Кызыл таң » Мең дә бер киңәш » 20-05-2017: Кишер үстерү серләре

Кишер үстерү серләре

Кишер үстерү серләреКүпчелек бакчачылар кишернең әфлисун төслесен үстерергә ярата. Соңгы елларда аның сары, көрән, зәңгәр, кызыл, кара, чия кызыл төстәгеләре дә популярлашып бара. Кишернең төрле төстә булуы нәрсәне аңлата соң?

* Әфлисун төслесе каротинга, яки А провитаминына бай;
* Сары төсне кишергә лютеин пигменты бирә;
* Көрән, зәңгәр, кызыл, кара төсләр антоцианнар булуын күрсәтә;
* Чагу кызыл тамыразыкларда ликопин күп була;
* Чия кызыл кишер бетаинга бай.
* Шуңа да төрле сорттагы һәм төстәге кишер үстерү — күңел өчен генә түгел, ә рационны баету да. Кишер мул, төз һәм матур булсын дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.
* Кишерне җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый.
* Урынын сайлаганда, помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган ел кишер яки петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.
* Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.
* Кишерне гадәттә апрель азагында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утыртырга кирәк. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Кишер кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам.
* Көздән утыртып калдыру уңыш алуны 15 көнгә тизләтә.
* Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны рәт арасын 20шәр сантиметр калдырып, 2 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк.
* Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр.
* Төз, матур кишерләр үстерәсегез килсә, араларын 4-5 сантиметр калдырып сирәкләргә кирәк. Июль башында икенче тапкыр сирәкләп чыкканнан соң, түтәлләргә алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Бор кислотасы кушып җибәрсәгез дә була. Бер чиләк су 3-4 квадрат метр җиргә җитә. Тик алдан түтәлгә бернәрсә дә кушылмаган су сибеп чыгарга кирәк. 20 көн үткәч, моны тагын кабатларга мөмкин.

Кире күчергәБасып чыгарырга