Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мөһим түгел чакрымнар

28.07: Мөһим түгел чакрымнар

Мөһим түгел чакрымнарУфада БРИКС һәм ШОС илләренең беренче яшьләр форумы уза.

Чара тантаналы рәвештә Конгресс-холлның утырышлар залында “Русия Яшьләр берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкийның чыгышыннан башланды. Ул форум кунакларын һәм катнашучыларны сәламләп, БРИКС һәм ШОС мәйданында яшьләрнең хезмәттәшлеген киңәйтү кирәклеген билгеләде. Аның фикеренчә, дәүләтләрнең көнүзәк проблемаларын чишүдә яшьләр дә актив катнашу оешма илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә китерәчәк.


Форумда фән, мәдәният, мәгариф, инновацияләр белән идарә итү өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелү каралган. Яшьләр БРИКС һәм ШОС илләре арасында партнерлыкны стратегик үстерүгә юнәлтелгән программа һәм проектлар булдырачак, алар гамәлгә ашсын өчен форум ахырында резолюциягә кул куелачак. Бу хакта сүз пленар утырышта барды.
Русия яшьләр берлеге исеменнән Павел Красноруцкий ШОС мәйданында яшьләр туризмы өчен гадиләштерелгән виза режимы кертүне, 2017-18 елларда Һиндстан белән яшьләр алмашуны, шулай ук, БРИКС һәм ШОС илләренең көнүзәк хезмәттәшлек мәсьәлә­ләрен хәл итү өчен Яшьләр эксперт үзәге булдыруны тәкъдим итте.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова җыелучыларны сәламләп, Федерация Советы тәкъдимнәрен ишеттерде.
— Яшь парламентарийлар өчен аерым мәйданчык кирәк, алар анда аеруча мөһим закон проектларын тикшерәчәк һәм законнарны камилләштерәчәк, — диде Лилия Салават кызы. Шулай ук, ул оешмаларга керүче илләрнең субъектлары, төбәкләре һәм провинцияләре арасында бәйләнешләрне ныгыту, дәүләтләрнең гумани­тар хезмәттәшлеге һәм миг­рация сәясәте проблема­ларын хәл итү мәсьәләләренә дә тукталды.
БРИКС һәм ШОС илләре­нең беренче яшьләр форумы Уфада 26-29 июльдә уза. Чарада оешмалар илләреннән — Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстаннан 20-35 яшьләрдәге лидерлар катнаша. Форумны оештыручылар — “Русия Яшьләр берлеге”, Башкортстан Хөкүмәте, “Россотрудничество”, Русиянең Иҗтимагый палатасы.
Яшьләрнең үзара арала­шуы, нигездә, инглиз телендә барды. Әмма кайбер кунаклар урысча да иркен сөйләште. Әйтик, Кытай кызы Йин Пай урыс телен Санкт-Петербург, Ека­теринбург шәһәр­ләрендә өйрәнгән.
— Кытайдан дүрт кеше килдек, — ди ул. — Аэропорттан ук бик ачык йөзле волонтерлар каршы алды. Матур итеп фотога төштек. Башкортстанда мин беренче тапкыр. Бик ошады! Уфа зур киләчәкле шәһәр дип уйлыйм. Владимир Путин өч ел элек бик күркәм шәһәр — Уфа белән танышачагыбызны вәгъдә иткән иде, бу чынлап та шулай булып чыкты. Мин Кытайда коммуникацияләр бан­кының халыкара департаментында эшлим. Кытайның байтак зур предприятиеләре ШОС һәм БРИКС оешмаларына керүче илләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер.
Йин Пайда Уфаның эколо­гик хәле бик яхшы тәэсир калдырган. Уфтанып, Пекинны “смок-шәһәр” дип атады ул, туган җирендә табигать шартларына бәйле бик зур проблемалар булуын әйтте, “Тирә-як мохитне саклау буенча Башкортстан һәм Русия тәҗрибәсен белә­себез килә”, — диде.
Кыргызстаннан делегация форумга беренчеләрдән булып килгән. Кунакларны “Holiday Inn Ufa” кунакханәсенә урнаштырганнар. Кыргыз егете Азамат Абдурәсүлов Башкортстанда гына түгел, Русиядә беренче тапкыр икән. Иртә килеп җитешкәнгә, Уфаның күп кенә күренекле урыннары буенча экскурсиядә булып өлгергән.
— Табигать бик куандырды, — ди Азамат, тәрәзә аша болытлы урамга күз салып. — Бишкәктә эссе, кырык градус. Ә монда рәхәт, салкынча! Французлар, казахлар, үзбәкләр, кытайлылар, Көньяк Африка Республикасы кунаклары белән дуслашып-аралашып өлгер­дем.
Кичә БРИКС һәм ШОС илләренең яшьләр оешмалары кунакханәдә үзләре белән таныштырды, аннары халыкара гуманитар, мәдәни хезмәт­тәшлек, миграция темаларын яктырткан секция утырышы узды. Иртәгә секция эшләре дәвам итәчәк. Кичкә форумның ябылуы, резолюция кабул итү көтелә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»