Кызыл таң » Мең дә бер киңәш » 15-07-2017: Керпе кунакка килсә...

Керпе кунакка килсә...

Керпе кунакка килсә...Бакчагызга керпе ияләшкән икән, моңа куаныгыз гына. Керпе — бөҗәкләр, корткычлар белән тукланучы җан иясе. Лайлалылар, суалчаннар, әкәм-төкәм, коңгыз, аларның кортлары (личинка), проволочник, чебен, күбәләк кортлары керпе рационына керә. Ул барлыгы 250ләп корт төре белән туклана! Эрерәк киекләрдән дә җирәнми керпе. Тычкан, бака, кош баласы, елан эләктерсә, табышыннан бер сөяк тә калмый.

Керпе үзе бик акрын хәрәкәтләнгән кебек күренсә дә, ау вакытында искиткеч җитезлек күрсәтә. Ауда аңа сизгерлеге ярдәм итә. Өндә тычкан барлыгын сизсә, ул җирне бик кызу актара һәм елгыр тычканга качарга ирек бирми. Тычкан басканда авылларда элек керпене кар базына төшергәннәр.
Керпе елан тотучы буларак билгеле. Ул, яшен тизлегендә еланга ташланып, умырткалыгыннан эләктерә, аннан “тәмләп” сыйлана. Зәһәр елан эләккәндә дә агулы матдәләре белән бергә йота. Галимнәр раславынча, керпе агуга бирешми. Кешегә үлем белән янаучы, зыянлы сүләмә, мышьяк һәм башка агуларга керпе чыдам.
Бакчачыларга, димәк, керпеләр белән дуслашырга, кунакка чакырырга кирәк. Бакча почмагында чабылмаган үлән, җыештырылмаган урын калдырып, су куйганда, чәнечкеле дус бу тыныч куышлыкны игътибарсыз калдырмас. Агачның җиргә чаклы иелгән ботагын кисмәсәгез, ул анда оя корып, балаларын да үстерәчәк әле.
Керпе сөт ярата, диләр. Бу бик шикле, шуңа экологлар керпене сөт белән сыйламаска куша. Керпедә болай да күп булган эчәк паразитларына сыер сөте дә өстәлсә, хәлнең үкенечле тәмамлануы ихтимал.

Кире күчергәБасып чыгарырга