Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Законнарда нинди үзгәрешләр бар?

27.02: Законнарда нинди үзгәрешләр бар?

Законнарда нинди үзгәрешләр  бар? 25 февральдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның егерме җиденче пленар утырышы үтте. Анда алтмыштан артык мәсьәлә каралды, шуларның 28е – республика законнары проекты.

Республика парламентында беренче тапкыр Куйбышев тимер юлы көне үтте. Депутатлар алдында “Русия тимер юллары” җәмгыяте статс-секретаре-вице-президенты Анатолий Мещеряков, Куйбышев тимер юлы начальнигы Сергей Соложенкин чыгыш ясап, компаниянең эшчәнлеге белән таныштырды.

— Без федераль һәм төбәк власть органнарында тимер юл көннәре үткәрәбез. “Русия тимер юллары” җәмгыятенең төбәкләрдәге сәясәтенең төп максаты – Русия субъектларындагы мөһим партнерлар белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, — диде Анатолий Мещеряков. – Безнең компаниянең төбәк сәясәте пассажирлар транспортын үстерү, шулай ук берлектәге социаль проектларны гамәлгә ашыру, тимер юл транспортында хәвефсезлек мәсьәләләрен һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала.

Парламентарийларга Куйбышев тимер юлының эшчән­леге турында фильм тәкъдим ителде. Җитәкчеләр депу­тат­ларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Арытаба парламентарийлар игътибарына Башкортстан буенча эчке эшләр министры Михаил Закомал­дин­ның республикада хокук саклау торышы һәм министрлык карамагындагы эчке эшләр органнарының узган елгы төп эшчәнлек нәтиҗәләре турында отчеты тәкъдим ителде.

“Башкортстан Республикасының Юл хәрәкәте хәвефсез­леге турында кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты юлда чикләү билгеләре кую һәм юл өслегенә сызыклар сызу турындагы карар хакында гражданнарга мәгълүмат бирүне күздә тота. Мәгълүмат бирү чикләүләр куюга кадәр 20 көннән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырылырга тиеш.

“Башкортстан Республикасы территориясендә пассажирлар ташучы автомобиль транспорты белән халыкны хезмәтләндерүне оештыру турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты җиңел таксиларга карата таләпләрне йомшартуга юнәлтелгән. Җиңел такси кузовының төсләр гаммасына карата мотлак таләпләрне республика законыннан алу күздә тотыла.

“Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы гомум милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында” Башкортстан Республикасы Законының статьясына үзгәреш кертү турында” закон проекты 70 һәм 80 яшькә җиткән гражданнар өчен капиталь ремонтка түләүләр буенча 50 һәм 100 процент күләмендәге ташламалар бирүне күздә тота.

“Башкортстан Республикасы Хөкүмәте турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Республика башкарма власть органнары турында” закон проектлары Башкортстан Хөкүмәтенең һәм республиканың башка башкарма власть органнарының кайбер вәкаләтләрен актуальләштерә. Шулай ук республика Хөкүмәте Премьер-министры һәм Хөкүмәт Президиумы функцияләрен регламентлау тәкъдим ителә.

“Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты Русия Федерациясе гражданнары катнашлыгында хәрби хәрәкәтләр алып барыл­ган дәүләтләр, шәһәрләр, территорияләр исемлеген һәм хәрби хәрәкәтләрнең чорларын билгеләүче положениеләрне аныклауны күздә тота.

Утырышта, шулай ук, аерым суд участокларына мировой судьялар сайланды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ант тексты расланды
14-07-2017 :: Сәясәт
Ант тексты расланды
Без бергә!
11-07-2017 :: Сәясәт
Без бергә!
Пленар утырыш үтте
6-07-2017 :: Сәясәт
Пленар утырыш үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»