Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кече йортка ни кирәк, олысына шул кирәк

10.07: Кече йортка ни кирәк, олысына шул кирәк

Кече йортка ни кирәк, олысына шул кирәкРеспублика Стратегик комитетының тәүге утырышында муниципалитетларны алгарышлы үстерү буенча җитди бурычлар куелды.

Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путин агымдагы елның май указларында 2030 елга кадәр Русияне социаль-икътисади үстерү буенча амбициоз бурыч-максатлар куйды. Аерым алганда, алдагы ун ел эчендә илдәге социаль-икътисади хәл һәм күрсәткечләр бермә-бер яхшырып, уртача гомер озынлыгы 80 яшь үрен үтәргә тиеш.

Башкортстанда Президент билгеләгән бурыч-максатларны тормышка ашыру җәһәтеннән нинди эш алып барыла? Алдагы ун елда республика икътисады һәм социаль өлкә нинди күрсәткечләргә чыгарга тиеш? Әлеге юнәлештәге максатлы эш ни рәвешле тормышка ашырылачак? Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә үткән Башкортстан Республикасы Стратегик комите­ты­ның беренче утырышында сүз шул турыда барды. Аерым алганда, утырыш республикадагы муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләү мәсьәләләренә багышланды.


— Планлаштыру, фаразлау, бюджет һәм социаль-икътисади үсешкә кагылышлы барлык документлар әлеге Стратегия ниге­зендә эшләнәчәк. Биредә сүз, тәү чиратта, соцаль-икътисади үсешкә кагылышлы барлык өстенлекле юнә-лешләрне үз эченә алган дәүләт программалары турында бара. Фаразлау һәм бюджет документлары да әлеге вакытка булган максатлы күрсәткечләрне чагылдырачак. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш программасы, шулай ук, Стратегиядәге өстенлек-ләрне тормышка ашыруга юнәлтелгән, — диде, утырышны ачып, Рөстәм Мәр-да­нов.
Аерым алганда, Страте­гиягә ярашлы, алдагы чорда нинди социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә чыгу максаты куела соң? Утырышта яңгыра­ты­луын­ча, тәү чиратта, үлем очрак­ларын киметү һәм туымны арттыру исәбенә халыкның табигый артуын тәэмин итү бурычы билге­ләнә. Атап әйткәндә, туым коэффициенты 1,7гә артырга тиеш. Уртача гомер озынлыгын исә 80 яшьтән уздыру максаты куела. Шулай ук, республика халкы­ның керем-нәрен бермә-бер арттыру һәм хәерчелек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү максаты да алдагы ун елда тормышка ашырылырга тиеш. Моннан тыш, файдалануга тапшырылучы торак күләме 2017 ел күрсәтке­ченә карата 1,5 тапкырга артачак. Шуңа бәрабәр иң югары таләпләргә җавап бирүче автомобиль юллары төзе-ле­ше дә нәтиҗәле үсеш кичерәчәк. Монысы юл-транспорт вакыйгалары санын сизелерлек кыскарту максатында да эшләнә. Әлбәттә, боларга ирешү өчен тәү чиратта икътисади үсеш күрсәткечләре бермә-бер яхшырырга тиеш. Бу җәһәттән гомум ил күлә-мен­дә икътисади үсеш күр-сәткечләрен дөнья дәрәҗә­сенә чыгару максаты куелса, әйдәүче төбәк буларак, Башкортстанда икътисад үсешен иң яхшылар югарылыгына күтәрү бурычы билгеләнә.
Рөстәм Мәрданов бел­дерүенчә, бу максатларга ирешүдә кече бизнес та лаеклы өлеш кертергә тиеш. Аерым алганда кече һәм урта эшкуарлыкта хезмәт салучы халык өлешен 60 процентка арттыру максаты куела.
Утырышта билгеләнүен-чә, гомум максатка ирешү өчен, әлбәттә, һәр муниципалитет әлеге эшкә бүген­нән җиң сызганып тотынырга тиеш.

Шуны да билгеләргә кирәк: кабул ителәчәк Стратегия “катып калган” документ
булмаячак. Ягъни ил, республика җитәкчелеге билгеләгән, заман куйган яңа бурыч-максатларга ярашлы, ул әледән-әле тулыландырылып торачак.


— Стратегик комитет­ның бүгенге утырышы муниципаль стратегияләрне эшләү мәсьәләләренә багышланды. Без муниципаль страте­гияләрне федераль һәм республика күләмендә бил­геләнгән югары күрсәт-кечләргә ирешүнең мөһим механизмы буларак карыйбыз. Бу җәһәттән, законга ярашлы, барлык муниципалитетлар да үз стра­те-гияләрен эшләргә һәм кабул итәргә тиеш. Планга ярашлы, бу эшне 2018 ел ахырына тәмамлау бурычы куйдык. Әлеге вакытта барлык муниципалитетларда да бу юнәлештә максатлы эш алып барыла. 16 муниципалитет үз стратегиясен кабул итте дә инде. Шулай ук, берничә муниципалитет стратегияләрен кабул итү алдында тора. Калганнар да әлеге мөһим эшкә актив кушылырга, вакытны сузмаска һәм, стратегиядә бил-геләнгән бурыч-йөкләмә-ләргә ярашлы, максатлы эш җәелдерергә тиеш, — диде, җитди кисәтеп, Рөс-тәм Мәрданов.
Шуны да билгеләргә кирәк: кабул ителәчәк Стратегия “катып калган” документ булмаячак. Ягъни ил, республика җитәкчелеге билгеләгән, заман куйган яңа бурыч-максатларга ярашлы, ул әледән-әле тулыландырылып торачак. Моннан чыгып әйтәсе кил­гән фикер: һәр муниципалитет үз стратегиясен эш-ләгәндә шушыларны исәпкә алырга һәм мөмкин кадәр югарырак бурыч-максатлар куярга, үз эшчәнлекләрендә һәр юнәлештә шуларга омтылырга тиеш. Ахыр чиктә бу, беренче чиратта, муни-ципалитетларның үзләре, анда яшәүче халык өчен кирәк. Чөнки һәр авыл-районның социаль-икътисади үсеш күрсәткеч­ләрен-нән, анда яшәүче халыкның тормыш сыйфатыннан чыгып кына илдәге гомум социаль-икътисади хәл бил-геләнә.

Илдар Фазлетдинов.





Басып чыгарырга



Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Сегодня, 18:54 :: Сәясәт
Яңа вазыйфага тәгаенләнделәр
Указ ничек үтәлә?
Сегодня, 18:51 :: Сәясәт
Указ ничек үтәлә?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»