Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үзәктә – производство берләшмәләре

30.01: Үзәктә – производство берләшмәләре

Үзәктә – производство берләшмәләреБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 27 гыйнварда “Ростех” дәүләт корпорациясенең авиация комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә Уфаның приборлар һәм моторлар төзү производство берләшмәләре эшчәнлеге белән танышты.

Сәфәрдә катнашучылар, иң тәүдә Уфа приборлар төзү производство берләшмәсендә булып, “2011-20 елларга Русия Федерациясенең оборона-сәнәгать комплексын үстерү” федераль программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты, авиацион һәм космик техниканы җыю цехларында булды. Биредә берничә төрдәге самолет һәм вертолетларга борт җиһазлары, шулай ук, “Союз” һәм “Прогресс” төрендәге космик корабларга приборлар җитештерелә.
Башкаручы директор Марат Бәдгытдинов предприятиенең стратегик әһәмиятлеләр исемлегенә кертелүе һәм авиацион, космик тәгаенләнештәге, нефть-газ юнәлешендәге продукция җитештерүгә һәм хезмәтләндерүгә махсуслашуы турында сөйләде.
Рөстәм Хәмитов хезмәт коллективы һәм профсоюз активы белән очрашты. Аның барышында предприятиене модернизацияләү, продукция төрләрен җитештерүне киңәйтү мәсьәләләре каралды.
– Сезнең предприятие бай тарихлы һәм республика өчен мөһим әһәмияткә ия, – диде Рөстәм Хәмитов. – Аның элекке данын кайтарырга теләвегезне яхшы аңлыйм. Предприятиене модернизацияләү буенча узган елда башланган эшнең уңышлы дәвам итүе куандыра.
Арытаба эшлекле сәфәрдә катнашучылар Уфа моторлар төзү производство берләшмәсенең инженерлык-җитештерү комплексында булды һәм җитештерүдә югары технологияләр куллану алымнары белән танышты.
Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе “Двигательләр төзү берләшкән корпорациясе” кысаларында “Хәрби авиация өчен двигательләр” дивизионының төп предприятиесе булып тора. Ул турбореактив авиация двигательләре, вертолет двигательләренә детальләр, газкудыргыч агрегатлар, газ-турбина энергетикасы өлкәсендә продукция җитештерү һәм сервис хезмәтләндерүе белән шөгыльләнә. Продукциянең яртысыннан күбрәге чит илгә чыгарыла.

28 гыйнварда шул ук составтагы делегация “Технодинамика” холдингына караучы Уфа агрегат җитештерү берләшмәсе, “Молния” фәнни-җитештерү һәм “Гидравлика” предприятиеләрендә булды.
УАПОның генеральный директоры Леонид Лузгин берләшмәнең авиация, шулай ук, нефть-газ комплексы, нефть химиясе предприятиеләре, энергетика өчен техника җитештерү белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Биредә эшләнмәләрне уйлап табудан алып әзер продукция җитештерүгә кадәр тулы цикл булдырылган, аның үз сынау базасы бар. Бүген биредә киңкүләмле техник үзгәртеп кору бара.

Үзәктә – производство берләшмәләреРөстәм Хәмитов, цехларда булып, предприятиенең җитештерү куәтләре белән танышты, эшчеләр белән аралашты, аларның хезмәт шартларын бәяләде, кадрлар әзерләү мәсьәләләре белән кызыксынды.

– Кешеләр хезмәт урынына һөнәри әзерлекле килергә тиеш. Шуңа күрә кадрлар әзерләү өчен предприятиенең үз укыту үзәге яисә участогы булу зарур, – диде Рөстәм Хәмитов.

Генеральный директор Евгений Распопов “Молния” фәнни-җитештерү предприятиесенең гражданнар һәм хәрби авиация самолетлары һәм вертолетлары двигатель­ләренә урнаштырылучы кабызу һәм электрон автоматика системалары агрегатларын конструкцияләү, җитештерү һәм хезмәтләндерү буенча эшчәнлеге турында сөйләде. Биредә, шулай ук, ягулык-энергетика комплексы өчен агрегатлар җитештерелә.

Рөстәм Хәмитов конструкторлар бюросын, агрегатлар җыю цехларын һәм фәнни-тикшеренү лабораториясен карады.
“Гидравлика” предприятиесе төрле корылмалар, агрегатлар, металл җиңнәр, гидравлик, ягулык, һава һәм башка төр фильтрлар җитештерүгә махсуслашкан. Генеральный директор Николай Лютов әйтүенчә, биредә җитештерелүче эшләнмәләр ил авиациясендә һәм аэрокосмос техникасында киң кулланыла. Бүген предприятие чит ил продукциясен үзебезнеке белән алыштыру кысаларында яңа продукция җитештерүне үзләштерә.

Рөстәм Хәмитов цехларны, сынау станциясен карады, шулай ук, предприятие тарихы музеендагы экспозиция белән танышты.

Арытаба шунда ук “Ростех”ның Башкортстанда эшләүче предприя­тиеләренең үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

— Без ике көн дәвамында авиация комплексы предп­риятиеләрендә булдык. Республика өчен аларның әһәмияте бик зур. Әлеге предприятиеләрдән 84 миллиард сумлык продукция озатылган, аларда барлыгы 32 мең кеше эшли. Без уңай икътисади нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышабыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу предприя­тие­ләр өчен соңгы 20-25 елда күзәтелмәгән иң уңайлы мөмкинлекләр булдырылган, алардан файдаланып калыр­га кирәк. Күп нәрсә сез­нең ничек эшләүгә бәйле. Финанслар, ресурслар, импортны алыштыру мәсьәләсе, үзебез җитештергән техника, төрле модернизацияләү програм­малары бар. Барлык бу мөмкинлекләрдән файдалана белү, арытаба үсәргә, җитеш­терүне киңәйтергә, заманга ярашлы үзгәрергә омтылу мөһим. Килә­чәк­тә дә бергәләп эшләүне дәвам итәчәкбез.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Совет утырышы үтте
Вчера, 00:00 :: Сәясәт
Совет утырышы үтте
Парламент  утырышы үтте
20-05-2017 :: Сәясәт
Парламент утырышы үтте
Семинар үтте
29-04-2017 :: Сәясәт
Семинар үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»