Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Һава торышы үзгәргәндә

30.09: Һава торышы үзгәргәндә

Һава торышы үзгәргәндәҺава торышындагы кискен үзгәрешләргә сизгер кешеләргә авырлыклар туып кына тора. Рәсми мәгълүматларга караганда, дөньяда һәр өч кешенең берсе бүген организмының әнә шундый үзенчәлеге аркасында җәфалана икән. Табиблар остеохондроз, бил сызлау, полиатрит, подагра, артроз белән интегүче, кан тамырлары, буыннары авыру кешеләргә һава торышы кискен үзгәргәндә аеруча сак булырга киңәш итә. Бу чорда, гадәттә, нәкъ менә шушы чирләр “баш калкыта”.

Һава басымы, температурасы, магнит кырындагы үзгәрешләр иң беренче чиратта башка “бәрә”. Кешенең башы әйләнә, күңеле болгана. Кайберәүләр хәтта һуштан язып егылырга да мөмкин. Йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интегүчеләргә сулыш алуы кыенлаша, баш чигәсеннән “кыса”. Кайберәүләрнең бармаклары оеп, күз төбе каралып китәргә мөмкин. Мондый билгеләр, гадәттә, салкын һаваны җылысы алыштырганда күзәтелә. Җылы һава агымы урнашканда үпкә, йөрәк-кан тамыры авырулы кешеләргә икеләтә кыен. Атмосфера басымы югары булган көннәрне гипертония белән авыручы, сидек һәм үт куыгында таш булганнар авыр кичерә.
Һава торышы үзгәргәндә үзеңне начар хис итүгә сәламәт яшәү рәвеше алып бармау да сәбәпче булырга мөмкин, ди белгечләр. Бу бәйлелек нәселдән дә күчә ала. Моның төп сәбәбен ачыклау өчен үзеңне начар хис итә башлауга ук табибка мөрәҗәгать итү зарур. Ник дигәндә, һава торышы үзгәрешләренә бәйлелек — мөстәкыйль чир түгел. Ул организмдагы башка хилафлыклар турында да сөйләргә мөмкин.
Мисал өчен, җылы көннәрдән соң кинәт кенә яңгырлар башланганда баш авыртуына чыдый алмаучыларның кан тамырлары кысылган булуы ихтимал.
Тиз арада табибка барып күренергә мөмкинлек булмаса нишләргә? Табиблар өй шартларында гына хәлне җиңеләйтү өчен берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш итә. Һава торышы үзгәрүгә кан басымы күтәрелсә, муен-җилкә өлешенә массаж ясарга кирәк. Аякларны горчицалы суга тыгып утырсагыз да файдасы тими калмас. Урамда мөмкин кадәр озаграк йөрергә тырышыгыз. Көнгә берничә тапкыр физик күнегүләр ясау да артык булмас. Андый чакта В, РР, С витаминнары эчсәгез дә хәлегезнең яхшыруы сизелер. Әлеге гомуми кагыйдәләрнең файдасы тимәсә, түбәндәге киңәшләргә колак салу зарур:
* Көнегезне контраст душ керүдән башлагыз.
* Артык майлы ризык ашаудан тыелып торсагыз да зыян итмәс. Әче сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, ба­лык, диңгез ризыкларына өстенлек бирегез.
* Башыгыз авырта башлау белән дару кабарга ашыкмагыз. Һава торышы үзгәрешенә бәйле баш авыртуы колак йомшагын массажлап, эфир майлары белән песи үләненнән ингаляция ясагач та бетәргә тиеш.
* Һава торышы үзгәргән көнне синтетик, йон һәм мех киемнәрдә йөрү киңәш ителми.
* Яз-көз айларында массажга йө­реп алсагыз да була.





Басып чыгарырга



Күзләрегез арымасын
Вчера, 16:48 :: Мең дә бер киңәш
Күзләрегез арымасын
Абрикосның 10 файдасы
19-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Абрикосның 10 файдасы
Балагызга бал бирегез!
15-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Балагызга бал бирегез!
Яхшы йоклыйм, дисәң...
15-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Яхшы йоклыйм, дисәң...
Тавык итен тәмле пешерик
15-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Тавык итен тәмле пешерик
Үги ана  яфрагы
15-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Үги ана яфрагы
Бакчачылар, бүген ял итегез!
13-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
Бакчачылар, бүген ял итегез!
"Бөдрә чәчле егет" торты
8-06-2018 :: Мең дә бер киңәш
"Бөдрә чәчле егет" торты
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»