнен ачыклый алмый азаплана.
Ашыккан — ашка пешкән
Кавын-карбызны кибет белән базарда гына түгел, юл буенда да саталар. Бел­гечләр аны мондый урыннардан алмаска киңәш итә. Баксаң, хикмәт машиналардан чыккан сөремдә генә түгел икән. Сабагыннан өзелгән кавын-карбыз кояш астында торырга тиеш түгел. Урамдагы сатучылардан алырга уйласагыз, күлә­гәле җирдә сакланганына өстен­лек бирегез. Ярыгына якын да килмәгез. Бу — инфекция чыгана­гы. Өлгер­гәнгә ярылган, дигән сүзләргә дә ышанмагыз. Карбыз эчендә инфекция бик тиз таралучан. Өл­гергәнлеген белү өчен дә кайберәүләр сатучыдан кисеп күрсәтүен сорый. Бу шулай ук рөхсәт ителми. Төрле эчәк авырулары килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин.
Табиблар, иртә җәйдән карбыз ашамаска киңәш итә. Нитратлар ярдәмендә үскән бу нигъ­мәт белән агулану куркынычы зур. Шуңа күрә бик нык ашыйсыгыз килсә дә, август уртасына кадәр сабыр итәргә тырышыгыз. Бу аеруча йөкле ханымнарга, балаларга кагыла. Гому­мән, балаларга кавын-карбыз ашатканда сак булу сорала.
Әгәр дә инде бик тә авыз итәсегез килә икән, аның уртасын гына ашарга тырышыгыз. Нитратлар, ка­гыйдә буларак, аның кабыгына туплана икән. Гому­мән, кабык якын җирен ашамагыз.
Сайларга өйрәнәбез
Ничек кенә тырышсак та, карбыз-кавынның өлгер­гәнме, түгелме икәнлеген барыбер белеп булмый. Гәрчә бик белдекле кыяфәт белән сайлап алсак та. Дөрес, халык арасында төрле юраулар, уйдырмалар йөри.
Беренче уйдырма. “Кыз” карбыз тәмлерәк. Чәчәктән карбыз формалашкан җирендәге “кендеге” зур була икән, димәк, ул – “кыз”, мондые тәм­лерәк тә, баллырак та. Баксаң, бу белгечләр телендә анатомик кимчелек дип атала. Ул карбыз тәменә, өлге­решенә бернинди дә йогынты ясамый.
Икенче уйдырма. Коры сабагы аның күптән өзелгән булуын аңлата. Карбызның бу сабагы кипкән икән, димәк, ул өлгергән. Ә менә яшел төстә булса, өлгерүен дәвам итә, ашарга иртәрәк. Бу бакчадан өзеп алучылар өчен генә киңәш.
Өченче уйдырма. Ялтырап торучы, каты кабыклы, сырлары, рәсемнәре ачык булу – өлгергәнлек билгесе. Ә менә төссез кабыклысын алырга киңәш ителми. Чынлыкта, кабык төсе сортына карап төрлечә булырга мөмкин. Өлгерүенә бернинди дә йогынты ясамый. Шунысын да онытмыйк: карбыз матур булып күренсен өчен, сатучылар әллә нинди хәй­ләгә барырга, аны гел майлап, сөртеп торырга да мөмкиннәр.
Дүртенче уйдырма. Карбызга сугып карагач, яңгыравыклы түбән тавыш чыгарга тиеш. Югары тавыш аның өлгермәвен әйтә. Әгәр дә саңгырау тавыш ишетелсә, артык өлгерүен белдерә. Карбызны учыгызга алып кысып карагыз, чатнау тавышы ишетелә икән, курыкмыйча алырга була. Тик, ни кызганыч, мондый билгеләр белән генә карбызның халәтен ачыклап булмый. Тавыш­ның яңгыраумы, саңгы­раумы икәнен дә күплә­ребез аңламый.
Бишенче уйдырма. Яхшы карбызның җирдә яткан өлеше ак булырга тиеш. Саргылт, җирәнсу төсләр аның сыйфаты - уртача, яшькелт тап җирдә күп ятмавын, өлгермәвен аңлата. Бу таплар гына карбызга тулы бәя була алмый.
Ни кызганыч, күпме генә тырышсак та, карбызны дөрес сайлау катлаулы мәсьәлә булып кала. Бары тик ярып, татып карагач кына, аның ниндилеге күренәчәк. Нәкъ менә бу вакытта бик сак булырга кирәк. Әгәр дә аннан яңа чапкан печән кебек хуш ис килми икән, бу аның сыйфатлы түгеллеген белдерә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тимрәүдән ничек  сакланырга?
19-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Тимрәүдән ничек сакланырга?
Акча бетмәсен, дисәң...
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Акча бетмәсен, дисәң...
Кер юганда да саклык кирәк
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кер юганда да саклык кирәк
Хатын-кызга  наз кирәк!
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Хатын-кызга наз кирәк!
Кавынның кабыгы да файдалы
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Кавынның кабыгы да файдалы
Пионнарны күчерер  вакыт җитте
12-08-2017 :: Мең дә бер киңәш
Пионнарны күчерер вакыт җитте
Чебен дигән  явыздан...
29-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Чебен дигән явыздан...
Карлыганнар пешәр  вакыт җитә
22-07-2017 :: Мең дә бер киңәш
Карлыганнар пешәр вакыт җитә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»