Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Безнең сәясәтнең үзәгендә – кеше”

28.11: “Безнең сәясәтнең үзәгендә – кеше”

“Безнең сәясәтнең үзәгендә – кеше”Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Юллама белән чыгыш ясады.

26 ноябрьдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның егерме дүртенче пленар утырышы үтте, анда 60тан артык мәсьәлә каралды.


Утырышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыгыш ясады.
— Биш ел элек шушы трибунадан депутатлар алдында чыгыш ясап, мин яңа Хөкүмәт эш­чәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләдем. Алар — халык өчен эшләү, властьның ачык һәм гадел булуы, республика граж­даннарының тормыш сыйфатын яхшырту, — диде Рөстәм Зәки улы. — Шушы еллар эчендә сезнең белән күп эш башкардык. Республикада бик күп өлкәләрдә үзгәрешләр уңышлы үтте. Нәтиҗәле со­циаль сәясәтне гамәлгә ашыру өчен икътисад һәм финанс базасын ныгыту, башка төбәк­ләрдән һәм чит илләрдән инвесторлар, партнерлар җәлеп итү буенча чаралар кабул ителде.

“Безнең сәясәтнең үзәгендә – кеше”Рөстәм Хәмитов чыгышы­н­дагы мөһим юнәлешләргә тукталып үтик.

Соңгы биш елда ниләр эшләнде?

2010 елдан Башкортстан сәнәгате 40 процентка үсте, инвестицияләр ике тапкыр артты, ягъни 300 миллиард сумга җитте. Тулай төбәк продукты, 80 процентка артып, 1 триллион 400 миллиард сум тәшкил итте.
Яңа зур һәм кече пред­приятиеләр саны 7,5 меңгә артты. 60 меңнән артык яңа эш урыны булдырылды, эшсезлек 1,7 тапкыр кимеде. Тупланган бюджет кереме 40 процентка (120дән 166 миллиард сумга кадәр) үсте. Тышкы сәүдә әйләнеше 1,5 тапкыр артты. Инвестицион мохит яхшырды. Бүген республикада 700 миллиард сумлык 120 проект гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә 45 меңнән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә җитди адымнар ясалды. 2010 елдан башлап уртача хезмәт хакы һәм халыкның кереме 1,5 тапкыр артты. Туым — 5,5 процентка, халыкның табигый артуы 2,6 тапкыр үсте.

Узган елда 2,6 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Торак төзү буенча Башкортстан Идел буе федераль округында — бе­ренче, илдә — бишенче урында.

Балалар бакчасына чират мәсьәләсе уңай хәл ителә. Соңгы биш елда өстәмә 50 мең урын булдырылды, шул исәп­тән 12,6 мең урынга исәпләнгән 85 балалар бакчасы төзелде.
Ел нәрсә белән истә калачак?

Тәмамланып килүче ел Башкортстан өчен аеруча истәлекле булды. ШОС һәм БРИКС саммитлары үтте, башкалабызда Уфа декларациясе кабул ителде. Республика беренче тапкыр мөһим халыкара чараны үткәрү үзәге, дөнья сәясәте лидерларының очрашу мәйданы булды.

Саммитларны үткәрү буен­ча җитди һәм күпкырлы эш алып бару зур чаралар оеш­тыру тәҗрибәсе бирде. Болар барысы да үзебезгә, көчебезгә ышанычны арттырды. Бер­гәләшеп эшләгәндә зур нәти­җәләргә ирешергә мөмкин икәнлеген күрдек.

Социаль-икътисади сәясәт

Безнең социаль-икътисади сәясәтнең үзәгендә — кеше. Уңай демографик хәл рес­публика көндәшлеген күтәрүнең мөһим шарты булып тора. Кызганычка каршы, ул быел тоташ илдә начарлана. Бу безнең төбәккә дә кагылды. Туымның кимүе, ата-ана булырдай яшьтәге кешеләрнең азаюы, тирә-як мохитнең начараюы, сәламәтлек саклау өлкәсенең камил булмавы — төп сәбәпләр булып тора.

Медицина учреж­дение­ләренең эшчәнлеген яхшырту, кичектергесез һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү, диспансерлаштыруның сыйфатын яхшырту, чирләрне профилактикалауда поликлиникаларның ролен күтәрү, авылда сыйфатлы медицина ярдәме күр­сәтүне оештыру мөһим, анда яшь табибларны һәм фельдшерларны активрак җәлеп итәргә кирәк.

Хезмәт коллективларында, мәгариф оешмаларында ке­шеләрне сәламәтләндерүнең комплекслы чараларын эшләү, халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мотлак. Спорт мәй­данчыклары булдырырга, микрорайоннарда, парк һәм скверларда тренажерлар урнаш­тырырга кирәк.

Үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә дә җитди игътибар ителергә тиеш. Ил Президенты указына ярашлы булдырылган Русия мәктәп уку­чылар хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе оештырылачак. Ру­сия мәдәнияте, тарихы, традицион рухи байлыкларына нигезләнгән тәрбия эше яңа баскычка күтәрелергә тиеш. Республика Хөкүмәтенә бу эшне оештыру буенча анык тәкъдимнәр әзерләргә кушам.

Кадрлар

Бүгенге шартларда халык­ның мәшгульлеген тәэмин итү системасы белән нәтиҗәле идарә итү, икътисадның барлык өлкәләрендәге эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә булу мотлак. Узган елда төрле сәбәпләр аркасында респуб­ликаның хезмәт ресурслары 13 мең кешегә кимеде. Һөнәри әзерлекле кадрларның читкә китүе дәвам итә.
Республика Хөкүмәтенә һөнәри әзерлекле кадрларны саклап калу һәм кирәкле белгечләрне башка төбәк­ләрдән җәлеп итү чараларының комплекслы планын эшләүне йөкләтәм. Башкортстаннан читтә белем алучы югары уку йортларын тәмамлаучыларны республикага кайтаруны дәрт­ләндерүнең ведомствоара механизмын булдырырга кирәк.
Һөнәри белем бирү сис­темасына таләпләр арта. Республика Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы төзегән хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган кадрларны әзерләүче колледжлы төбәкләр исемле­генә керергә тиеш.

Бюджет

2015 ел безнең бюджет системасының ныклыгын сынады. Министрлыклар, ведом­стволар һәм муниципалитетлар эшен көйләү, эре предприя­тиеләр, салым органнары, башка федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә хәл тотрыклы булды, керем 13 процентка үсте.

Ил Президенты Владимир Путинның “Башнефть” компаниясе акцияләренең 25 процентын Башкортстанга кайтару турындагы карары республика өчен хәлиткеч роль уйнады. Беренче 5 миллиард сум күләмендәге дивиденд рес­публиканы үстерүгә ярдәм итә, халыкка файда китерә.

“Безнең сәясәтнең үзәгендә – кеше”Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев:

— Республика җитәкчесенең чыгышында икътисадка өстенлек бирелә. Чөнки икътисад мәдәният, мәгариф, яшь буынга тәрбия бирү кебек мәсьәләләрне хәл итүнең нигезе булып тора. Юлламада республика икътисадын үстерү мәсьәләләренә зур урын бирелә. Аның нигезендә инновацияләр ятарга тиеш. Импортны алмаштыру эше Хөкүмәтнең генә түгел, ә республика җитәкчелегендәге һәркемгә кагыла.

Документ Башкортстан алдында торган мөһим проблемаларга багышланган. Дәүләт җыелышы-Корылтайга юнәлтелән сораулар да булды. Парламент Комитетларына Юлламаны тикшерү-анализлау бурычы куйдык. Документта телгә алынган өстенлекле юнәлешләр 2016 елда законнар чыгару эшчәнлегендә чагылыш табачак.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сентябрь якынлаша...
27-07-2017 :: Сәясәт
Сентябрь якынлаша...
Ант тексты расланды
14-07-2017 :: Сәясәт
Ант тексты расланды
Без бергә!
11-07-2017 :: Сәясәт
Без бергә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»