Кызыл таң » Мең дә бер киңәш » 16-04-2018: Җимеш пирогы. Юк ла, "Бәйрәм" пирогы!

Җимеш пирогы. Юк ла, "Бәйрәм" пирогы!

Җимеш пирогы. Юк ла, "Бәйрәм" пирогы!Кичә күрәгәләр, йөземнәр белән тортымны бизәгәндә кызым: “Син, әни, соңгы вакытта җимеш пирүге пешерми башладың әле”, — дип әйтеп куйды. Миңа бу сүз җитә калды. Кичәге торттан йөземнәр, күрәгәләр артып калудан файдаланып, бүген менюга җимеш пирүген керттем.

Кирәк:
эчлеккә
100 грамм коба йөзем;
100 грамм сары йөзем;
100 грамм күрәгә;
1,5 стакан йөзем.
ярты кап акмай.
Камырга
1 кап акмайның өчтән бер өлеше;
1 йомырка;
2 аш кашыгы майонез;
чирек стакан сөт;
чама белән он.
Эш барышы:
1. Күрәгә белән йөземне юабыз, саркытабыз.
2. 3 стакан су салып, 1, 5 стакан дөгене пешереп алабыз. Пешергәндә бармак башы кадәр генә акмай, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы салабыз.
3. Арытаба камыр эшенә тотынабыз. Башта 1 йомырка салып туглыйбыз. Шуңа эретеп суытылган акмай, майонез, сөт, чеметем тоз салып, камыр басабыз.
4. Камырның зуррак өлешенә эчлекне җәеп салабыз, өстенә юка гына итеп киселгән акмай тезәбез, камырның читләрен ябыштырып чыгабыз.
5. Алдан кыздырырга куелган духовкада өсте алсуланганчы пешереп алабыз.
6. Җимеш пирүге белән тәмләп чәй эчәбез.

Кире күчергәБасып чыгарырга