Кызыл таң » Мең дә бер киңәш » 20-05-2017: Сукыр кычыткан

Сукыр кычыткан

Сукыр кычытканДару үләне буларак, сукыр кычыт­кан күптәннән кулланыла. Аның берничә төре бар, медицинада исә йөрәк кычытканы дип йөртелгәне файдаланыла.

Ничек танырга һәм җыярга?
Йөрәк сукыр кычытканының чәчәкләре алсу төстә, кайчакта шәмәхә дә була. Аны, дару үләне буларак, августта чәчәк атканда җыялар. Чимал буларак, үсемлекнең өске сабак өлеше файдаланыла. Сукыр кычытканнан ясалган препаратлар, гадәттә, нерв системасын тынычландыргыч үзлеккә ия. Аның төнәтмәсен – 30-40 тамчы, сыек экстрактын 15-17 тамчы кулланалар. Ә чималның үзен файдаланганда 15 грамм алына, өстенә 200 миллилитр кайнар су коялар. Йөрәк неврозы вакытында һәм бик нык борчылганда тынычлану өчен көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Йоклар алдыннан ванна
Көн саен йоклар алдыннан 20 минут кына булса да сукыр кычыткан салынган дәвалау ваннасы кабул итү нервларны тынычландыра. Моның өчен ваннага кычытканны кайнар суда төнәтеп салыгыз. Дәвалау ваннасы арыганда тәнгә көч кертә. Климакс чорында да нерв киеренкелегеннән котылырга ярдәм итә. Ваннага бөтнек, меңъяфрак үләннәрен дә төнәтеп сала аласыз.
Табиблар кан басымы югары булган, еш кына башы авырткан, йөрәк тибеше бозылган, коронар кан тамырлары кысыл­ган һәм йокысызлыктан интеккән кешеләргә дә сукыр кычыткан ваннасы кабул итәргә киңәш бирә.
Бәбигә дә ярый
Сукыр кычыткан ваннасы елак сабыйны тынычландыру өчен дә менә дигән чара. Аны болай әзерлиләр: 3-4 аш кашыгы кипкән үләнне 1 литр кайнар суда төнәтәләр. Ярты сәгатьләп тоткач, сөзәләр. Төнәтмәне баланы юындырганда ваннадагы суга аз-азлап салалар.
Чәен эчсәң, яшәрәсең
Үсемлекнең чәе дә шифалы. Ул организмның картаюын акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта, иммунитетны күтәрә. Дүләнә, гөлҗимеш җимешләре, мелисса, колмак, ромашка чәчәкләре кушсаң, дәвалау үзлеге тагын да көчәя. Шулай ук йокыны җайга сала. 1 бал кашыгы үләнгә 150 миллилитр кайнар су коялар. Савыт өстен каплап 15 минут төнәткәч сөзәләр. Аны йоклар алдыннан эчәргә кирәк. Иртән һәм кичен сукыр кычыткан төнәтмәсе белән юыну бит тиресен яшәртә.
Төнәтмәсе ашказанын көйли
Ашказаны-эчәк авырулары борчыса, сукыр кычыткан төнәтмәсен искә төшерегез. 3 аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 1-2 сәгать төнәтәләр. Аны көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчәләр. Җәй көне яшь үсентеләрнең согын сыгып, көнгә 2-3 тапкыр 40 тамчы эчәргә мөмкин.
Искәрмә
Сукыр кычытканның зыяны юк диярлек. Әмма гипертония белән авыручылар аны чама белән генә куллансын иде. Кайчакта озак вакыт эчкәндә аллергия килеп чыга. Тагын шунысы бар: сукыр кычыткан төнәтмәсе исерткеч эчемлекләр тәэсирен көчәйтә.

Кире күчергәБасып чыгарырга