Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Парламент нәтиҗәле эшләде

30.01: Парламент нәтиҗәле эшләде

Парламент нәтиҗәле эшләде28 гыйнварда Дәүләт җыелышы-Корылтайның егерме алтынчы пленар утырышы үтте, анда илледән артык мәсьәлә каралды, шуларның 29ы – республика законнары проекты. Парламентарийларга Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның “2015 елда Башкортстан Республикасында законнар чыгару эшчәнлегенең торышы” дигән доклады тәкъдим ителде.

Константин Толкачев Дәүләт җыелышы-Корылтайның узган елдагы эшенә йомгак ясады, парламентның закон чыгару эшчәнлегендәге яңа юнәлешләрне билгеләде.

— Узган ел вакыйгаларга бай булды. Әлбәттә, алар арасында иң мөһимнәре – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү, Уфада ШОС һәм БРИКС саммитларын үткәрү, — диде Константин Борисович. – Дәүләт җыелышы-Корылтай республикада үткән барлык чараларда актив катнашты. Былтыр республикада профессиональ парламент эшли башлауның 20 еллыгын билгеләдек. Бу чорда Башкортстанда ныклы хокукый система төзелде. Республикада законнарның сыйфаты яхшыра. Моңа закон актларындагы җитешсезлекләрне вакытында күреп, аларга комплекслы һәм тиешле үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә ирешелә. Хәзерге көндә Башкортстандагы иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә законнар системага салынган.

Узган елда Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышларында 159 закон проекты каралган, 137 закон һәм 293 карар кабул ителгән. Дәүләт җыелышының даими комитетларында меңгә якын федераль законы проекты, 200дән артык башлангычы каралган. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт думасына 17 федераль законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыккан. Республика парламентының “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” башлангычы Русия парламенты тарафыннан хупланган һәм федераль закон статусын алган.

Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Дәүләт думасына 34 закон чыгару башлангычы белән чыккан. Шундый башлангычлар буенча Парламент Самара Губерна думасыннан кала, Идел буе федераль округы парламентарийлары арасында икенче урында, ә кабул ителү һәм федераль статус алу буенча — беренче.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ант тексты расланды
14-07-2017 :: Сәясәт
Ант тексты расланды
Без бергә!
11-07-2017 :: Сәясәт
Без бергә!
Пленар утырыш үтте
6-07-2017 :: Сәясәт
Пленар утырыш үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»