Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Бердәм Русия” Бердәм кабул итү көне үткәрә

26.11: “Бердәм Русия” Бердәм кабул итү көне үткәрә

“Бердәм Русия” Бердәм кабул итү көне үткәрәБашкортстанда 1 декабрьдә, “Бердәм Русия” партиясенең туган көне уңаеннан Гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерде.

1 декабрьдә бөтен Русия буенча Гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак. Партия рәисе Дмитрий Медведевның барлык төбәк һәм урындагы җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә дә гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу көнне Башкортстанда 1 меңнән артык кабул итү пункты ишекләрен ачачак. Республика авылларында, район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрне шәһәр, район һәм авыл советлары, Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм Дәүләт думасы депутатлары — “бердәм русия”леләр кабул итәчәк.

— Ерак районнарда яшәүчеләр өчен “Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны видео кабул итү оештырылачак, — диде Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин.

Бу акция “Бердәм Русия”нең туган көне уңаеннан үткәрелә. Аның төп максаты — төбәк һәм муниципаль аппаратларның партия структуралары эше нәтиҗәлелеген арттыру, җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән граждан күтәргән проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтү.

— Безнең башлангыч халык тарафыннан якланыр, республикада яшәүчеләрнең килеп туган мәсьәләләрен тиз арада хәл итәргә ярдәм итәр һәм “Бердәм Русия” партиясенең абруен күтәрер, дип ышанам, — диде Константин Толкачев.

2008-15 елларда төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 10 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, аларның күпчелеге уңай хәл ителгән. Республика район һәм шәһәрләрендәге урындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәләре 43 меңнән артык мөрәҗәгать алган.

1 декабрьдә партиянең урындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә “түгәрәк өстәл”ләр, матбугат конференцияләре һәм брифинглар үтәчәк.

“Бердәм Русия”нең Яшь гвардия”се үткәргән чараларда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм яшь депутатлар эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр каралачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сентябрь якынлаша...
27-07-2017 :: Сәясәт
Сентябрь якынлаша...
Ант тексты расланды
14-07-2017 :: Сәясәт
Ант тексты расланды
Без бергә!
11-07-2017 :: Сәясәт
Без бергә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»