Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Төп бурыч - тынычлык һәм тотрыклылык тәэмин итү

30.09: Төп бурыч - тынычлык һәм тотрыклылык тәэмин итү

Төп бурыч - тынычлык һәм тотрыклылык тәэмин итүБерләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясенең 70нче сессия­сендә чыгыш ясап, Русия Президенты Вла­димир Путин дөньядагы бүгенге сәяси хәлне чагылдыручы төп мәсьәләләрне билгеләде.

БМОның абруе

— Русия БМОның арытабангы үсеше буенча бөтен партнерлар белән берлектә эш алып барырга әзер, әмма без әлеге оешманың абруен какшатырга маташуларын бик хәвефле дип исәплибез. Бу халыкара мөнәсәбәтләрнең җимерелүенә китерәчәк, дөрестән дә, бәйсез дәүләтләр урынына территорияләреннән читтә идарә ителүче илләр саны арткан дөнья булачак.
Бөтендөнья сәүдә оешмасы принципларын мотлак үтәргә кирәк. Бүген БМО уставын санга сукмыйча, бер яклы санкцияләр куллану нормага әйләнеп бара, алар сәяси максатларны гына күздә тотмый, базарда көндәшләрне юк итү ысулы булып та хезмәт итә.
БМО җитәкчелегендәге халыкара берләшмәнең төп бурычы — тынычлыкны, төбәкләр һәм глобаль тотрыклылыкны тәэмин итү. Безнең карашка, сүз үзләрен өстен исәпләгән кайбер илләр өчен түгел, бөтен дөнья хәвефсезлеге турында барырга тиеш.

Якын Көнчыгыштагы хәл

— Террорчылыкка каршы көрәштә Сүрия гаскәрләре белән хезмәттәшлек итүдән баш тартуны Русия зур хата дип саный: чынлыкта алардан башка террорчылыкка каршы беркем дә көрәшми. Бу төбәктә сәяси һәм социаль проблемалар күптән өлгергән иде, кешеләр, әлбәттә, үзгәрешләр теләде. Чынында нәрсә булды? Бу илгә агрессив рәвештә тыкшыну шуңа китерде — реформалар урынына, дәүләт институтлары һәм тормыш рәвеше тупас җимерелде. Демократия һәм прогресс җиңүе урынына — җәбер-золым, фәкыйрьлек, социаль һәлакәт, ә кеше хокуклары, яшәүгә хокукны да кертеп, берни тормый. Мондый хәлне тудыручылардан: хәзер сез ни майтарганыгызны аңлыйсызмы инде, дип сорыйсы килә...


Төп бурыч - тынычлык һәм тотрыклылык тәэмин итүДәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин толкачев Русия Президенты Владимир Путинның нью-Йоркта БМоның 70нче генераль ассамблеясендәге чыгышына карата үз фикерен белдерде.

— Русия Президенты моңа кадәр Берләшкән Милләтләр Оешмасы трибунасыннан өч тапкыр чыгыш ясады, әмма 2000, 2003 һәм 2005 елларда дөньяда хәлләр башкача, ягъни Русия Федерациясе белән Көнбатыш илләре арасында каршылык болай ук кискен түгел иде.

Бүген безгә каршы кертелгән санкцияләр, еллар дәвамында алып барылган мәгълүмати сугыш шартларында Русия лидеры халыкара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мөһим мәсьәләләргә карата илнең үз фикере булуын күрсәтте, заманның иң кискен көнүзәк проблемаларын хәл итү юлларын үзенчә күзаллавын белдерде. Русиянең дөнья күләмендә тоткан югары абруе халыкара сәясәтнең глобаль проблемаларын аның катнашлыгыннан башка хәл итәргә юл куймый.

Владимир Путин БМОның легитимлык, универсальлек буенча тиңдәшсез структура булуын билгеләде. Җайга салынган тәртипне какшату куркыныч белән янауга һәм системаның җимерелүенә китерүе, нәтиҗәдә, көч кулланудан башка, бүтән төрле хокукка юл калмау ихтималлыгын ассызыклады.

Аның Украина территориясендә тынычлык һәм тәртип урнаштыру буенча тәкъдимнәре аеруча игътибарга лаек.

Президент үзара килешүләргә ирешү юлы белән генә кан коюны туктату һәм билгесезлек упкыныннан чыгу мөмкин булуын ассызыклады.

Якын Көнчыгыш илләре белән “социаль сынаулар” үткәреп, төбәкнең дәүләт төзелешен һәм тотрыклылыгын җимерүгә китергән илләргә карата тыштан әдәпле, шул ук вакытта эчтәлеге буенча кискен тәнкыйть яңгырады. Революцияне көчләп тагу чынбарлыкта басым ясауга һәм фәкыйрьлеккә, хәерчелеккә китерде. Дөнья сәясәтенең төп юнәлешләрен үзгәртү, килеп туган хәлне күмәк көч һәм тырышлык белән җайга салу зарур, — диде Константин Толкачев.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Совет утырышы үтте
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Совет утырышы үтте
Парламент  утырышы үтте
20-05-2017 :: Сәясәт
Парламент утырышы үтте
Семинар үтте
29-04-2017 :: Сәясәт
Семинар үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»