Кызыл таң » Мең дә бер киңәш » 12-08-2017: Хатын-кызга наз кирәк!

Хатын-кызга наз кирәк!

Хатын-кызга  наз кирәк!Бала тапканнан соң хатын-кызның психикасы бик нык үзгәрә. Өстәвенә, елап торган сабые да булса. Шуңа күрә яңа гына бәби алып кайткан хатын-кызга гел ярдәм итеп торырга кирәк. Эшегез белән булыша алмасагыз, бераз вакытка бала карап торырга да була. Хатын-кыз һәрчак назга мохтаҗ. Аны яратып торганда гына ул балкый, матурая, күңеле күтәрелә.

Бала белән өйдә утыручы хатын-кызлар болай да үзләрен кимсетелгән дип хис итә. Гел бала карау, кер юу, ашарга пешерү кебек эшләр аларны тәмам туйдырып бетерә. Әгәр дә хатын-кызның тормышында барысы да әйбәт икән, ул иренә карата да яхшы мөнәсәбәттә була. Кайчак ирләр, хатыныма акча алып кайтып бирәм дә шуның белән минем эш бетә, дип уйлый. Әмма чынлыкта алай түгел шул.
Бала имезгән хатынга тынычлык кирәк. Аны юк-бар белән борчырга ярамый. Әнисе тыныч булса, сабые да еламыйча үсә. Шунысын да онытмыйк: бала тугач, ир белән хатын арасы да бераз суынган кебек була. Моның сәбәбе гади – беренче вакытта бала үзенә зур игътибар сорый. Төннәрен уянып елый, еш авырырга мөмкин. Менә шул вакытта ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлыклар килеп туа башлый да инде. Кайчак тавыш та чыгарга мөмкин. Кайбер ирләр, бала елаганнан куркып, өенә соң кайтуны кулай күрә хәтта. Ә баланың күңеле сизгер була. Ул әти-әнисенең бергә булуын, бәхетлеме, түгелме икәнен дә сизеп тора. Гаиләдә бәхетле, сау-сәламәт сабый үссен, дисәгез, проблемаларны уртага салып сөйләшегез.
Бала тудырган хатынга ире күрсәткән хөрмәт, ярату аның кәефен күтәрә. Шуның өчен яшь әтиләргә берничә киңәш:
* хатыныгызга матур сүзләрне кыз­­ганмагыз;
* сәбәбе булмаса да, чәчәкләр бү­ләк итегез;
* шалтыратып, хәлен белешегез. Кө­ненә өч тапкыр шалтырату җитеп то­рыр. Сәгать саен хәл белешә башласаң, аның ачуын гына китерәчәксез;
* юк-бар сораулар белән башын катырмагыз, күбрәк тынычлыкта калсын;
* көндезләрен ятып ял итсен;
* тормышта килеп чыккан пробле­ма­ларны үзегез хәл итәргә өйрәнегез;
* документ эшләре була икән, аны да үзегез башкарыгыз;
* хатыныгызны озын-озак чират­лар­да тотмагыз. Бу сезгә дә, аңа да файдага түгел;
* йорт эшләре, бала тәрбияләү мә­шәкатьләре белән үзе турында онытып бетермәсен. Кибетләргә бергәләп барырга тырышыгыз.
* иң мөһиме – хатыныгызның сәла­мәтлеге турында да кайгыртыгыз;
* аны яратуыгызны гел әйтегез;
* хатыныгызның матур хатын, ях­шы әни икәнен исенә төшереп торыгыз.

Кире күчергәБасып чыгарырга