Кызыл таң » Мең дә бер киңәш » 12-08-2017: Пионнарны күчерер вакыт җитте

Пионнарны күчерер вакыт җитте

Пионнарны күчерер  вакыт җиттеҖәй башында бакчаларны ямьләп утыручы пионнарның — чалма чәчәкләрнең матурлыгына хушландык. Август урталары-сентябрь башында исә аларны башка урынга күчереп утыртырга, куакларын бүлгәләргә мөмкин.

Пион — хуҗабикәләрне артык мәшәкатьләми, зур игътибар һәм тәрбия таләп итми торган чәчәк. Иң мөһиме — ул кояшлы, үтәли җил булмаган урыннарны ярата. Аны урыныннан еш күчереп утыртырга ярамый. Бу эшне 4-5 елга бер тапкыр башкарырга мөмкин.
Чәчәкләр өчен урынны бер атна алдан әзерләп кую мөһим. 60 сантиметр киңлектә һәм тирәнлектә чокырлар әзерләгез. Алар бер-берсеннән 60-100 сантиметр аралыкта урнашсын. Иң төпкә дренаж катлам — комташ, компост, черемә, 100 грамм известь, 200 грамм суперфосфат, 300 грамм күмер салыгыз. Боларның гомум калынлыгы 20-30 сантиметр булсын. Аннары туфрак салып, җирне тигезләргә кирәк.
Берәр атнадан чокырлардагы җир “утыра”. Пионны казып алырга да мөмкин. Башта куакның өске сабакларын нигезенә кадәр кисеп алырга, аннары корыган-черегән тамырлардан тазарырга кирәк. Хәзер аны бүлгәләргә дә була. Аларны бер тигез­лектә аерырга тырышыгыз. Һәр бүлемдә берничә “күз”, көчле тамырлар булырга тиеш. Тамырларны 10-15 сантиметр озынлыкта калдырып кисеп чыгарга кирәк. Бүлгәләнгән куакларны куе марганцовкалы суда тотарга, киптерергә, ә аннары инде утыртырга да мөмкин.
Пион тирәнгә утыртыл­ганны яратмый. Югыйсә, ул чәчәк атмыйча, яшел куак булып кына утырачак. Тамырдагы иң өске бөре җирдән 3-4 сантиметр тирәнлектә генә булырга тиеш. Гадәттә, күчереп утыртылган пион беренче елда, хәтта икенче елда да чәчәк атмаска мөмкин. Моның куркынычы юк. Куак көч туплый һәм, түзем булсагыз, ул бакчагызны янә матурлыкка күмәчәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга