Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Парламентның йомгаклау утырышы үтте

26.06: Парламентның йомгаклау утырышы үтте

Парламентның йомгаклау утырышы үтте22 июньдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның бишенче чакырылыш депутатлары йомгаклау утырышына җыелды. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Парламент депутатлары Хәтер һәм кайгы көнендә “Кызыл канәфер” акциясенә кушылды, алар түшләренә кызыл канәфер чәчәге билгесе такты. Ул — хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Ватан өчен башын салганнар истәлеге, аларга хөрмәт белдерүнең бөтенхалык символы. Акция 2015 елның 22 июненнән үткәрелә. Пленар утырыш бер минут тынлык белән башланып китте.
Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев республика парламентының соңгы биш елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
— Шушы вакыт эчендә парламент 624 закон кабул итте, моннан тыш, 27 закон проекты өченче укуда кабул итүгә әзерләнде, — диде Константин Борисович. – Биш ел эчендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Русия Дәүләт думасына 58 закон проекты кертте. Аларның 11е федераль закон статусы алды. Бу күрсәткеч буенча безнең парламент Русия Федерациясе субъектлары парламентлары арасында беренче урында тора.
Парламент Рәисе сүзләренә караганда, комитетлар утырышларында, республика законнары проектларыннан тыш, 5110 федераль закон проекты, 840 законнар чыгару башлангычы һәм мөрәҗәгатьләр тикшерелгән. Контрольлек функцияләрен гамәлгә ашыру максатында Дәүләт җыелышы һәм аның комитетлары тарафыннан 17 парламент тыңлаулары, 11 Хөкүмәт сәгате, 72 “түгәрәк өстәл” үткәрелгән.
— Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның йомгаклау утырышы үтә. Хөрмәтле депутатлар, бу елларда сез үзегезне югары профессионал итеп күрсәттегез. Республика Хөкүмәте, башкарма власть органнары, муниципалитетлар, сайлаучылар белән тыгыз элемтәдә эшләдегез. Гомумреспублика бурычларын хәл итүгә җаваплы карадыгыз, иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкны тәэмин итүдә, халык­ның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә зур эш башкардыгыз. Биш ел дәвамында башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле депутатлар! — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның үзенчәлеге күп партиялелектә. Республика тарихында беренче тапкыр парламент алты партия вәкилләреннән торды. Парламент составына кермәгән партияләр һәм аларның төбәк бүлекчәләре белән тыгыз элемтә булдырылган.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗа­лыгы министры Илшат Фазрахманов депутатларны “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт программасын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары белән таныштырды.
Шулай ук, пленар утырышта 30 республика законы проек­ты, закон чыгару башлангычы, мировой судьялар вазыйфаларына кандидатлар һәм Дәүләт думасыннан килгән федераль закон проектлары тикшерелде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Вчера, 18:54 :: Сәясәт
Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Указ ничек үтәлә?
Вчера, 18:51 :: Сәясәт
Указ ничек үтәлә?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»