Кызыл таң » Мең дә бер киңәш » 13-06-2018: Бакчачылар, бүген ял итегез!

Бакчачылар, бүген ял итегез!

Бакчачылар, бүген ял итегез!Бүген — 13 июньдә Яңа ай туачак.

Мондый көнне бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

Әгәр инде ял итә белмисез икән, ул чагында зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш башлагыз. Бу эш нәтиҗәле булыр.

14-15 июнь бакча эшләре белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы көннәр. Кысла йолдызлыгында булган Ай үсә башлаганда чәчкән, утырткан яшелчә мул уңыш бирәчәк.

Иртәгә ачык туфракка - кыяр, ташкабак, тәрәзә төбендә җәйге җылы көннәрне көтеп утырган помидор, борыч үсентеләрен чыгарып утыртырга була.

Кире күчергәБасып чыгарырга