Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Парламентара бәйләнешләр үсештә

23.09: Парламентара бәйләнешләр үсештә

Парламентара бәйләнешләр  үсештәДәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламентара бәйләнешләр үсешенә, шулай ук, тиздән Башкортстанга киләчәк Кырым Республикасы Дәүләт Советы һәм Чечня Республикасы Парламенты делегацияләренең эш сәфәрләренә карата үз фикерен белдерде:

— Кризис шартларында төбәкләр арасында элемтәне үстерү дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Шуңа күрә иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле өлкәләренә кагылышлы законнар кабул итү һәм аларның үтәлешен анализлау көнүзәк әһәмияткә ия. Беренче чиратта — бу чит ил товарларын үзебездә җитештерелгәне белән алмаштыру процессын хокукый тәэмин итү. Шулай ук, мәдәният, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә законнар һәм аларның үтәлеше зур кызыксыну тудыра.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Русиянең һәм чит ил субъектлары партламентлары белән актив элемтә булдырган. 8-10 октябрьдә республика парламентына Владимир Константинов җитәкчелегендә Кырым Республикасы Дәүләт Советы делегациясенең килүе көтелә. Декабрьдә Чечня Республикасы парламентарийлары киләчәк. Очрашулар кысаларында законнар чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул кую планлаштырыла. Аларның текстлары депутатлар тарафыннан хупланган. Шулай ук, Кытайның Цзянси провинциясе делегациясенең эш сәфәре йомгаклары буенча бу төбәк парламенты белән килешү әзерләнә.

Законнар чыгару эшчәнлеген камилләштерү, кабул ителүче законнарның сыйфатын яхшырту, шулай ук, парламент тарафыннан аларның үтәлешен тикшерү хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булачак. Туры элемтә булдыру парламентара бәйләнешләрне үстерүгә һәм аларның эш сыйфатын яхшыртуга булышлык итәчәк.

Белешмә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Русия Федераль Җыелышы, Русиянең күп кенә субъектларының закон чыгаручы дәүләт власте органнары белән парламентара бәйләнешләрне уңышлы үстерә. Бүген Русия субъектларының 27 парламенты белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Закон белән көйләнергә тиеш
Вчера, 00:00 :: Сәясәт
Закон белән көйләнергә тиеш
Кырыкка – кырык
16-03-2017 :: Сәясәт
Кырыкка – кырык








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»