Кызыл таң » Мең дә бер киңәш » 16-04-2018: Сарымсаклы “рафаэлло”лар

Сарымсаклы “рафаэлло”лар

Сарымсаклы “рафаэлло”ларКирәк:
3 йомырка;
2 плавленный сыр (мин “Орбита” дигәнен алдым);
100 грамм каты сыр;
6-7 тырнак сарымсак;
1 кап краб таякчыклары.


Эш барышы
1. Йомыркаларны, сырны, карб таякчыкларының өчтән бер өлешен уртача зурлыктагы кыргыч аша үткәрәбез.
2. Шуңа кыскыч аша үткәрелгән сарымсак кушабыз, майонез салып болгатабыз.
3. Арытаба шарчыклар әвәлибез.
4.”Шарчыклар"ны калган краб таякчыкларында тәгәрәтеп алабыз.
5. Сарымсаклы “рафаэлло”лар әзер! Салат яфраклары өстенә тезеп, табынга бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Кире күчергәБасып чыгарырга