Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Хокукый дәүләттә сайлау процессы

28.02: Хокукый дәүләттә сайлау процессы

Хокукый дәүләттә сайлау процессы Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында “Хокукый дәүләттә сайлау процессы” дигән Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция үтте.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе оештырган чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов, Башкортстан Конституцион суды рәисе Зөфәр Еникеев, югары уку йортлары, сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Конференциядә Русия Президентын сайлауларның үзенчәлекләре, сайлау процессындагы яңалыклар, Русия сәяси системасы проблемаларына анализ һәм аны үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
-- Башкортстан сайлау процессын камилләштерүдә һәрвакыт алда булды. Илнең сайлау системасын оештыру һәм үстерү чорында Башкортстанда заманча мәгълүмати технологияләр сынау үтте. 2003 елда Русиядә беренчеләрдән булып республикада сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы кулланылды. Беренчеләрдән булып модернизация үткәрелгән “Сайлау” дәүләт автоматлаштырылган системасы реаль вакыт режимында тавыш бирү турында мәгълүматларны Интернетка куярга мөмкинлек бирде, -- диде Константин Толкачев.
Марат Гадилов 18 мартта үтәчәк Русия Президентын сайлаулардагы яңалыклар белән таныштырды.
Чарада сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре Юнир Котлыгуҗин, Руфина Шаһапова, Заһир Хәкимов, Эдуард Мостафин һәм Вадим Садыйков чыгыш ясады.
Фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгы нәшер ителәчәк һәм ул Фәнни электрон китапханәгә урнаштырылачак.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»