Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Федераль законны үзгәртү зарур!

10.07: Федераль законны үзгәртү зарур!

Федераль законны үзгәртү зарур!Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Русия закон чыгаручыларының Мәскәүдә үткән Совет Президиумы утырышында катнашты. Анда торак-төзелеш кооперативларын оештыруны һәм аларның эшчәнлеген закон нигезендә көйләү, чит илләрдәге безнең яугир­ләр җир­ләнгән каберлекләрне саклау һәм тәртиптә тоту, иркеннән мәхрүм ителгәннәрне төрмәдән чыккач җәм­гыятькә социальләштерү мәсьәләләре тикшерелде.

Константин Толкачев Закон чыгаручылар советында Дәүләт иминлеген тәэмин итү һәм коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча комиссияне җитәкли. Ул көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Башкортстан парламенты Рәисе сүзләренә караганда, соңгы ун елда 3 миллионга якын тоткын иреккә чыкты. Шул ук вакытта рецидив җинаятьчелек дәрәҗәсе якынча 35 процент тәшкил итә.
— Иркеннән мәхрүм ителгәннәрне төрмәдән чыккач җәмгыятькә социальләштерүгә шартлар тудыру – дәүләт өчен мөһим мәсьәлә булып тора, — диде Константин Толкачев. – Кайбер төбәкләрдә әлеге проблеманы хәл итүдә башкарма власть, урындагы үзидарә һәм иҗтимагый оешмаларның үзара бәйләнешен көйләү максатында норматив актлар кабул ителде. Мисал итеп Башкортстанда кабул ителгән “Җәза үтәтү системасы учреждениеләреннән азат ителгән кешеләрне социаль адаптацияләү турында” Законны китерергә мөмкин. Ләкин тоташ ил территориясендә бу уңай тәҗрибә кулланыш тапмый, чөнки гамәләдәге закон буенча Федерация субъектлары мондый актлар кабул итәргә бурычлы түгел. Күпләр, аеруча дотация исәбенә яшәүче төбәкләр, үзләренә мондый функцияләрне йөклисе килми.
Константин Толкачев фикеренчә, бу мәсьәләне төбәкләргә финанс бүлү юлы белән федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Моның өчен федераль законга үзгәрешләр кертү мотлак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Сегодня, 18:54 :: Сәясәт
Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Указ ничек үтәлә?
Сегодня, 18:51 :: Сәясәт
Указ ничек үтәлә?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»